16+

Яхшырак укырга, әйбәтләп укытырга кирәк

Быелгы БДИның төп дулкыны тәмамланды, һәм аның нәтиҗәләре дә билгеле. Тулаем алганда, республикабызның күрсәткечләре югары һәм ул елдан-ел артуга гына таба бара. Шулай да, 303 татарстанлы аттестатсыз калды. Узган ел бу сан 436 иде.

Яхшырак укырга, әйбәтләп укытырга кирәк

Быелгы БДИның төп дулкыны тәмамланды, һәм аның нәтиҗәләре дә билгеле. Тулаем алганда, республикабызның күрсәткечләре югары һәм ул елдан-ел артуга гына таба бара. Шулай да, 303 татарстанлы аттестатсыз калды. Узган ел бу сан 436 иде.

Татарстанның БДИ күрсәткечләре, Россиянекенең уртача күрсәткече белән чагыштырганда, югарырак. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында булып үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов: «Математикадан быелгы нәтиҗәләр былтыргыдан начаррак. Әмма ул барыбер тулаем Россиянекеннән югарырак», - дип белдерде.
БДИда 109 кеше йөз балл җыйган (былтыр 102 кеше булган). Рус теленнән - 66, математикадан - 2, тарихтан - 1, биологиядән - 3, химиядән - 10, әдәбияттан - 3, информатикадан - 22, географиядән 2 кеше иң югары нәтиҗәгә ирешкән.
Исегезгә төшереп үтәбез: БДИ өч этаптан тора. Беренче этапта - 20 апрель-4 май көннәрендә имтиханны спортчылар, авыру сәбәпле башка вакытта бирә алмаучылар (барлыгы 27 кеше) тапшырды. Икенче этап - төп дулкын - 28 майдан 21 июльгә чаклы барды. Анда 21940 кеше катнашты. Хәзер БДИның өченче этабы бара. Әлеге этапта мәктәпне узган ел тәмамлаганнар, быел училище, техникумнарны тәмамлаучылар, чит илдә укучылар, быел имтиханнарын тапшыра алмаганнар - барлыгы 1022 кеше БДИ тапшырачак.
Шунысы кызык: БДИ дулкыны инде «тимер рәшәткә» артына да үтеп керде. Мәсәлән, быел Татарстанда төзәтү колониясендә утыручы бер кеше БДИ тапшырган. Нәтиҗәләре уртача 55 балл тирәсе ди. Узган ел да мондый хәл булган иде инде. Колониядә БДИ тапшырган ул егетнең баллары барлык фәннәрдән дә бик югары булды.
Алда искәртеп узуыбызча, быел 303 татарстанлы, БДИны тапшыра алмау сәбәпле, аттестатсыз калды. Быел алар рус теле һәм математика буенча кабат имтихан тапшырып карый алмыйлар. Әмма моның белән дөнья бетте дигән сүз түгел. Аларның һәркайсы урта һөнәри уку йортларына - училище, техникумнарга укырга керә ала. Чөнки аттестат вузларга кергәндә генә мәҗбүри.
Тәртип бозуларга килсәк, быел 60 кешене имтиханнан куып чыгарганнар, былтыр андыйлар 41 генә иде. БДИ материалларын интернетка кертү дә кимегән, дип ышандыра министр. Узган ел шундый 4 очрак булса, быел 2әү генә теркәлгән.
Бүген инде БДИның тискәре якларын санап, элекке системаны кайтаруга өметләнү урынсыз. Үткәнгә юл юк! Бу хакта РФнең яңа мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов ачык итеп әйтте. Фәкать ул җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә, иң мөһиме - яхшырак укырга, әйбәтләп укытырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading