16+

Яклыйсы, саклыйсы килә...

Иртәгә 1 июнь - Балаларны яклау көне. Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл УДАЧИНА әйткәнчә: «Балалар өчен 1 июнь бәйрәм, җәйге яллар башланган көн булса, без, олылар өчен ул балаларыбызның хокукларын яклау, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту эшләренең ни дәрәҗәдә булуын тагын бер кат искә төшерү көне дә булып тора».

Яклыйсы, саклыйсы килә...

Иртәгә 1 июнь - Балаларны яклау көне. Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл УДАЧИНА әйткәнчә: «Балалар өчен 1 июнь бәйрәм, җәйге яллар башланган көн булса, без, олылар өчен ул балаларыбызның хокукларын яклау, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту эшләренең ни дәрәҗәдә булуын тагын бер кат искә төшерү көне дә булып тора».

Балаларны яклау көне алдыннан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Гүзәл Удачина балаларга кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне яктыртты. Татарстанда бүгенге көндә 723 мең бала яши. Соңгы елларда балаларның туу күрсәткечләре артуы күзәтелә. Әмма аянычы шул - үткән елны 512 бала вафат булган. Сәбәпләре күп: төрле авырулар аркасында, бәхетсезлек очракларына эләгеп, кисәк үлем синдромы белән үлеп китүчеләр һ.б. бар. 11 бала җинаять корбаны булган. 27 бала исә үз-үзенә кул салган. Быел да инде 13 суицид очрагы теркәлгән. Күбесенең сәбәбе дә билгеле түгел. Үткән ел балалар һәм үсмерләрне көчләү белән бәйле 1200 җинаять теркәлгән.
Һәр мәктәптә психолог булдыру хәзер көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. ТРның фән һәм мәгариф министры урынбасары Айрат Зиннуров хәзергә һәр мәктәптә дә психологлар булдыру мәсьәләсе әлегә каралу стадиясендә генә булуын әйтте. Гүзәл Удачина, бөтенроссия балалар өчен ышаныч телефонына (8-800-200-0122) аноним төстә шалтыратып, психолог белән киңәшергә мөмкин булуын искә төшерде.
Бәйрәм уңаеннан, республикада балалар өчен күптөрле чаралар оештырылачак. Аерым алганда, Казанда ятим һәм инвалид, шулай ук авыр хәлле гаиләләрдәге балалар өчен УНИКС концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» хәйрия концерты (башлана 15.00дә), Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Бәхетле балачак» хореографик ансамбле һәм «Кристалл» яшьләр ансамбленең Гала-концерты (башлана 18.00дә), ДРКБ-2дә операциядән соң тернәкләнү уза торган балалар өчен «Мин якында» дип аталган акция (башлана 11.00дә) үткәрергә ниятлиләр һ.б. ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев әйткәнчә, 1 июньнән 134 сәламәтләндерү учреждениесе, 1000нән артык көндезге, 80 палаталы лагерь һәм 200гә якын махсуслаштырылган ял итү урыны һ.б. эшли башлаячак. Җәйге ял чорында балаларга аеруча да күз колак булырга кирәк. «Ничек кенә булмасын, баланың төп яклаучысы һәм саклаучысы әти-әнисе», - Гүзәл Удачинаның бу сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading