16+

Янә еллар алышына

Тышта елның соңгы фасылы. Бер көнне улап-дулап, күз ачарга ирек бирмәслек бураннары белән бөтен җирне күмеп китеп, икенче көнне кинәт җылытып, аяк астын боламыкка әверелдереп, өченче көнне янә салкынайтып, яраган җирдә дә, ярамаганында да «шугалак»лар хасил итеп, урам буенча, тотрыксыз булса да, кыш атлый. Ул әле чын йөзен, явыз, өшеткеч,...

Янә еллар алышына

Тышта елның соңгы фасылы. Бер көнне улап-дулап, күз ачарга ирек бирмәслек бураннары белән бөтен җирне күмеп китеп, икенче көнне кинәт җылытып, аяк астын боламыкка әверелдереп, өченче көнне янә салкынайтып, яраган җирдә дә, ярамаганында да «шугалак»лар хасил итеп, урам буенча, тотрыксыз булса да, кыш атлый. Ул әле чын йөзен, явыз, өшеткеч,...

2011гә нәтиҗә ясап
Бер көн генә дә икенчесен тулысынча кабатлап килә алмый, еллар хакында әйтәсе дә юк. Һәр ел берсе-берсеннән аермалы, бусының да үзенчәлекле мизгелләре байтак булды. Кемнәргәдер узып баручы ел борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт алып килсә, икенчеләрне бәхетле итте. Шатлыклы яңалыклары белән куандырды, хафалы хәбәрләре белән көенеч-сагышка салды, вакыты-вакыты белән сөендерде-кинәндерде дә, интектерде-җәфалады да. Кыскасы, вакыйгаларның уңайларына да, тискәреләренә дә бай булды.
Ни кызганыч, китергән зыянының, корбаннар санының күләме белән бөтен илне яңгыратырлык, шәһәрләрдә матәм көннәре игълан итәрлек вакыйгалар тормышыбызда җитәрлек булды. Мәскәүнең аэропортында, метро станцияләрендә террорчылар тарафыннан бомбалар шартлатулар, Иделдә теплоход бату, алдынгылардан саналучы тулы бер хоккей командасының авиафаҗигадә һәлак булуы һ.б. шундый аяныч хәлләр безне зар еларга мәҗбүр итте. Игътибар шул фактка юнәлтелә - прогресс ышанычлы адымнары белән алга атлаган саен, бәла-казалар, хәвеф-хәтәрле ситуацияләр артканнан-арта бара. Инде җитәрлек цивилизациягә ирешкән, тик аңа гына риза булмыйча, тагын да алгарышка омтылучы бүгенге җәмгыятебезгә табигатьнең җавабыдыр инде бу.
2011 елда тормышыбызда куанычлы мизгелләр дә булмады түгел. Тәэсирлекләре ягыннан тискәреләреннән калышканга, алар хәтеребездә озакка уелып калмый, тик шулай да алар булды. Мисалга илебезнең төрле өлкәләрдә дөньякүләм казанышларын, спорттагы җиңүләрне, илнең торган саен һәрьяклап үсә, дәрәҗәсен арттыра баруын, киләчәк Универсиада белән Олимпиадага яхшы гына әзерләнә торуын китерергә була. Быелның туйларга бай булуын да искәртмичә булмый. Моңа җәй көннәренең матур торулары да, 09.09.11, 11.11.11. кебек истә калучан даталарның җомга көннәренә туры килүләре дә йогынты ясады, аннары өйләнешергә планлаштырып йөргән парлар бу эшне киләсе кәбисә елга да калдырмаска ашыкты. Җир йөзендә яшәүчеләрнең саны 7 миллиардка тулу, ул баланың Россиядә дөньяга килүе дә сөенечле вакыйгалар рәтенә керә.
Алда - зур бәйрәм
Берничә көннән яңа елга аяк басачакбыз. Кешеләр аны төрледән-төрле хисләр белән көтә. Күбебез яңа елдан бәхет-куаныч өмет итә, икенчеләребез тамырдан үзгәрергә, җитди адымнар ясарга исәпли, өченчеләребез зур планнар кора. Тик яңа елга күчкәнче, әле аның хөрмәтенә бәйрәм ителә торган илкүләм тантананы уздырып җибәрәсебез бар. Күпчелек халык ул бәйрәм төнен яңа елның үзенә караганда да өзгәләнебрәк көтә. Чөнки ул - туганнар белән җыелышу, дуслар белән очрашу, котлаулар, бүләкләр бирү төне. Ни кызганыч, шунысы да бар - кайберәүләр өчен ул төн: «Иске елны озатабыз, яңасын каршы алабыз», - дигән булып, типтереп эчүгә, аракыда «йөзү»гә генә дә кайтып кала. Нәтиҗәдә, Яңа ел төне алар тормышында тирән эз калдырырга мөмкин - талашу-сугышулар, җинаять кылулар, янгыннар, һәлакәтләр. Шуны истә тотып, бар кешегә дә ул төндә шешә белән артык «дус» булмаска киңәш итәр идем. Хөкүмәтебез дә булачак бәйрәмнең шул ягын кайгыртып, быел башкаланың үзәк чыршысы янында спиртлы эчемлекләрне сатуны да, аларны үзең белән алып килүне дә катгый тыйды.
Идарә дилбегәсен үз кулларына кабул итеп алырга инде әзер торучы Яңа ел белән, дуслар, туганнар! Ул барыбызга да бары тик бәхетләр генә алып килсен.
P.S. Кайбер фаразлар буенча, берничә көннән илкүләм уздырылачак тантана Яңа елны соңгы мәртәбә бәйрәм итү булачак, дигән сүзләр дә йөри. Янәсе, 2012 елның декабрь аенда ахырзаман җитәчәк. Сафсата бу, буш сүзләр. Яшибез әле, дуслар, Алла боерса, тагын бик озак яшибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading