«Казан» агросәнәгать паркында 24 гыйнварда 9.00 сәгатьтән башлап ит продукциясен күргәзмә-сату оештырыла. Ризыкларны авыз итеп карарга да мөмкин булачак. Бу көнне агросәнәгать паркына «Чаллы-ит», «Залесный», «Племзавод кролика», «Чаллы-Бройлер», «Атабай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, Мотыйгуллин шәхси предприятиесе һәм башка предприятиеләр үзләре җитештергән продукцияне куячаклар.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимендә, Казанда шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк.
Шимбә ярминкәләре иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана. Башкала хакимияте «кече ярминкә»ләр өчен таныш мәйданчыкларны билгеләде. Болар: «Казан» агросәнәгать паркы, Авиатөзелеш районында 123нче лицей тирәсе, Яңа Савин районында Адоратский урамындагы ваклап-күмәртәләп сату базары, Коләхмәтов урамындагы «Удача» базары, Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамындагы мәйданчык, «Ягодная слобода» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчык, Чехов базары территориясе һәм К.Тинчурин урамындагы 19нчы йорт янындагы урын.
Узган елның сентябрь-декабрь айлары буена барган ярминкәләрдә казанлылар, башкала мэриясе мәгълүматларына караганда, 452 миллион сумнан артык продукция сатып алган.
Фото: Дамир Бәдриев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар