«Ярышларда янарга да, үләргә дә рөхсәт юк»
Универсиада ярышларында җиңүләр яулаган үзебезнең спортчыларга Россия, Татарстан һәм Казан мэриясе зур күләмнәрдә акчалар бирәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Универсиада ярышларында җиңүләр яулаган үзебезнең спортчыларга Россия, Татарстан һәм Казан мэриясе зур күләмнәрдә акчалар бирәчәк.
Бу хәбәр Ратушада мэр Илсур Метшинның республикадан чыккан спортчылар белән очрашуы вакытында игълан ителде.
- Брюссельдә 2008 елның 31 маенда, икенче омтылыштан соң, 2013 елга билгеләнгән Студентларның халыкара җәйге Универсиадасын Казанда үткәрү хокукын яулый алдык. Универсиада дулкыны Казанны югарыга күтәрде. Казанда яңа күперләр, аэропорт, метро станцияләре, тимер юл вокзалы белән аэропорт арасында интермодаль юл, кунакханәләр төзелде. Универсиададан соң ук торак кварталларда мәктәпләргә якын урыннарда бөтен көнкүреш уңайлыклары булган 8 футбол кыры төзергә керешәчәкбез. Алар Шәһәр көненә өлгертеләчәк, - диде Илсур Метшин.
Татарстан спортчыларының остазы Сергей Демин: «Берничә Олимпия уеннарында катнашкан кеше буларак, чагыштырам - Казанда Универсиадага әзерлек һәм рухи халәт Олимпия уеннарына тиң», - дип әйтеп үтте. Чирәмдә хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Араик Маргарян: «Казандагы матур үзгәрешләр бөтен кеше өчен дә горурланырлык», - дип бәяләде.
Шәһәр башлыгы спортчылардан, үтенечләрегез бармы, дип сорагач, Россия чемпионы Яна Мартынова: «Социаль ипотекага алган фатирым бәясен мэрия түләсен иде», - дип, хәйләкәр генә әйтеп куйды. «Универсиадада җиңүләр яуласагыз, шактый гына акча алачаксыз. Россия үзебезнең спортчыларга алтын медальгә - 168 мең, көмешкә - 84 мең, бронзага - 50 мең сум, Татарстан да республикадан чыккан спортчыларга 150 мең, 90 мең һәм 60 мең сум акча бирәчәк. Шушыларга өстәп, мэрия Казанда туган спортчыларга әгәр алтын медаль яуласа - 130 мең, көмеш булганда - 80 мең һәм бронза өчен 50 мең сум тапшырачак», - дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.
Спортчылар авызыннан «Җиңү һәм медальләр өчен үләргә дә әзербез», - дигән сүзләр чыкты. Йомгаклау чыгышында мэр Илсур Метшин: «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сезгә үзенең сәламнәрен ирештерергә кушты. Ат чабышларында катнашучы 17 яшьлек уртанчы улыма Россия Президенты призына үткән бәйгедә дулкынланмыйча чыгыш ясарга киңәш иттем. Сез дә дулкынланмыйча, бөтен талантыгызны куеп чыгыш ясагыз. Ярышларда янарга да, үләргә дә рөхсәт юк. Безнең - җанатарларның энергетикасы сезгә ярдәм итсен, үзебезнекеләр өчен дога кылып торачакбыз», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев «Замочи мошенника» акциясе турында
-
#Кыскача яңалыклар
Юрист Ленар Сираҗетдинов «Замочим мошенника» акциясе турында
-
#Спорт
Муса Галләмов: «Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым...»
-
#Шоу-бизнес
«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
-
#Шоу-бизнес
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Комментарийлар