16+

Язгы ташуга әзерлек бара

Тиздән яз җитә, димәк, ташулар башлануга да күп калмый. Быел ул Казанда апрель башында көтелә икән. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов җиткерде.

Язгы ташуга әзерлек бара

Тиздән яз җитә, димәк, ташулар башлануга да күп калмый. Быел ул Казанда апрель башында көтелә икән. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов җиткерде.

Куркыныч зонага 326 өй һәм 1 мең кеше эләгә, шуларның 295е - өлкән яшьтәгеләр, 250се - 14 яшькәчә балалар. Бозлар эрүнең куркынычсыз үтүен кар катламының һәм җирдәге туңның калынлыгы хәл итә. Әмма һаваның кисәк кенә нык җылына башлавы да бар. Казанның гражданнарны яклау идарәсе бу очракка әзер торачак. Моның өчен төрле җиһазлар - 6 көймә, 4 су суыртучы ПСО мотопомпасы эшкә көйләнгән. Су баса башласа, эзләү һәм авариядән коткару эшләре өчен 1350 кеше, 290 берәмлек техника һәм 124 су суыртучы җайланма җәлеп ителәчәк.
30 кулланудагы һәм 4 төзелеп ятучы җир асты юлларында, шулай ук Ершов урамындагы тоннельдә насос җайланмалары тикшерү үткән (22 су суырткыч), 250ләп ком капчыгы һәм 15 агач трап әзерләнгән.
Якын арада Нокса, Киндерле һәм Коры елганы чытырманнардан, су уздыручы торбаларны һәм 17 километрлы каналларны кардан һәм чүптән арындыру, шулай ук 4114 яңгыр суын кабул иткечне, 4432 яңгыр коесын һәм 380 километр озынлыктагы яңгыр канализациясен чистарту эшләре башланачак. Кыскасы, язгы ташуга әзерлек тулы куәтенә бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading