16+

“Югарыга!” бәйгесе яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ача

Бүген «Татмедиа» республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Югарыга!" республика конкурсының өченче этабы - "Министрлыкның матбугат конференциясе" дигән бәйге узды. Әлеге чара үз эченә җиде төрле министрлыкның матбугат конференциясен алды.

 “Югарыга!” бәйгесе яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ача

Бүген «Татмедиа» республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Югарыга!" республика конкурсының өченче этабы - "Министрлыкның матбугат конференциясе" дигән бәйге узды. Әлеге чара үз эченә җиде төрле министрлыкның матбугат конференциясен алды.

Конкурста республиканың 18 яшьтән алып 30 яшькәчә булган 42 яшь лидеры көч сынаша. Бәйгедә катнашырга 160 кеше теләк белдергән. Читтән торып уздырылган этапта аларның 42се сайланып алынган. "Югарыга!" конкурсы үз эченә биш төрле сынауны ала. Алар: "Иҗади эш", "Министрлык стажеры чыгышы", "Министрлыкның матбугат конференциясе" эшлекле уены, "Социаль проектларны яклау", "Индивидуаль әңгәмә". Әлеге сынауларны уңышлы узган 20 кеше дәүләт хакимияте органнарында, шәһәрнең һәм республиканың эре предприятиеләрендә, Татарстанның иҗтимагый берләшмәләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә стажировка узачак. Бәйгене "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәрә.

Беренче булып матбугат очрашуын Юстиция һәм Эчке эшләр министрлыгы үткәрде. Министрлар, бала хокуклары буенча уполномоченный ролен башкарган егет-кызлар "Балигъ булмаган җинаятьчеләрне башлангыч тикшерү барышында изоляцияләү турындагы закон проекты белән таныштырды, журналистларның сорауларына җавап бирде. Аларга җавапларны хәтта инглиз телендә дә бирергә туры килде.

Бәйгедә катнашкан Алмаз Гизатуллин юрист булып эшли. Эш стажы - 7 ел. Татарча да, русчада, инглизчә дә камил белә. Аның сүзләренчә, мондый конкурслар үзеңне сынарга, үзеңнең урыныңны табарга, белем һәм тәҗрибә тупларга, үзеңнең проектларыңны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

- Әйтик, "Кадрлар резервы" бәйгесендә мин сугыш ветераннары яшәгән йортларга "Монда ветеран яши" дигән табличкалар кую идеясе белән чыктым, аны 2 нче гимназия белән берлектә эшләп тә чыктык, - ди Алмаз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading