16+

Юлларда ел саен миллионнан артык кеше үлә

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) мәгълүматларына караганда, дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә.

Юлларда ел саен миллионнан артык кеше үлә

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) мәгълүматларына караганда, дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә.

Моннан тыш, 20-50 миллион кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр ала. БМО карары нигезендә 2005 елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе - Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын хәтергә алу көне нәүбәтендә билгеләп үтелә. Әлеге халыкара дата уңаеннан 20 ноябрьдә «Баскет-холл» комплексында уздырылган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
- Республикада быелның 10 аендагы 4596 юл-транспорт һәлакәтендә 586 кешенең гомере өзелде. 21 бала үлде, сабыйларның үлеме аеруча аяныч. Юлларда иминлекне яхшырту максатында республика программасы гамәлгә ашырыла, юллар һәм юл-транспорт чишелешләре төзибез, җәмәгать транспорты яңартыла. Ләкин бер хокук саклау органнары гына юлларда иминлекне тулысынча тәэмин итә алмаячак. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә бөтен җәмгыятьнең җаваплылыгы зарур. Автомобильне исерек яки наркотик кулланган килеш идарә итүчеләр җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш. Андыйларга карата кануннарны кырысландырырга, автомобиль идарә итү хокукы таныклыклары бирүне катгыйландырырга кирәк, - дип әйтеп үтте Президент Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин: «Республикада ел саен 60 мең кеше автомобиль идарә итү хокукы таныклыгы ала, шуларның күпчелеге - яшьләр. Аварияләрдә һәлак булучыларның да күпчелеге - яшьләр. Тормышыгыз әле алда, шунлыктан юлларда сак булсагыз иде!» - дип теләкләрен ирештерде.
Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Илназ Бах, Марсель Гайфиев, Мәскәүдән Mc Zali юл хәрәкәтенә һәм һәлакәтләргә атап язылган күңел тетрәндергеч җырлар башкардылар. Экранда юл-транспорт һәлакәтләреннән коточкыч күренешләр күрсәтелде. Автоузышлар буенча Татарстан чемпионы Тимур Тимерҗанов: «Гомуми юллар ул кыланмышлану урыны түгел, чөнки ахыры фаҗига белән тәмамлана», - дип бик тә мәгънәле сүзләр әйтте. Сак булыйк, корбаннар исемлеген тулыландырмыйк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading