16+

Үз мәктәбеңә ярдәм ит: быел республикада 95 мәктәп бинасы төзекләндерелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2012 елда мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы старт алган иде. Исемлеккә утыз елдан артык файдаланылучы 839 бина кертелде.

Үз мәктәбеңә ярдәм ит: быел республикада 95 мәктәп бинасы төзекләндерелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2012 елда мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы старт алган иде. Исемлеккә утыз елдан артык файдаланылучы 839 бина кертелде.

Министрлар кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин китергән мәгълүматларга караганда, дүрт елда 622 мәктәп, 10 балалар бакчасы комплекслы төзекләндерелгән. Бу эшләргә 9 миллиард 717 миллион сум акча тотылган. Быел республикада 95 мәктәп бинасы яңартылачак, шуларның 15е физик мөмкинлекләре чикле балаларга яраклаштырылган мәктәпләр. Төзекләндерү эшләрен 15 августка тәмамлау бурычы куелган.

Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин канәгатьлек хисләрен яшермәде.

- Татарстан Президенты әйдаманлыгында мәктәпләргә капиталь ремонт программасы башлану ул безнең өчен олы бүләк булды. Казанда инде 122 мәктәп бинасы комплекслы яңартылды. Подрядчы оешмалар төзекләндерү эшләрен җиренә җиткереп үтиләр, - диде Илсур Һадиуллин.

Башкалада капиталь ремонтның быелгы исемлегенә 20 мәгариф учреждениесе кертелгән, эшләрне башкаруга 504,6 миллион сум билгеләнгән.

- Ата-аналар, элеккеге укучылар, Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, эшкуарлар мәктәпләрне төзекләндерүдә булышалар. Мәктәпкә күчерелгән акчаларның үтәкүренмәлелеге тәэмин ителә, ягъни акчаның нинди эшләргә тотылганлыгы күсәтелә. Кеше капиталы, дибез. Мәктәпкә күчерелгән һәр тиен әнә шул кеше капиталы булдыруга, җәмгыятебезнең киләчәге булган балаларны тәрбияләүгә хезмәт итә. Мәктәпләргә ярдәм күрсәтү туктап калмасын иде, - дип, теләкләрен җиткерде Илсур Һадиуллин.

- Без - укытучылар балаларга белем һәм тәрбия бирүдә көчебезне кызганмыйбыз. Тәрбия чараларында музей актив файдаланыла, кадет сыйныфы булдырылды, - дип сөйләде Мәскәү районының 99 нчы мәктәбе директоры Ольга Лукина. - Ләкин мөгаллимнәр көченнән килмәгән эшләр дә бар шул. Безнең мәктәпкә 75 ел инде, шактый искерә төшкән иде. Республика һәм шәһәр җитәкчелегенә, подрядчы оешмаларга рәхмәтебез зур. Бина түбәсе, эчке инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр һәм ишекләр яңартылды.

Ольга Николаевна татар телен дә яхшы белә икән.
- Мин рус милләтеннән, татар телен ихластан өйрәндем. Питрәч районына авылга кайткан чакларда, "Син татармы әллә?" - дип сорыйлар. Тел белү байлык ул, - дип әйтеп куйды Ольга Лукина.

Мәктәп яны спорт мәйданчыгын да җиһазлап куйганнар биредә. Хәзер спорт залы бинасына капиталь ремонт үткәрелә.
- Эштә тоткарлыклар юк, 15 августка кадәр тәмамлаячакбыз. Мәктәп бинасы түбәсен дә җылытып чыгарга өлгерәсебез бар,- дип ышандырды шунда эшләүче компания прорабы Сергей Калиничев.

Башкарасы эшләр күзгә ташланып тора әле биредә: дивар тышкы яктан агартылмаган.
- Эшлисе эшләр күп инде ул, - ди директор. - Төзүчеләрдән калган вак тишек-тошыкларны укытучылар үзебез ямап һәм буяп йөрдек. Болары инде аның сөенечле мәшәкатьләр, иң мөһиме - эшләрнең зурлары башкарылды. Ата-аналарга рәхмәт! Эшкуарлар да ярдәм күрсәтәләр, кызганыч, исемнәрен атап әйтмәүне үтенәләр. Мәктәпнең рәшәткәсен дә яңартасы иде, дип, хыялланып йөрим инде хәзер. Рәшәткәләрнең кирпеч баганалары ава башлады

Дөнья артыннан куа-куа мәктәпнең хәлен белешергә, гадәттә, вакыт җитми. "Кара әле, мин укыган белем учагында капиталь ремонт икән", - дип, сугылып чыгарга, "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәпкә булдыра алганча ярдәм оештырырга нигезле сәбәп бар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading