16+

«Үзем генә барып ятар идем дә бит...»

Беренче карашка Арча районы Айван авылында гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсе башкалардан берни белән дә аерылмый: йорт-җирләре җитеш, төзек, гаилә әгъзалары да бер-берсе өчен үлеп торалар. Тик Дания апа белән Габделхәй абыйның йөрәк җәрәхәтләре тирән. Бер ел элек бөтен илне шаулаткан «Булгария» фаҗигасе алар йортын да читләтеп үтмәде: уллары Айнур белән...

«Үзем генә барып ятар идем дә бит...»

Беренче карашка Арча районы Айван авылында гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсе башкалардан берни белән дә аерылмый: йорт-җирләре җитеш, төзек, гаилә әгъзалары да бер-берсе өчен үлеп торалар. Тик Дания апа белән Габделхәй абыйның йөрәк җәрәхәтләре тирән. Бер ел элек бөтен илне шаулаткан «Булгария» фаҗигасе алар йортын да читләтеп үтмәде: уллары Айнур белән...

«Казып алып кайтырмын әле!»
Мәрхүмнәрнең елын уздырып йөргән көннәре икән. «Айнур белән Раилә алты ел ярым бергә тордылар. Шул гомер эчендә киленебез үз кызыбызга әйләнде. Бик тату, бик матур яшәдек. Ашны да икесенә бергә уздырдык, икесенең рухына да догалар кылып торабыз», - дип сөйләде Дания апа. Фаҗигадә якын кешеләрен югалткан гаилә тынычланган инде. Үлгәннәр артыннан үлеп булмый, ди Хәйретдиновлар. Әби белән бабайның оныклары Алмазны үстереп, кеше итәселәре бар бит. Без сөйләшеп утырганда, сабый үзе дә йөгереп кереп җитте. Бер кулында - яңа гына түтәлдән йолкынган бармак буе кишерләр, икенчесендә - түгәрәкләнә генә башлаган чөгендер. «Әби, әбием, салат ясарсың әле», - дип, Дания апага килеп сарылды бала. Харап булган яшелчәләре өчен әбисе ачуланмады тагын, башыннан сыйпап, чыгарып җибәрде. Алмаз әти-әнисенең вафат булганын, бүтән беркайчан да кире кайтмаячакларын белә. Кадерле кешеләре исән вакытта күбрәк әнисе янында чуалса, хәзер әтисен ешрак телгә ала икән. Бервакыт нәрсәгәдер ачуы килгән Алмаз: «Казып алып кайтырмын әле үзләрен!» - дип тә әйтеп куйган.

Аек акыл җиңгән
Бүген тыныч яшәгән Хәйретдиновларга оныклары өчен озак көрәшергә туры килгән. Балаларын җирләп берничә көн узуга, Раиләнең әнисе Рәмзия апа Алмазны үзенә алу турында сүз кузгата. Башта оныкларын Айнурның әти-әнисе тәрбиясендә калдырырга ризалашкан кодагыйның фикерен нәрсә үзгәрткәндер - Дания апа хәзер дә шуңа аптырый. Арча районы опека хезмәте исә Алмаз Рәмзия әбисе белән калырга тиеш дигән карар чыгара. Баланың өзгәләнүен, әби-бабасыннан аерылырга теләмәвен күреп торган Дания апа судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. «Алмаз шушында туды, 4 яшенә кадәр шушында яшәде. Без һәрчак аның янәшәсендә идек. Рәмзия үзенә алырга килгәч, балам матрас асларына кереп кача иде», - дип искә ала Дания апа.
Биектау район судында алты ай карала аларның эшләре, барлыгы алты утырыш була. Бу ярты ел эчендә Хәйретдиновларның күрмәгәне калмаган. «Тормышта аек акыллы кешеләр бар икән әле», - ди Дания апа. Баланы тикшергән психологларның нәтиҗәләрен, Хәйретдиновлар гаиләсенең тулы булуын (Рәмзия ханым улы белән генә яши, ире вафат. - Ф.М.) исәпкә алып, Алмаз Хәйретдиновлар белән калырга тиеш дигән карар кабул ителә. Адвокатлары акча да сорамый хәтта. «Мин сезнең балагызга булыштым, Аллаһ минем сабыйларымны ярдәменнән ташламасын», - дигән яклаучыларына чиксез рәхмәтле Дания апа.

Бала өчен яшиләр
«Аллаһка шөкер, барысы да артта калды бугай», - ди Дания апа. 1 марттан Алмаз алар янына кайткан. Өчәүләшеп шифаханәдә булырга да өлгергәннәр Хәйретдиновлар. Мин килгәндә, бабай белән онык залда мәш киләләр иде. Ир балага барыбер янында көчле зат булу кирәк шул.
Рәмзия әбисе белән дә күрешеп тора икән Алмаз. Тик Дания апа гына кодагыйлары белән бозылышуына уфтана. «Бергә-бергә дус-тату итеп кенә яшисе иде дә бит...» - дип көрсенә ул.
Суд барган вакытта Айнур белән Раилә Дания апаның төшенә еш кергәннәр. «Имеш, Айнур каяндыр кайткан икән. Әллә никадәр матур әйберләр алып кайткан бу. Алдыма тезеп-тезеп куя шуларны. Мин берсенә дә игътибар итмим. Мәрҗәннәр белән бизәлгән бик матур телефон чыгарып куйды - анысына да исем китмәде. Шуннан Айнурның кулында бик матур дисбе күрдем. Кодагыйга алып кайттылармы икән, әллә миңамы, дип уйлыйм, имеш. Улым: «Әни, бу сиңа», - дип, миңа китереп тоттырды. Аны Алмаз булгандыр дим инде», - дип бер төшен исенә төшерде Дания апа. Суд карарыннан соң бүтән кергәннәре юк икән - тынычланып калганнардыр, күрәсең.
Хәйретдиновларның тагын бер юанычлары - «Булгария» һәлакәтеннән исән калган кызлары Илмира белән кияүләре Альберт. Алар да һәрдаим ярдәм итеп торалар икән.
«Үзем генә барып ятар идем дә бит... - дип күз яшьләрен сөртә Дания апа. - Хәзер менә шушы бала өчен яшибез инде. Аны укытып, кеше итәсебез бар. Җитәкчелеккә, «Булгария» экипажына рәнҗеп тә ни файда - үлгәннәрне кире кайтарып булмый бит. Башка мондый хәсрәтләр күрергә язмасын иде инде, дип телибез».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading