Дүртенче ел рәттән “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының туган көне уңаеннан почта хезмәткәрләре өчен матур бәйрәм чарасы оештырыла
Бүген “Татмедиа” бинасы иртәдән шау-гөр килә. “Шәһри Казан” газетасы, инде традициягә әверелгәнчә, үзе өчен иң кадерле, иң мөһим кешеләрне – хат ташучыларны бирегә җыйды.
Барыбызга да билгеле: массакүләм матбугат чарасын бастырып чыгару гына аз, аны халыкка вакытында җиткерергә дә кирәк. Ә бу эштә иң зур ярдәмчеләребез нәкъ менә почта хезмәткәрләре. Шуңа күрә менә инде дүртенче ел рәттән “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының туган көне уңаеннан алар өчен матур бәйрәм чарасы оештырыла
Бәйрәм чарасы почта хезмәткәрләрен сәламләү сүзләреннән башланып китте. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов почта хезмәткәрләренең мөһим ролен кабат ассызыклап узды. Аның сүзләренчә, матбугатның киләчәге дә, милләтнең киләчәге дә хат ташучыларыбыз эшчәнлегенә бәйле.
- Матбугат өчен көрәш барган вакытта почта хезмәткәрләре безнең өчен төп дуслар, зур таяныч. Әйе, хәзер матбугат таратуның төрле ысуллары бар. Әмма Татарстан Республикасында күпчелек язылулар почта аша бара. Без почтальоннарның үзенчәлекле урыны турында һәрчак әйтеп киләбез. Сез авылдагы һәр кешегә туган кебек: капкадан кергәндә сезне хәтта этләр дә танып ала, авылдагы һәр кеше сезне җылы каршылый, сүзегезгә ышана, колак сала, - дип билгеләп китте Илдар Миргалимов.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков җыелган почта хезмәткәрләрен туганнар кебек кабул итүен әйтте. “Без булмасак – сез булмыйсыз, сез булмасагыз – без булмыйбыз” дип, “Татмедиа”ны басма матбугат таратучылар белән ныклы җепләр бәйләвен билгеләде.
- Газета-журналларны халык көтеп ала, Сезнең эшегезнең төп савабы да шушы газета-журналлар таратуда бит. Алга таба да бер-беребезгә булышып, тырышып эшләргә насыйп итсен. Сез укучылар күп булсын дип эшләсәгез, без үзебездән торганын башкарырга тырышабыз. Хезмәт хакларыгыз мәсьәләсендә дә җитәкчелеккә җиткереп торабыз. Файдасы була күрсен, - дип, җыелган кунакларга иң җылы теләкләрен җиткерде.
“Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесе Илнур Мәхмүтов сүзләренчә, вакытлы матбугатка язылу институты Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә генә шулай зурлап, гөрләп эшли. Бу – почта хезмәткәрләренең өлеше, дип, олы рәхмәтен җиткерде ул.
- Авыл җирлекләрендә эшләгән почта хезмәткәрләрен республика җитәкчелеге дә югары бәяли һәм аларга ярдәм күрсәтә. Менә шушы көннәрдә без республика субсидиясен көтәбез, инде киләсе атнада ул салада эшләүче хат ташучыларга, почта хезмәткәрләренә юнәлдереләчәк, - дип хәбәр итте Илнур Мәхмүтов.
“Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров шулай ук почта вәкилләрен басма матбугат белән бергәлектә, бердәмлектә булганы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Алга таба барлык чакырылган кунакларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар