16+

«Әниемне танымыйм»

Мин бу хатны язганда кулларым калтырый. Бәлки, мин генә түгелдер мондый хәлдә, бәлки, кемдер киңәш бирер, дип өметләнәм.

«Әниемне танымыйм»

Мин бу хатны язганда кулларым калтырый. Бәлки, мин генә түгелдер мондый хәлдә, бәлки, кемдер киңәш бирер, дип өметләнәм.

Исәнмесез, редакция.

Безнең әниебездә деменция. Бу чир бер ел эчендә аеруча көчәйде. Элек тә оныта торган гадәте бар иде, ләкин хәзер бөтенләй башка кешегә әйләнеп бара кебек. Без аны сеңелләрем белән чиратлашып карыйбыз, чөнки ул инде берүзе калырга курка. Үз өендә дә куна алмый, «караклар керә» дип әйтә. Бу сүзләрне ишетү үзе үк йөрәкне өзә. Берсендә кызыма: «Минем бөтен урын-җирләремне урлап алып киткән, ашарга ризык калдырмаган, урлаган», дип япты. Гәрчә, кызым миннән башка кайтканы да юк. Ул хәзер аның белән икәүдән-икәү калырга курка. 

Кич җиттеме әнинең хәле тагын да начарлана. Көндез әле бераз сөйләшә, кайчак хәтта элекке тормышын искә алып көлеп тә куя. Ә менә кичкә таба бөтенләй үзгәрә, тынгысызлана, күзенә нәрсәләрдер күренә башлый, бер урында тора алмый. Йокысы да юк диярлек, йә бер-ике сәгать йоклый, йә бөтенләй йокламый. Иртән торып утыра да, бүлмәдән бүлмәгә йөреп безне йөдәтә.
Иң авыры ул кайчак мине дә танымый. Күзләренә карасам, аны танымыйм кебек. Үзенең әйберләрен яшерә, аннары таба алмыйча безне гаепли. Кайчак бөтенләй икенче кеше кебек сөйләшә, үпкәли, ачулана. Ә кайчак элекке халәтенә кайта. Шул мизгелләрдә йөрәк тагын да ныграк сыкрый.

Табибларга да йөрдек, психологларда булдык. Дарулар яздылар. Берсен инде күптән эчә, икенчесен төнгә каршы эчәргә кушканнар иде. Башта эчте, аннары ташлый башлаган. Бер тапкыр аларны гөл чүлмәгендә таптым. Бер учлап даруны ташлаган. 
Без нишләргә белмибез. Бу чир белән ничек яшәргә? Ничек дөрес карарга? Кем дә булса шундый хәл аша узганмы?

Анонимно.
Фото нейрочелтәр ярләмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

7

0

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading