Быел дус кызым белән диңгезгә бардык. Шәп ял иттек!
Алдан ук та ниятебез бар иде, баргач тик ятмыйбыз, төне буе курорт-шәһәр урамнарында йөрибез, берәр бай ирне эләктермичә кайтмыйбыз, дидек.
Әзерләп куйганнар ди! Безгә бай ирне... Аларның бит хатыннары да килә ияреп. Нинди генә матур су коену костюмнары кимәдек, кафеларга да кереп утыргаладык, таңга кадәр дискотекаларда биедек, әле чибәр булмасак икән, ләкин барыбер үзебезгә иптәш тапмадык. Шундый нәтиҗәгә килдек, бу ирләр тиле икән.
Матурлыкны, үзләрен кадерләп торырлык хатынны сайлый белмиләр. Яратып кына торыр идек! Дөрес, акчалары булса, әлбәттә. Акчасызлары монда да җитәрлек аның. Хатын өстендә яшәүче альфонслар буа буарлык әнә.
Ярар, хәерлегә булсын, икенче елга Төркиягә түгел, берәр башка илгә барып карарбыз әле...
Лена Гарипова.
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар