Күрше кызын гына алыйк. Туй көнендә аны лимузинда килеп алдылар! Урам буена сузылган озын машина, ал белән килеп керде авылга, арт белән чыгып китте. Бөтен авыл шаккатты! Менә бәхетле кеше дип куандык. Хәер кем куанды, кем көнләште инде. Алиянең ак күлмәктән кап-кара төсле лимузинга чыгып утырулары...
Алар чынлыкта бик бәхете яшәргә тиешләр иде. Ике яктан да әти-әниләре хәлле, үзләре югары белемле, матурлар, тиң килгәннәр! Ләкин... Авылдан кызыгып та, көнләшеп тә озатып калган кызыбыз, ни гаҗәп, ай ярымнан аерылып та кайтты. Бөтен авыл кабат ах итте. Ничек инде? Бәхете алдан йөгергән кызның җәяүләп әти-әнисе йортына кайтып керәсен берәү дә көтмәде. Чынлыкта яшьләр арасыннан нинди кара мәче үткәндер, без аңламадык, авыл халкы телендә кияү кеше бик каты кыйнаган диделәр.
Күрше кызы шактый вакыт урам йөзләренә чыкмыйча, өйдә генә бикләнеп ятты. Менә шул чакны мин кеше бәхетенә кызыгып та карарга ярамаганлыгын аңладым. Киләчәктә ни көтәсен беребез дә белми, ак дигән әйбер бер мизгелдә каралырга да мөмкин икән бит.
Ә син үзең бәхетлеме соң диярсез. Кем белә инде. Гаиләм, баш өстендә үз түбәм, балаларым бар. Ирем белән төрле чагыбыз була. Талашабыз да, дуслашабыз да. Ләкин кул күтәрми ул миңа, бөтен курыкканым да шул. Ә безнең бәхет – балалар бәхете. Алар рәхәт яшәсә, авырмасалар, хәсрәт күрмәсәләр, кесә тутырып акча эшләп, шуның бәрәкәтен тоеп яшәсәләр, чын бәхет шушы ул асылда.
Комментарийлар