Дөньяда уйлап, планнар корып яшәргә кирәк, җәмәгать. Уйлаган саен башка акыллырак фикерләр килә.
Ашыккан – ашка пешкән, дип кисәтеп калдырган борынгылар.
Ашыгып аш ашарга тотынганда, иреннәр яки тел пешү генә түгел моның мәгънәсе, ә иң әвәл ашыгып һәм уйламыйча башкарган эшнең уңай нәтиҗәсе булмаячагын, зыян салырга мөмкинлеген искәртү ул. Дарвин әфәнделәре «кеше маймылдан үсеш алган» дип расларга теләгән. Дини китапларда «кешене Ходай яралткан» дип әйтелә. Ходай кушуы буенча фәрештәләр ир-атны ясаганда, баш мие урынына, ялгышып, бер күзәнәкле амеба салган, дигән ачыш ясаган идем инде мин. Ир-ат амеба кебек акрын, сүлпән. Әнисе яки хатыны арт шәрифенә «тибеп» кузгатып җибәрмәсә, урыныннан да кымшанмый. «Бар бит әле, тагын нәрсә кирәк?» дип яшәвен белә.
Дини китапларда «хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан ясалган» дип әйтелә. Сүзем гөнаһ булмасын, әлбәттә. Мин хатын-кызның ир-ат кабыргасыннан ясалганлыгына шикләнәм. Әгәр шулай булса, хатын-кыз ир-атны күтәреп кенә йөртер, һәр сүзен үтәргә разый булып торыр иде. Бу күренеш Урта Азия якларында тукталып калган бугай.
Ходай кушуы буенча фәрештәләр Җир йөзендәге җан ияләрен яралтып мәш килгәннәрдер. Хатын-кыз затын ясаганда көчле җил чыккан булырга тиеш. Савытлардагы сыер, ишәк, ат, сарык, тавык, елан, дуңгыз, маймыл, эт, төлке, сайрар кош һәм чәчәкләр күзәнәкләре җилдә очып, бер-берсенә кушылып беткәндер. Игътибар итсәгез, ир-атның холкы тотрыклы. Хатын-кыз холкы исә, сәгате һәм минуты белән үзгәрүчән. Анда алда санап үтелгән җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең төсмерен сизәргә була. Хатын-кыз бер караганда, гашыйк итәрлек сайрар кош һәм чәчәк. Икенче караганда, тырыш ат һәм сыер. Өченче караганда, «өч сыйныф» белемле сарык яки тавык. Дүртенче караганда, шаян маймыл. Бишенче караганда, зәһәр елан, хәйләкәр төлке һәм усал эт.
Европа Советының Брюссельдәге штабында бик ачык чагыла әлеге сыйфатлар. Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен үзенең «өч сыйныфлы» белеме белән бөтен дөньяга акыл сата. Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас әнчек эт сыман Россия тарафына өрепме-өрә. Хуҗаларына шулай ялагайлана инде ул, эче дә мәкерле ахырысы. Россиягә карап өрмәсә, сөяк ташламыйлар бит аның алдына. Германиянең элекке тышкы эшләр министры Анналена Бербок әнә, өрә-өрә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясенең рәисе дәрәҗәсенә күтәрелде. Исеме дә кушылма сүз бит аның – Анналена, чын Котопес.
Англиянең элекке премьер-министры Маргарет Тэтчер төлкенең дә төлкесе иде, мәгәр. Генераль секретаребез Михаил Горбачевны аркасыннан сыйпап мактаган булып, алдады. Михаил Сергеевич авызын ерып ышанды. Германиянең элекке канцлеры Ангела Меркель баштарак Россиянең дусты шикелле тоела иде. Ул да астыртын төлке, агулы елан, кара эчле эт ахырысы? «Минск килешүе Россияне алдау өчен генә булды», – дип әйтте соңыннан. Ангела Меркель ни дисәң дә, төпле сәясәтче, Россия белән уртак тел табып яшәргә омтылучы кеше. Соңыннан булса да, дөресен әйтергә батырчылык итте.
Европаның кайбер илләрендәге ана этләр әлегә бер-берсен уздырып өрә. Аларның өрүе астында ата этләрнең ырылдап куюы ишетелми дә хәтта. Брюссельне «фондерляейн» иткәнне көтә инде алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар