Туфан абыйның да дуслары, танышлары күп була. Тик алар арасында сыналган дуслар берничә генә булган күрәмсең.
Уйлаган уйларын кешенең йөзенә бәреп әйтүче Туфан абый, күп кешеләр җыелган җирдә: “Ирфан, мин бу хәлгә бик ышанып бетмим, син дөресен әйт әле?” – дигән икән, димәк, алар дуслыгының нигезе нык булган.
Танышу тарихы
Татар халкының күренекле улы белән танышу тарихын Ирфан Исмәгыйль улы Халитов менә ничек бәян итә:
– 1992 нче елның җәендә Кама Тамагы районының Келәнче авылына барган идем. Ул вакытта анда колхоз рәисе Гыймадиев Рафаэль Хәертдин улы иде. Эшләремне бетергәч, китәргә җыендым. “Китмә әле, Туфан абый килергә тиеш, сезне таныштырам”, – диде Рафаэль Хәертдинович. “Сез нәрсә, шундый дәрәҗәле кеше нишләп минем белән сөйләшеп торсын инде”, – дидем шунда. “Юк, бик гади һәм даһи кеше ул, үзең дә күрерсең, көт”, – диде. Чыннан да шулай булып чыкты. Шул көннән безнең дуслык башланды. Рафаэль Хәертдинович Туфан абыйның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада колхоз рәисе булып эшләгән кеше. Аларның дуслыгы шул еллардан бирле килә. Рафаэль Хәертдинович белән Туфан Абдуллович Олы Мәрәтхуҗаны юллы иткән кешеләр.
Дуслыкны әҗәл генә аерды
– Без дүрт дус идек, – дип истәлекләре белән бүлешүен дәвам итә Ирфан ага. – Ринат Әхмәт улы Садретдинов дигән тагын бер дустыбыз бар иде. Ул Апас районында элемтә җитәкчесе булып эшләде. Озак еллар аралашып, дуслашып яшәдек. Безнең дуслыкны әҗәл генә аера алды. Башта Рафаэль китеп барды. Рафаэль яман чир белән авырды. Туфан абый Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшеп, ике-өч тапкыр Германиягә дәваларга да җибәреп карады, тик кыска гомергә бер сәбәп булган күрәмсең, яман чирне җиңә алмады. Мәңгелеккә китеп барды. Аны озатырга бик күп кеше килгән иде. Мин дә бардым. Рафаэльнең улы жигули машинасы белән кайтып төште. “Бу жигули машинасы дизель ягулык белән”, – дип сөйләшеп киттеләр шунда. Туфан абый бу хәлгә бик ышанып җитмәде. “Ничек инде жигулига дизель двигателе куйсыннар, юкны сөйләмәгез, ышанмыйм, шаяртасыздыр,” – диде. Капотны ачып карап торабыз, дөрестән дә дизель двигателе. Туфан абый белмәгән әйберсен кешедән яшереп тормый иде, башка өлкәләрдә белеме нык булса да, техника белән артык дус түгел иде. Шунда әйтеп куйды: “Ирфан, мондагыларның берсенә дә ышанмыйм, дизельме, түгелме, дөресен әйт әле?” – диде.
Аннан соң Ринат китеп барды. Ринат вафат булгач, миңа Апастан шалтыраттылар. “Ирфан абый, сез Туфан абый белән якын дуслар, бу хакта сез әйтегез инде”, – диләр. Туфан абыйга шалтыраттым, Ринатның китеп барганын әйттем. “И, Аллам, – диде дә, – Ирфан, син озагырак яшә инде, үзеңне сакла”, – диде шул вакытта. Аннан инде үзе дә 2012 елның 2 маенда китеп барды.
Догадан калдырмый дусларын
Дүрт дусның өчесе бакыйлыкта инде. Туфан ага Ирфан дустына юкка үзеңне сакла димәгәндер. Без дусларга догачы булырсың дип әйтергә теләве булгандыр аның. Лаеклы ялга чыккач дини гыйлемен үзләштергән Ирфан Исмәгыйль улы дусларын үзенең догасыннан калдырмый. Туфан Абдулла улы Миңнуллинны искә алу чараларына да бик теләп бара. Яшем бар инде, картайдым, юлда йөрү кыен дип ятмый, җыена да, сәфәргә чыгып китә. Гомер йомгакларын сүтә, бергә булган вакыйгаларны тагын бер кат күңеленнән уздыра, хәтирәләрне яңарта. Туфан Миңнуллин Ирфан дустының туган авылы Чүпрәле районының Мунчәли авылына бик зур ярдәм иткән кеше. Авыл халкы әле дә ул чорларны сагынып искә ала. Авыл халкы яхшы белде, Ирфан белән Туфан кайтса, авылда нинди дә булса бер яхшы яңалык булачак...
Ирфан ага Туфан дусты вафат булгач, аның Биектау районындагы бакча йортына барып дуслык истәлеге итеп үзе орлыктан үстергән туя үсентеләрен утырткан. Агачлар матур гына үсеп киткән. Ни хикмәт, узган ел шул туя агачына сандугач оя корып, балалар чыгарган. Туялар дуслыкның кадерле ядкаре булып, сандугач моңына күмелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар