16+

Елларга карап яңа ел табыны да үзгәргән

Яңа ел табыны халык яшәеше турында дәреслекләрдән дә күбрәк сөйли ала.

Елларга карап яңа ел табыны да үзгәргән

Яңа ел табыны халык яшәеше турында дәреслекләрдән дә күбрәк сөйли ала.

Ул халыкның яшәү рәвешен һәм мөмкинлекләрен: кытлыкны да, муллыкны да, кеше күңелендә булган курку-хыялларны да чагылдыра. 

1920–1930 еллар: бәйрәм тыелган чак
Революциядән соңгы елларда Яңа ел “буржуаз” бәйрәм дип саналган. Ул рәсми рәвештә тыелмаса да, хупланмаган. Чыршы да, бәйрәм рухы да җәмәгать тормышыннан юкка чыккан чор.

Ул елларда Яңа ел табыны әзерләмәгәннәр. Өстәлдә – көндәлек ризык: икмәк, бәрәңге, ботка. Бәйрәмне билгеләп үтүчеләр дә, аны тыныч кына, яшеренеп диярлек уздырган. Яңа ел шатлык түгел, ә үткәнне искә төшерү буларак кабул ителгән.

1940 еллар: өмет бәйрәме
Сугыш елларында һәм аннан соң өстәлләр ярлы, ләкин бәйрәмнең мәгънәсе зур булган. Кайчак табынга бары тик бәрәңге, тозлы балык һәм икмәк кенә куелган. Әмма Яңа ел килү үзе үк тормыш дәвам итә дигән ышаныч биргән.

Ул ашап-эчү бәйрәме түгел, ә өмет бәйрәме буларак кабул ителгән: бу елга түздек – киләсен дә түзәрбез.
1947 елда 1 гыйнвар ял көне итеп раслана – бу бәйрәмнең “кайтуы”н рәсмиләштерә.

1950 еллар: Яңа елның кире кайтуы
Әкренләп Яңа ел илнең төп дөньяви бәйрәменә әйләнә. Аны көтәләр, аңа әзерләнәләр. Кытлык елларыннан соң беренче тапкыр аз гына булса да муллык хисе барлыкка килә.

Өстәлдә гади салатлар, пешкән ит, камыр ризыклары, компотлар пәйда була. Ризыклар үзенчәлекле булмаса да, бу кич аерылып торган. Бәйрәм сак кына кире кайта.

1960–1970 еллар: совет классикасы тууы
Нәкъ менә бу елларда күпләр өчен “чын” Яңа ел өстәле формалаша. Колбасалы оливье, “шуба астындагы” селедка, холодец, майонезлы йомырка, мандариннар һәм совет шампан шәрабе. Мондый өстәл – зур тырышлык нәтиҗәсе. Ризыкларны эзләп табалар, алдан җыя башлыйлар, саклыйлар.
Яңа ел табыны горурлык билгесенә әверелә. Аның ярдәмендә кешеләр: “Без булдыра алдык, барысына да түздек, бездә бәйрәм”, – дип күрсәтергә омтылган.

1980 еллар: кытлык иҗатка этәрә
Совет чоры чиратлар һәм “Яңа елга кадәр табып өлгерергә” кирәкле продуктлар исемлеге вакыты. Ләкин нәкъ шул чакта табын кору чын сәнгатькә әйләнә. Булмаган ингредиентларны башкасына алыштыралар, рецептларны кулдан-кулга күчереп язалар, майонезны өйдә ясыйлар. Табынны мозаика кебек өлешләп җыялар. Тырышлык белән яуланган бәйрәм аеруча кадерле була.

1990 еллар: табын – яшәү күрсәткече
Туксанынчы елларда кемдер өстәле – ярым буш, кемнәрнекедер – элек күрелмәгән муллыктан сыгылып тора. 1990нчы елларда продуктлар ассортименты шактый киңәя. Яңа ел өстәлендә чит ил җиләк-җимешләре, тәм-томнар һәм яңа ризыклар пәйда була. Шул ук вакытта кешеләр иске традицияләрне яңа мөмкинлекләр белән берләштереп, гадәти салатлар әзерләүне дәвам иттеләр. 

2000 еллар: муллык һәм үткәнне сагыну
Кытлык беткәч, “табарга” дигән азарт та югала. Бар теләгәнеңне сатып алып була, әмма барыбер оливье һәм шуба – өстәл түрендә. Яңа ел табыны байлыкны күрсәтү түгел, ә балачакка кайту ысулына әверелә.

2010–2020 еллар:
Безнең заманда Яңа ел өстәлен кем ничек тели, шулай кора. Һәр гаилә традицион рецептларны төрле ил кухнялары белән берләштерә. Әмма иң мөһиме үзгәрешсез кала – Яңа ел элеккечә кешеләрне бер өстәл артында берләштерә һәм җылылык һәм уңайлылык мохите символы.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading