16+

Юбилейда көтелмәгән хәл: бер мизгелдә “чит хатынга” әйләндем

Без быел Әлмәттә кунакта булдык. Иремнең абыйсына 60 яшь тулды.

Юбилейда көтелмәгән хәл: бер мизгелдә “чит хатынга” әйләндем

Без быел Әлмәттә кунакта булдык. Иремнең абыйсына 60 яшь тулды.

Бу юбилейга иремнең туганнан туган абыйсы да кайткан иде. Ул Чиләбе каласында яши, күптән күрешкән юк иде. Бу абыйсы үзе болай әйбәт кеше, ләкин салырга ярата. Хатыны белән аерылышуының сәбәбе дә шул хәмер булган бугай. Табында аның урыны ирем белән янәшә туры килде. Бу абый кеше артык исерә күрмәсен дип, аның тәлинкәсенә әле салат, әле балык, әле тавык ирем белән салып кына тордык. Шулай, көйләп утыра торгач, затлы күлмәгемне май тамызып буядым.

Тәнәфестә тапланган күлмәгемне алмаштырырга чыктым. Ярый, запас күлмәк алганмын. Күрше бүлмәдә күлмәк алмаштырганда, чәчләремне дә каптыргыч белән эләктереп, өскә күтәртеп куйдым. Көзгегә карагач, шаккаттым – бөтенләй үзгәреп киткәнмен. Хәзер инде чыгып үз урыныма утырыйм дигән идем, теге абзый кеше утыртмый гына бит. “Монда безнең килен утыра, чибәр ханым, место занято!” - ди.

Мин дә озак уйлап тормыйча: “Ярар, киленегез килгәч, төшәрмен, утырып кына торыйм инде”, - дип, үз урыныма барып утырдым. Бу абый кеше тәки мине танымады, хәтта таныша ук башлады. “Сез кем буласыз? Исемегез ничек?” - дип, кармакны сала гына бит, әй. Мин дә тиз генә рольгә кереп: “Күрше хатыны булам, Үзбәкстаннан күчеп кайттык былтыр. Хәзер ирем дә керә”, - дим. Ышанмый. “Син ап-ак бит. Ул яктан кайтсаң, кара чутыр булыр идең”, - дип, сөйләнә бу. Кеше алдап утыру үземә дә оят булып китте – чәчләремне кире туздырдым. Ниһаять, абый кеше мине таныды.

Аракыны эчмәсәләр, бик әйбәт буласы да. Ләкин, нишләптер, эчмичә тора алмыйлар шул безнең Рәсәйдә.

Динә БӘДРЕТДИНОВА. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading