16+

Күрше хакы һәм күрше үрнәге: авыл тормышыннан юмористик язма

Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы. Күршең үзеңнән яхшы булсын.

Күрше хакы һәм күрше үрнәге: авыл тормышыннан юмористик язма

Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы. Күршең үзеңнән яхшы булсын.

Кызганыч, үткән заманнарга кире кайту мөмкинлеге юк. Әгәр, кайтып булса, мәкальгә әверелгән шушы сүзләрне әйткән кешене тотып алып, кычыткан белән арт сабагын укытыр идем, мәгәр.

Күршең үзеңнән начаррак булсын. Халык шушы җөмләмне мәкаль итеп кабатлар әле бер заман. Исерек яки карак күрше кирәкми, әлбәттә. Андый кеше бөтен тынычлыгыңны качырачак, чөнки. Янәшәдә ялкау, пошмас кешеләрнең яшәве хәерле. Алар янында син өстен күренәсең.
Авылда күршедәге буш йортка шәһәрдән бер гаилә кайтып урнашты. Шөкер, аракы белән мавыкмыйлар. Ләкин, чамадан тыш тырыш кешеләр икән. Кайтуга ук йорт диварын, тимер капкаларын буяп-агартып чыктылар.

Гаилә башлыгы агач-таш эшләренә бик оста, хатыны да хәтәр уңган. Күрше койма тотарга кереште. Бер багананы 3 сәгать дәвамында утырта, мин сиңа әйтим. Багананың тигезлеген һәм турылыгын тегеләй үлчи, болай карый. Моның кадәр дә таләпчән-вакчыл адәмне күргән юк иде әле. Әнә, мин тоткан койма җил чыккан көнне үк буеннан-буена ауды да төште. Аусын, эш түгәрәкләнергә тиеш түгел ул. Эшең түгәрәкләнсә, тормышның бер ягыннан хәвефле төстә кителә дә төшә, каһәр суккыры нәрсә. Шунлыктан, эшлисе эшеңнең булып торуы хәерле. Җил койманы аудара тора, мин кире бастырып куя торам.

Күрше тәфсилләп коймасын тотып чыкты да, гараж салырга кереште. Тегеләй үлчи, болай үлчи мәйданны. Аны күзәтеп, бүтәкәләрем кетерди, билләһигазим. Бер кирпечне сәгать буена урнаштыра, дивар күтәрелешен җитмеш тапкыр тикшерә. Мин дә әмәлләп аттым ул гаражны. Ава башлаган диварны кабаттан ясарга, яңгыр үткәргән түбәне кабаттан ябарга туры килде, кәнишне. Әйтәм бит, эш түгәрәкләнергә тиеш түгел ул, эшлисе эшең булып торсын.

Күрше үзенең гаражын чәчәкләп-чочаклап төзеп бетерде. Гараж түгел, бер кәртинкә инде, мәгәр. Шул гаражы белән урамның да, бөтен авылның да тынычлыгын алды, әй. Барың да берчама яшәгәндә ыгы-зыгы, көнчелек юк ул. Кемдер сизелерлек күтәрелә башласа, эш харап. Хатын:”Яңа күрше тегене эшләгән, моны эшләгән. Син теге эшне эшләмисең, монысын һаман сузасың”, – дип, баш миемне игәүләргә кереште. Башка гаиләләрдә дә нәкъ шундый хәл икән. Хатыннары ирләрен кимерепме кимерә ди.

“Туганкаем, артыгын тырышма. Башкалар чамасындарак яшә әле”, – дип әйтергә керсәм, авызымны ачып, тораташ басып калдым. Күрше матур итеп гармунда уйный, хатыны артистлардан болайрак җырлый. Авыл үзешчәннәре концертында катнашырга репетиция үткәрә икән болар. Ак көнләшү хисендә өйгә кайттым, шкафтан 10 ел буена онытылып яткан гармунны кулыма алдым. Шул вакыт аш-су бүлмәсендә дөбердәгән тавыш ишетелде. Хатын егылды ахырысы, дип, ашыга-кабалана аш-су бүлмәсенә чыктым. Ни күрим, хатын идәннәрне дөбердәтеп бии. Күршеләрнең репетиция ясаулары турында сөйләгән идем, хатын: ”Концертта без дә катнашабыз. Син гармунда уйнарсың, мин биермен”, – ди. 

Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә, дигән борынгылар. Мин таң әтәчләре белән бер тирәдә уянам. Ләкин, яңа күрше йокламый да, ахырысы. Бакчага чыксам, күрше бәрәңгеләреннән колорадо коңгызларын җыеп йөрүендә була инде.

Көн саен кичке якта чаңгы таякларына тотынып, кыр тарафына “скандинавия йөрешенә” чыгып китә болар. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип безне дә үгетләделәр. Авылның ярты халкы таякка таянды, малай. Кыр казлары кебек барабыз тезелешеп. 

Дөрестән дә, күршең үзеңнән яхшы булсын икән ул. Матур үрнәк күрсәтеп, башкаларның күңелендә максатчанлык учагы кабыздылар, рәхмәт төшкерләре. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading