16+

Ләбиб Лерон: «Радик Сабировны оныттырмыйк»

Аксубай, дисәләр – Хәсән ага Туфан, Яңа Үзи, дисәләр, Газиз абый Кашапов искә төшә.

Ләбиб Лерон: «Радик Сабировны оныттырмыйк»

Аксубай, дисәләр – Хәсән ага Туфан, Яңа Үзи, дисәләр, Газиз абый Кашапов искә төшә.

Шигъриятебез аксакалы Хәсән ага белән дә, үзенә Үзиле дигән әдәби кушамат алган Газиз абый белән дә күрешеп, бераз булса да аралашып калдым, шөкер.
Аксубай, дисәләр...

Инде менә, алда телгә алган күренекле шәхесләр белән беррәттән, тумышы белән шушы районнан, шушы Яңа Үзи авылыннан булган, кыска гына гомерендә татар матбугатында, фән өлкәсендә һәм спорт дөньясында якты, матур эз калдырган Радик дускайны искә алып, сагышлы хатирәләргә бирелгән мәлем...

Соңгы елларда Радик белән көн саен диярлек күрешеп торсак та, аның белән ныклап танышуыбыз, дуслашып китүебез, мөгаен, ул – «Идел» журналын, мин исә «Безнең мирас»ны җитәкли башлаган вакытта булгандыр.

Кеше юлда сынала, диләр. Безгә бергә (ул аеруча журнал белән идарә иткән 2014-2019 елларда), республикабызның төрле төбәкләрендә уз-ган әдәби-матбугати чаралардан тыш, Төркиянең Кастамону шәһәрендә (2018 елның маенда), шулай ук Казакъстандагы Төркестан каласында узган форумнарда катнашу, Кырымда һәм Ижау шәһәрендә узган эшлекле сәфәрләрдә булу насыйп әйләде. Радикның чын иптәш, ышанычлы юлдаш икәнлеген, кирәк вакытта терәк тә була алганлыгын менә шул вакытларда күрдем, моның шулай булуына инандым 

Мин мәктәп тәмамларга җыенган һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнеп, Казан дәүләт университетына укырга барам дип хыялланып йөргән көннәрнең берсендә, төгәлрәк итеп әйткәндә, 1979 елның 17 маенда дөньяга килгән икән Радик. Нәкъ унҗиде елдан (мәктәпне алтын медальгә тәмамлап) ул да дәрелфөнүннең мин фәкыйрегез укып чыккан тарих һәм татар филологиясе факультетына укырга кергән. 2001 елда университетны тәмамлап, 2004 елда исә мәшһүр якташы Хәсән Туфан иҗатына нисбәтле фәнни хезмәт язып, кандидатлык диссертациясен яклаган. Шул ук елда үзе укыган факультетның татар кафедрасында эшли башлаган. Ассистент, өлкән укытучы вазифаларын башкара, доцент дәрәҗәсенә ирешә, декан урынбасары була.

Бөтен вөҗүде, бар булмышы белән чын мәгънәсендә көрәшчеләр кавеменнән булган Радикның туган телебезнең исәнлеге өчен җанын фида кылырга да әзер булган шәхес икәнлеге гомеренең мөһим бер вакытында – 2011 елда – татар факультеты язмышы кискен төстә хәл ителгән көннәрдә бик ачык күренде: ул чакта исән калды калуын, әмма тоткан юлы, мәсләге, кыюлыгы өчен соңыннан шактый кыен ашарга, хәтта рухына туры килгән, җан-халәтенә бик якын булган фән дөньясыннан читләштерелгәч, чытырманлы, катмарлы ошбу тормышта үз сукмагын эзләргә, төрле сынаулар кичәргә туры килде аңа.

2012 елда Радик Сабировның авылдашы, танылган әдип-шагыйрь һәм язучы, Радик үзе искәрткәнчә, «Әдәби эшчәнлеген чагыштырмача соң башлап җибәргән, тормыштан бик иртә китеп баруы сәбәпле», онытылуга дучар булган Газиз Кашапов турында фәнни өслүбтә язылган мәкаләсе дөнья күрә.

Бу хакта Радик үзе болай дип яза: «Язмамда әдип турында үз итеп Га-зиз абый дип язуым очраклы түгел. Ул – минем авылдашым, хәтта туганым да. Дөрес, миңа аның белән аралашырга туры килмәде, ул вафат булганда кечкенә идем шул әле. Әмма соңгы 15 еллар дәвамында Газиз Кашапов исеме, аның рухы гел янәшәмдә булды дисәм, дөреслеккә хилафлык китер-мәмдер. Студент елларында фәнни җитәкчем профессор Тәлгат Галиуллин

«Г.Кашапов иҗатында Туфан образы» дигән темага курс эше язарга бирде. Әнә шул көннән мин Газиз Кашаповның иҗаты белән ныклап кызыксына башладым...»

Тирәнтен эзләнеп язылган әлеге мәкаләсендә ул Туфан Миңнуллинның Г.Кашаповка мөнәсәбәтле мондый сүзләрен китерә: «Газиз, биюче бии-бии остарган шикелле, әсәреннән әсәренә остара барды. Әгәр 10-15 ел яшәсә, ул безнең әдәбиятыбызга менә дигән әсәрләр дә калдырган булыр иде. Нишләтәсең, безнең гомер Ходай иркендә. Газиз иҗат эшенә соңлап тотынуын аңлап, югалган вакытны куып җитәргә омтылды, ашыкты, кабаланды, өлгерергә тырышты. Әмма өлгерә алмады».

Туфан аганың ошбу сүзләреннән соң, Радик мондый юлларны өстәптеркәп куя: «Г.Кашапов 1991 елның 30 августында йөрәк өянәгеннән вафат була, үзенең васыяте буенча, туган авылында җирләнә».

Радик язмасында: «Газиз Кашаповның иҗат гомере озын түгел, нибары 15 еллап вакытны үз эченә ала», – дигән юллар бар.
И Аллаһым! 1962 елның көзендә армиягә алынган, башта – курсант, аннары гаскәри частьта механик булып хезмәт иткән, тора-бара хәрби училище тәмамлаган, әмма 1969 елда һәлакәткә очрап, алган җәрәхәтләреннән каты авырып китеп, бик озак госпитальдә дәваланган һәм, ахыр чиктә, хәр-би хезмәттән китәргә мәҗбүр булган («Шулай итеп, балачактан килгән ике хыялның берсе челпәрәмә килә...) Газиз абый Кашапов-Үзиленең фаҗигале язмышы белән Радик Сабировның кыска гомерендәге кайбер сәхифәләрдә охшашлыклар, уртак төсмерләр шәйләнә түгелме соң?

Сәфәрдә-мазарда булмаган чакларыбызда, көн саен диярлек күрешә идек. Күрешкәндә аның еш әйтә торган сүзләре, гадәттә, гел мондый булды:

«Нихәл, Ләбиб абый? Подписка ничек бара?»

Мин дә тәмам шомарып беткән сүзләрем белән җаваплыйм: «Ару болай, Радик, түзәрлек! Син ни хәлләрдә? Ары таба нишлибез?»
– Аптыраган инде, Ләбиб абый...

Борчылабыз, бәхәсләшеп алабыз, Мәсьәләне ничек хәл итәргә мөмкин икәнлеген дә беләбез шикелле. Тик киеренке, авыр вазгыятьтән чыга гына алмыйбыз... Почталардагы мөшкел хәл, тиражның кимүе, типография хезмәтенең кыйммәтләнүе...

Сөекле кызларын, кадерле әти-әнисен, газиз туганнарын үлеп яраткан нечкә күңелле, олы җанлы Радик кардәшебезнең тормышта чын мәгънәсендә эш аты булуына гаҗәпләнәсе юк. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, сәламәтлеген кайгыртырга да онытып, үзе җитәкләгән «Шәһри Казан»ны халыкка җиткерүдә, газетаның данын таратуда көн дими, төн дими эшләде дә эшләде ул.

Вафатына бер көн кала Радикның ике бүлмәне бер итеп эшләнгән кабинетына (ун еллап элек «Безнең мирас» журналы редакциясенең 8-10 хезмәткәре «йортка кереп», яшәп-эшләп алган бүлмә) кердем. Кәефе юклыгы, арыганлыгы сизелде. Йокысы туймагандыр дип уйладым.
Икенче көнне... юк... өченче көнне иртән иртүк кайгылы хәбәр килеп иреште: «Кичә Радик вафат булган!..»

Нигәдер, 19 майда узган Татарстан матбугатына нисбәтле чараларны искә төшердем. «Татмедиа» янында узган бәйрәмдә дә, «Пирамида»да узган 

«Бәллүр каләм» тантанасында да гел янәшә булгангадыр, мөгаен. «Бәллүр каләм»дә дә урыннарыбыз янәшә туры килде. Нотыклар, җыр-биюле чыгышлар тынып торган, алкышлар яңгыраган арада гәпләшеп алырга җай таптык. Радик вафатына ярты ай гына вакыт калган булган бит...

Радикның җәсәде туган авылы зиратында дәфен кылынды. Озатышырга, мәрхүм белән хушлашырга җыелган халык арасында мин фәкыйрегез дә бар иде. Нибары кырык җиде яшендә йөрәк өянәгеннән кинәт гомере өзелгән Радик дускайның кабере танылган авылдашы һәм туганы Газиз Салих улы Кашапов кабереннән ун-унике адым читтә генә урнашты..

Яңа Үзи авылында Газиз Кашаповка бюст куелган. Мәдәният йортында әдипнең музее эшли. Мин ышанам: озакламый милләтебезнең фидакяр улы Радик Рәшит улы Сабировка да туган авылында шундый бюст куелыр, музее ачылыр. Аның исемен йөрткән республикакүләм премия дә, урам исеме дә булыр, иншәАллаһ!

Тимерне кызуында сугарга кирәк, дибез. Бу эшләрне соңга калмыйча эшлисе иде.
«Танылган һәм... онытылган әдип». Радик Сабиров Газиз абый Каша-пов-Үзиле турындагы язмасын шулай атаган. Танылган шәхес иде Радик дустыбыз. Берүк, онытылган журналист булмасын иде. Оныттырмыйк без аны, күңелләребездә яшәтик!

Ләбиб ЛЕРОН,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
2 июль, 2026 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрө я аһың, Ләбиб а ай. Тимер е ы ыуында һу ыр а кәрәк.

    Мөһим

    loading