16+

Нинди резин итек сайларга?

03 марта 2025, 09:58
612
0
0
Уку өчен 2 минут

Резина итекләрнең хәзер нинди генә төсе, төре юк.

Нинди резин итек сайларга?

Резина итекләрнең хәзер нинди генә төсе, төре юк.

Совет чорында яз һәм көз айларында алыштыргысыз саналган бу аяк киемен каучуктан ясаганнар. Әмма алар, заманча материалдан ясалган итекләргә караганда , вакыт узу белән кибә. Ярыйсы ук авыр, шуңа да аякларны тиз арыта. Каучуктан ясалган итекләр салкында ярыла һәм аякка су үтәргә мөмкин. Әмма мондый итекләр юлга сипкән тоз катнашмалары, майлар, төрле химик матдәләрдән "курыкмый". Шуңа да кайбер һөнәр ияләре өчен андый резин итекләр алыштыргысыз аяк киеме санала.

ПВХдан (поли-винил-хлорид) тартмалар, линолиум гына түгел итекләр дә җитештерәләр.
ПВХ-итекләр ныграк һәм күпкә җиңелрәк. Температура үзгәрешләре дә зур зыян салмый. Мондый итекләр бербөтен, ягъни тоташкан урыны бер генә. Димәк, ярылып китү куркынычы да азрак.
ПВХ итек кечерәк булган очракта аны бераз зурайтып була. Өстәвенә, бу материалны төрле төсләргә буярга мөмкин, димәк төсләр ассортименты да баерак. "Минусы" – майлар, химикатларга бирешүендә.

Силикон итекләрне дә төрле матур төсләргә манып ясарга мөмкин. Алар аякка сыланып тора. Юка балтырлы кешеләр өчен бу аеруча да уңайлы. Сыгылмалы, җайлы, җиңеллеге белән дә башка материалдан эшләнелгән итекләрдән аерылалар. Әмма силикон тырнала, тиз тишелә, каты кояш астында төсләре саргаерга мөмкин.

Балаларга көннәр буе резина итектән йөрергә ярамый. Беренчедән, резина итекләрдә аяк суламый. Икенчедән, алар аяк формасын алмый, ягъни анатомик формада түгел. Шуңа да 3 яшькә кадәр балаларга резина итек кимәскә киңәш ителә. Алар урынына су үткәрми торган мембраналы ботинка сайлау отышлырак булачак.

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading