Рәис абый Абузаров үз ягында данлыклы оста – мунчалачы, ягъни мунчала ясаучы. Ул ясаган мунчалалар келәттә тузан җыеп ятмый.
Эше бетүгә – ихтыяҗ зур, соңгы бәйләменә кадәр җәһәт алып бетерәләр икән.
40 көн тотасы!
Без килгәндә мунчаланың үзенә дигән өлеше дә калмаган иде. Бик сорагач, «капчыкның төбен селкеп» дигәндәй, келәт почмагында күз күременнән качыбрак торган бер уч мунчала табылды үзе. Ул да, без дә куандык. Юкә мунчала тансык хәзер, капрон җептән бәйләнгәненә тәннәр ияләшеп бетсә дә, юкә мунчала белән юынуга җитми инде.
Хәер, әтисе, бабасы янында үскән авыл балалары белә торгандыр, юкә мунчала ясауның мәшәкате әллә ни зур түгел түгелен, ләкин берничә этапта башкарылучы бу эшне һәр гамәлен үз вакытында үтәү мөһим. Май ахыры, июнь башында юкәнең каерысы әйбәт каезлана. Чималыңны әзерләп җиткерү белән күл төбенә яисә агымы артык зур булмаган елга төбенә батырып куярга кирәк. Менә шунда өлгерә ул, күл төбендә! Төп-төгәл кырык көн тоткач, барып аласың. Су төбеннән сап-сары булып ялтырап торган озын «сүсләр» күтәрелә. Дөрес, әле аны агартып шактый гына юасы!
Әллә ни авырлыгы да юк кебек, вак эш тә түгел, ләкин авылда яшәүче бер генә ирнең дә мондый эшне бүген эшлисе килми инде. Ялкауландыкмы, артык рәхәткә өйрәндекме...
– Мунчала сораучы бик күп. Бигрәк тә язгы якта сорап киләләр. Искесе беткән вакыт, яңасына ясарга әле вакыт җитмәгән, бугазлап диярлек сорый кайберәүләр, – ди Рәис абый.
73 яшь үзенә, ләкин җегетлеге зур әле. Эшкә иренми. 8 балалы гаиләдә җиденчесе булып тугангамы абый-апалары янында кечкенәдән эшләп үскән.
– Әти сугыш инвалиды иде. Ике тапкыр яраланып, калак сөякләре, аякларының сөякләренә кадәр сынып, чәрдәкләнеп кайткан кеше, әмма сугышта күргәннәрен безгә беркайчан да ачылып сөйләмәде. Сапер булган ул. Сугыш – җәннәт түгел, кыен өстенә кыен эчәсең, ләкин илне сакларга, якларга тиеш без, ди торган иде. Алтмышын үтеп бераз яшәде дә, китеп барды. Саулыгы булмаса да яшәргә тиеш иде дә бит. Эшли алмады, аның үзен карарга аерым бер кеше кирәк иде. Шуңа да тормыш авырлыгы әни белән балалар җилкәсенә төште, әни колхозга да чыгып эшли алмады, әти яныннан китә алмады, шуңа акчага кысан яшәдек, ләкин беребез дә кешедә шул әйбер бар, бездә юк дип, бөртек тә кыенсынмадык. Мин әнинең әтигә кырын күз белән караганын да хәтерләмим. Балачагыбыз авыр булса да, ачлыктан тилмердек дип әйтә алмыйм, бик тыйнак яшәдек, бүгенге ризыкларның берсе дә юк иде өстәлдә. Хәтта ипине дә чамалы белән генә ашадык. Сыер асрадык, сыерлы көнең сыйлы дигән бит әвәлгеләр. Минем әни чыгышы белән керәшен татары иде, Магнитогорск якларында туган. Әтине шунда комсомол юлламасы белән төзелешкә җибәргәннәр. Төзелештә икесе танышып, гаилә коргач, монда кайтканнар. Әй, ул заманның да сансыз тикшерүләре җәфалаган аларны. «Красный террор» дигәненнән куркып, чөнки бик уңайсыз җирдә торганнар, әни дә ятимнәр йортында үскән ятимә бала, әти дә ятим җан, терәкләре юк, балабыз үлә калса, безне 7 елга төрмәгә утыртачаклар дип, авыл ягына таба качып кайтканнар. «Подъемный» акчаларын да тотып бетергәнгә дә курыкканнардыр инде. Башта бер әбидә кешегә берни сиздермичә яшәгәннәр. 1937 елда кеше санын алу башлангач, кан ыруы буенча Талиповлар дип йөртелсәк тә, әти тикшерүчеләр күзлегеннән котыласы килеп, үзен Әбүзәров фамилиясе белән Әбүзәр улы дип яздырткан. Әнине Салих кызы Хәерниса иткән. Авылга кайтып пропискага кергәч, тынычлап яшәп киткәннәр, - ди Рәис абый. - Язмыш биштәре берәүнең дә буш түгел инде, сеңлем...
«Лидер иде»
Баулы районының Исергәп авылында туып, кендек каны тамган газиз җирендә гомер итүче Рәис абый да яшьлегендә шактый гына елларны чит төбәкләрне гизә әле. Мәктәптән соң Мурманск якларына юл тота. Геология өлкәсендә эшли. Техникум бетереп, биек краннарда хезмәт куя. Күп төбәкләргә сугыла.
– Кинәт кенә әни үлеп китте. Авылга мәҗбүри кайтып кердем. Авыл кызы Рүзилә белән гаилә корып җибәрдем. Яшь аермабыз 6 ай гына, бергә үстек. Лидер иде ул мәктәптә. Сыйныф егетләренең һәммәсе дә аның артыннан йөгереп йөриләр иде. Ә миңа насыйп кыз булды! Үзем дә кызыкмаслык егет түгел идем, хәмер белән мавыкмадым. Аек акыллы кеше белән сөйләшеп утырулары да үзгә бит инде, яшерен батырын түгел. Рүзилә мәктәптә эшли иде, клубта комсомол җыелышларын үткәрә, менә шунда дуслыгыбыз ныгып китте. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Бик матур яшәдек, авылдашлар белә, әрләшеп, тәмсезләнешеп йөрмәдек. Фәйрүзә кызыбыз районыбызның иң яхшы тәрбиячесе исеменә лаек булды. Кечесе Ләйсән Курганда мәктәп директоры иде, яңа гына Ленинградка күченделәр. Фәйрүзә кызымның оныгы туды, Сөмбел дип исем кушып кайттык. Ләйсән кызымның оныгына да Тимур дип исемне Ленинградка барып, үзем куштым. Оныкчыкларны күрә алгач, бик бәхетле гомер кичергәнмен мин, - ди Рәис абый.
Ләкин тормышны җиңел генә кичмиләр. Түбәннән үз көчләре белән күтәрелгәнгә шулай. Рүзилә ханым читтән торып укырга керә. Сессия вакыты җиткәч, эштән кайтып керә алмаган ир, ике баланы үз кулына алып кала. Менә китә тиендәй хәлдән тайганчы меңгә бөтерелеп йөгерүләре... Өлгер генә! Кыенлыкка чыдый, сынмый. Авырлыкларга түзеп, сабыр итеп, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәлгән тормыш юлы гына кадерле дә, мактаулы да кеше тормышында.
«Мунчала ясарга өйрәтә алмадым»
Ә бүгенге көннәре чынлап та шөкер аларның. Рүзилә апа гомере буе мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Өйдә тик торганы көне бармы икән! Ишегалды, бакча тутырып чәчәкләр үстерә, ә тәрәзә төпләрендә ел әйләнәсе гөлләре чәчәктә! Бу матурлык – туктаусыз эш. Чүбен утый, көндәлек суын сибә.
Әйткәнемчә, Рәис абыйның язгы якта үз шөгыле. Җирләр кардан ачылып, табигать яшелләнүгә балтасын кыстырып урман ягына йөгерә. Яшь юкәләрне сайлап кына кисә. Ниндиерәкләре кирәк соң дигәч, шаяртып, паспортын карап тормыйм инде, урыннарын беләм, күңелгә охшаганнарын гына сайлыйм, ди. Бөтен серне дә чишәсе килми. Иң мөһиме, алып кайткач та юкәләрнең каерыларын каезлап куярга кирәк, юкәләрне дә, каезланган каерыларын да кояшта киптерергә ярамый икән, юкса мунчала килеп чыкмаска да мөмкин, ди. Һәр эшнең үз нечкәлеге шул.
- Әле бит мунчала судан чыкканда келәйләнеп тора, аны бик озаклап һәм әйбәтләп юарга кирәк. Хәер, су төбеннән чыккан мунчалаң сап-сары булсын дисәң, башта арка чокырыннан хәйран гына тир ага шул әле. Менә нәселем тармакларын шушы эшкә өйрәтеп калдырасы иде, кызыксынмыйлар. Оныкларымны намазга бастырдым, әмма мунчала ясарга әле өйрәтә алмадым, - ди Рәис абый.



Комментарийлар