16+

Сәгать телен күчерү нигә кирәк булган?

1981 елның 1 апреленә каршы төндә Советлар Союзы тәүге тапкыр “җәйге” вакытка күчә. “Кышкы” вакытка күчү 30 сентябрьдә башкарыла.

Сәгать телен күчерү нигә кирәк булган?

1981 елның 1 апреленә каршы төндә Советлар Союзы тәүге тапкыр “җәйге” вакытка күчә. “Кышкы” вакытка күчү 30 сентябрьдә башкарыла.

Дүрт ел дәвамында бу шулай дәвам итә. Бары дүрт елдан соң, 1985 елда гына сәгать телләрен мартның соңгы якшәмбесендә һәм сентябрьнең соңгы якшәмбесендә күчерү башлана. 

1996 елда, БДБ “киңәше” буенча, кышкы вакытка октябрьнең соңгы якшәмбесе күчә башлыйлар. 

2011 елның көзендә Россиядә кышкы вакытка күчү бетерелә һәм илебез өч ел дәвамында җәйге вакыт белән генә яши. 

Өч елдан соң җәйге вакытка күчү дә бетерелә һәм 2014 елның 26 октябреннән алып без бары кышкы вакыт буенча гына яшәп ятабыз. 

Сәгать телләре белән “уйнау” нигә кирәк булган соң?

Бу гамәл, читтән караганда гына көтелмәгән, ди тарихчылар. Леонид Брежнев шул рәвешле СССРның башка илләр кебек үк алга киткән булуын күрсәтергә тырыша. Чөнки 80нче еллар башында инде күп кенә Европа илләре, көннең яктылыгын мөмкин кадәр күбрәк файдалану максатыннан, “җәйге” вакытка күчә торган булган. Брежнев Көнбатыштагы модадан артта калмаска тырышкан, күрәсең. 

Ил җитәкчесен моны электр энергиясен янда калдыру өчен кирәклегенә дә ышандыралар. Белгечләр исәпләвенчә, вакытны күчерү СССРга 2 миллиард киловатт сәгать экономияләргә тиеш була. Чагыштыру өчен: хәзер илебездә урамнарны яктыртырга ел дәвамында 4,5 миллиард киловатт сәгать электр энергиясе тотыла дип исәпләнелә.

Дөрес, ул чор белән чагыштырганда, хәзер лампочкалар башка төрле, энергияне янда калдыра торган итеп эшләнелгән. Әмма җәйге вакытка күчкән очракта, ярты ел шәһр урамнарын яктырта алырлык электрны сарыф итмәс идек. Кызганыч, бу исәпләүләр теориядә генә калган. 

Сәгать телләрен күчерүгә кешеләр зарланса да, белгечләр, аеруча да сомнологлар бу процессның организмга зур зыян салмавын искәртә. Бигрәк тә кояшлы көннәрдә һавада йөрү өчен өстәмә мөмкинлек булу, организмны Д витаминына баету өчен уңайлы вакыт бу. 

Беренче вакытта гына кеше йокы туймаганлыктан, бераз интегәчәк. Йокларга яткач та тиз генә йокыга китә алмый. Шуңа бәйле рәвештә, тәмәке, алкоголь, каһвәне күп кулланырга мөмкин. 

Әмма сәгать телләрен күчерүнең зыяны да юк түгел. Йокы вакыты күчү, кайбер кешеләрне депрессиягә дә китерергә мөмкин икән. Аеруча да организмы үзгәрешләргә артык сизгер булганнарга мондый күчешләр зыянлы, ди табиблар. 

Лилия Локманова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading