Россиялеләрнең 37 проценты Гашыйклар көнен бәйрәм дип санамый. Әлеге датаны көтеп алучылар исә бүләкләрне инде күптәннән хәстәрли башлады.
Быел гашыйкларыбыз бүләккә узган елга караганда күбрәк акча сарыф итәргә әзер. Мисал өчен, 2024 елда Россиядә яшәүчеләрнең 23 проценты гына 5 мең сумнан артык акча тоткан булса, 2025 елда бу сан 43 процентка күтәрелгән, дип хәбәр итә “Авито” сораштыру платформасы!
Иң популяр бүләкләргә дә тукталып узыйк: чәчәк бәйләме, парфюм, романтик кичке аш, зәркән эшләнмәләр, татлы бүләк, гаджет, сәяхәт... Әлеге исемлектә иң мөһим һәм көтелгән сюрпризларның берсе юк икәнен ассызыклап узарга кирәк. Кияүгә чыгарга тәкъдим! Әйе, нәкъ менә күп кенә хатын-кызлар 14 февраль көнне үзләренең сөйгән ярларыннан әлеге тәвәккәл адымны көтә.
Сүз уңаеннан, танылган шәхесләребез сөйгән ярларына тәкъдимне ничек ясаган? Хәзерге акыллары һәм мөмкинлекләре булса, бу адымнары ниндиерәк булыр иде? Гашыйклар көне алдыннан әлеге матур хатирәләрне бергәләп барлап алырбыз һәм мәхәббәт мохитенә чумарбыз!
Зөфәр Хәйретдинов, Татарстанның халык артисты:
- Гаилә кору өчен конкрет вакыт юк дип саныйм. Күп очракта, шашып гашыйк булып, тиз арада гаилә кору – зур хата! Андый гаиләләр ныклы һәм озын гомерле булмый. Бары тик бер-береңне белгәч кенә әлеге зур адымны ясарга тәкъдим итәр идем. Үзем консерваториягә укырга кергәч өйләнергә дип карар кылдым. Йөргән кызлар күп булса да, өйләнәсе кызны йөрәк белән генә түгел, акыл белән сайладым. Ярты ел йөрүгә тәкъдим ясадым. Бернинди романтик мохит юк иде биредә. Гадәти “свидание” вакытында “Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?”, – дигән сорауны яңгыраттым. Әлбәттә, барысы да син теләгәнчә, планлаштырганча камил ук булып бетми инде, бигрәк тә ул елларда. Ничек килеп чыкканына мин барыбер дә кәнагать. Мин романтик кеше, хәзерге вакыт булса, тәкъдимне берәр кызык вакыйга бәйләп ясар идем.
Әбри Хәбриев, татар эстрадасы артисты, алып баручы:
-Тормыш иптәшем белән 2005 елның 6 мартында таныштык. Сөйгәнемне ул көндә “Айфара” төркеменең “Ак каен” җыры астына талгын биюгә дәштем. 2007 елның 7 июлендә, ягъни өч җиделе саны кергән датада гаилә корып куйдык. Махсус локацияләр эзләп, масаеп, мөгез чыгарып тәкъдим ясау булмады. Икәү бергә киңәшләштек тә, “өйләнешергә вакыттыр инде”,– дигән фикергә килдек. Хәзер тәкъдим ясау өчен матур урыннар бик күп. Кем өчендер сәер яки тапталган булып тоелган идея, икенче кеше өчен бик матур булып тоелырга мөмкин. Һәр кешенең үз таләпләре, тәме. Хәзерге мөмкинлекләрем булса, әлбәттә, алдан уйлап, әзерләнеп, матур итеп ясар идем.
Ләйсән Таишева, блогер:
– Кайчан гаилә корып җибәрү һәр кешенең үз эше. Кемгәдер 1 ай җитә, кемдер 10 ел очрашып йөреп тә ЗАГСка ашыкмый. Без исә тормыш иптәшем белән 2014 елда таныштык, 2016 елда туй иттек. Бу адымга икебез дә әзер идек. Очрашып йөргәндә үк уртак киләчәк, балалар турында планнар кордык. Ирем тәкъдимне отпуск алдыннан соңгы эфирда, ягъни радиода ясады. Туры эфирга шалтыратып, үзе язган шигырьне укыды һәм студиягә кереп, миңа зур чәчәк бәйләме, йөзек бүләк итте. Ул Әбри Хәбриев, Айваз Садыйров, Булат Бәйрәмов белән алдан сөйләшеп куйган булган. Мин, әлбәттә, шаккаттым, чөнки мондый ук сюрпризны көтмәдем. Тәкъдимне гадәти берәр очрашу вакытында, әйтик, ресторанда ясар дип уйлаган идем.
Рафил Җәләлиев, җырчы, алып баручы:
- Гаилә корып җибәргәнче, кешенең нинди икәнен бераз чамаларга, гаиләсе белән танышырга кирәк. Тора башлагач, хатыныңның туганнары, әти-әнисе белән дә аралашырга туры килә, шуңа күрә алар белән алдан танышу зарур, минемчә. Гашыйклык белән генә булмый, ул уза торган әйбер. Алга таба игътибар һәм ихтирам кала! Хәләл җефтем белән 2013 елның азагында таныштык, 2014 елда очрашып йөри башладык. 2017 елда Казандагы концертыбыз вакытында сәхнәдә тәкъдим ясадым. Барысы да мин уйлаган сценарий буенча килеп чыкты. Безнең концерт программасы да шулай корылган иде: янәсе тамаша азагында мин Эльмирага тәкъдим ясыйм. Авыл-районнарда ясалма чәчәкләр белән йөрдек-йөрдек тә, Казанда инде чын чәчәк бәйләме белән тәкъдим ясадым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар