16+

Татар теле югаламы? Балаларыбызны саклап калу сере – “Тәмле сүзләр” китабында

Соңгы мәртәбә халык санын алганда туган телен татар теле дип күрсәтүчеләр саны бик күпкә кимегән. Онытмадыгызмы?

Татар теле югаламы? Балаларыбызны саклап калу сере – “Тәмле сүзләр” китабында

Соңгы мәртәбә халык санын алганда туган телен татар теле дип күрсәтүчеләр саны бик күпкә кимегән. Онытмадыгызмы?

Мин онытмадым. Йөрәгем бик әрни.

Татар телен туган телебез итеп тануыбызны бар дөньяга хәбәр итәргә, аны яшәтү өчен армый-талмый эшләргә кирәк. Эшләмәсәк, бер көн: “Сезнең телдә сөйләшүчеләр саны бик аз, аның өчен мәктәпләр тоту, кадрлар әзерләүнең кирәге юк,” – дип мәктәпләребезне бөтенләй бетереп ташласалар, нишләрбез?

Булмас... – дисезме?
Ә сез ничә дистә халыкның исеме дә, җисеме дә югалганын беләсезме?
Мин дә белмим. Алар күп. Мин төгәл санын белә идем. 2010-2015 нче елларда төгәл санын белә идем. Хәзер артыграк булуы мөмкин. Күп вакыт үтте белгәнемә. Хәзер артыграк булуы мөмкин.

Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре бик аз булса да, гаиләдә балаларыбыз белән эшләргә мөмкин ич әле. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, аларның китаплары бар. 
Кулымда Йолдыз Шарапованың “Тәмле сүзләр” китабы. Кулыма алгач, мин аны куеп тормыйча, өч кат укып чыктым. Укыйм да уйланам, уйланам да тагын укыйм. Дәреслек булган бит бу! Туган телебезне өйрәнү һәм тәрбия эшләре буенча югары сыйфатлы дәреслек! Күп темага яза Йолдыз. “Туган тел” шигыре белән башланып китә җыентык.

Татарча белгән балалар
Тәртипле була алар.
Була акыллы, әдәпле,
Бары күркәм гадәтле.
Булалар туры сүзле,
Булалар нурлы йөзле
Намуслы була алар
Иманлы була алар. – Башлангыч сыйныфларда укучы балаларның хәтерендә мәңге сакланып калачак юллар!

“Алтын балык” шигыре дә туган телгә багышланган. Автор әкияти алтын балыктан туган теленә озын гомер сорарга тели. Әмма  белә, алтын балык:
– Туган телләрен сакларга
Үзе тиеш ул халык! – дип җавап бирәчәк.
Ватан темасы да үзенең лаеклы урынын алган. “Ватан даны” шигырен укыгач, кайсы малайның йөрәге җилкенмәс!
Ватан даны
Гомерен биреп саклый
Ир асылы Ватанын.
Үзенең дә, иленең дә
Арттыра шулай данын.

Бар нәрсәдән кадерлерәк
Изге Ватанның даны.
Шуңа күрә батыр диеп
Ватаны атый аны.

Йолдызның гаилә темасына язылган шигырьләрен аеруча яратып укыдым. “Бабайлы малай”ның соңгы юлларын укыгач, малайның бәхетенә сөенеп, көнләшеп карарлык. Шәп бабай бит! Шәп бабай янында шәп малай да үсәр, иншалла! Менә бит, берәр нинди мөһим темага тәрбия сәгате уздырыйм дисәң дә Йолдыз иҗатына мөрәҗәгать итәргә була. Яшь укытучыларга хезмәт юлын башлаганда нинди зур ярдәм.

Мин үзем аның иҗаты белән гел кызыксынып тордым. Аны беренче мәртәбә укучыларым белән очрашуга чакырганда аның беренче китабы “Антенналы бәрәңге”се дөнья күрмәгән иде әле. Укучыларымны күпләп, күмәкләп “Сабантуй”га яздырдым да, газетада чыккан шигырьләрен ятларга куштым. Йолдыз апалары редакция хезмәткәре буларак килде. Алар шагыйрь Госман Садә белән икәү килделәр. Очрашу бик җанлы, күңелле узды.

Аннан соң “Антенналы бәрәңге” чыккач, тагын очраштык. Ул китапны балалар бик актив алдылар. Кайбер балалар үзләренә генә түгел, дусларына бүләк итәр өчен дә алды. Тагын сорагач, китапны үзем алып кайтып тараттым. Очрашу бик матур үтте.

“Тәмле сүзләр” белән яхшылап танышкач, башымда туган беренче уй – ничек итеп яшь балаларны бу китапны аңлап укырлык итеп әзерләргә?
Минем соравыма җавап: бөтен өмет аналарда.

Бала тудыру йортыннан алып кайтып, караватка яткыргач та яшь бала белән сөйләшә башларга кирәк. Бала әле берни дә белми бит диючеләр булыр. Барырбер сөйләшергә кирәк. – Нәрсә сөйләргә? Менә син аш-су әзерлисең. Токмач басасың. Кулың эшли. Телең эшсез бит. Балаңа сөйлә. Менә без кызым белән (ягъни улым белән) әтисе эштән кайтуга аш пешерәбез. “Мәми” димә, “аш” диген. Әтисе кызымны (улымны) сагынып кайта диген, әтисе кайткач аңа “кызың (улың) сине сагынып көтте”, – диген. Сүзләреңне кызың (улың) ишетеп торсын. Бу сөйләшүләр ата белән бала арасында чын дуслык тудыра. Аларны бәхетле итә. Яңа туган бала белән сөйләшүне өзмичә гел дәвам итәргә кирәк.

Әнә грузин хатыннары балалары туганчы ук (туасы балаларын көткәндә) туган телләрендә сөйләшәләр икән. Туачак балалары белән грузин телендә сөйләшәләр. Әниләре шулай сөйләшкән балалар 3 ай тулып килгәндә үзләре “сөйләшә” башлыйлар. Беренче авазларын ишеттерәләр. Тавышлары искиткеч матур!

Бала караватта “бернәрсә дә аңламый” ятканда да анасын ишетә, аның аңы эшли. Эшли бала. Йолдыз моны яхшы белә.
Менә “Гайшә белән дәү әни” шигыре.
Гайшә әле бик нәни
Ярата аны әти, 
Ярата аны әни...
Һәммәсеннән ныграк
Бик ярата дәү әни.

Дәү әни белән Гайшә
Һәрвакытта янәшә.
Серләре бик килешә.
Аңлашырга була икән
Сөйләшмәгән килеш тә...

Балаларыбызга татар телен өйрәтү өчен безгә бик аз вакыт, җырда җырлангача – бер вакыт кын, бала белән бергә булган вакытыбыз гына бирелә. Шул вакытның кадерен белеп, газиз балаларыбыз белән эшләргә, сөйләшергә, бергәләп татар китаплары укырга кирәк!
Йолдыз гомере бу балалар өчен яза. Теле халыкчан, шәһәр балаларына да әйбәт аңлашыла. Күп эшли. Ел саен диярлек бер китап чыгара. 
Хәзер уйлап, үкенеп тә куям. Ник мин Йолдызның һәр китабына мәкалә язмадым соң? Гел укып тордым бит. Яратып укыдым. Балалар да аны ярата, ул да балаларны ярата.

Шулай итеп, Йолдыз татар балалары алдында шагыйрь буларак, үзенең бурычын үтәде дип әйтә алабыз. Бүген балаларыбыз татарча сөйләшә икән, – бу эштә Йолдызның өлеше зур, язып кына утырмый, балалар белән гел очрашып тора, гел хәрәкәттә ул. Быел дүртенче тапкыр “Тәмле сүзләр” конкурсы узды. 150 бала белән район күләмендә башланган иде, быел ике меңгә якыөн малай-кызлар катнашты. Татарстаннан читтәгеләр дә рәхәтләнеп татарча Йолдыз апаларының кызыклы да, гыйбрәтле дә, хәтердә тиз кала торган шигырьләрен сөйләделәр.  

Йолдызның әйбәт шагыйрь икәнен таныйм. Өстәвенә мин аны, бигрәк тә, шигырьләрен укыганда, хезмәттәшем итеп тоям. Укытучы итеп тоям! Гел безнең белән янәшә бара бит.

Менә мәктәптә татар теле кабинетында аның шигырьләрен укып утырам. Әйтерсең, мин ялгыз түгел. Бер ягымда Йолдыз, икенче ягымда әнисе утыра. Шундый хис кичерә идем. Имеш, әнисе дә татар теле укытучысы. Шулай уйладым. Шул уема ышандым. Әнисе татар теле укытучысы түгел, ә математик икән. 

Мин аны берничә мәртәбә мәктәпкә чакырдым. Килде. Укучыларым белән очрашты. Балаларга бәйрәм булды ул очрашулар. Йолдыз белән бергә балаларны “Сабантуй”га яздырдык. Журналистлар арасында ул активлыгы белән, дөресрәге, тәрбиялелеге белән аерылып торды. Йолдыз! Языгыз сеңлем, эшегезне дәвам итегез! Балаларга тугрылыклы булганыгыз өчен Рәхмәт Сезгә!
Ә “Тәмле сүзләр” китабын һәр татар гаиләсендә яратып укысыннар, ул өстәл китабына әйләнсен иде.

Ихтирам белән Зәрига Исламова, ветеран укытучы. 
Казан шәһәре. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading