Идел-Кама популяциясен торгызу проекты 2023 елда старт алган иде.
Скопировать ссылку
Идел-Кама популяциясен торгызу проекты 2023 елда старт алган иде.
Кызыл китапка кертелгән балобан лачыннары Татарстан территориясендә илле еллар элек юкка чыккан һәм галимнәр тәкъдиме белән Экология министрлыгы республикада популяцияне торгызу проектын башлап җибәргән.
Татарстанның экология министры урынбасары Ольга Манидичева хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә балобан лачыннарның соңгы тапкыр оялавы галимнәр тарафыннан 1974 елда Идел-Кама тыюлыгының Саралинск участогы территориясендә теркәлгән һәм алар аны кабат республикага кайтару идеясе белән чыккан.
– Ике ел эчендә Кама Тамагы районында табигый яшәү тирәлегенә 16 кош җибәрелде: 2023 елда – ун лачын һәм 2024 елда – алты. Моннан тыш, узган ел дүрт зур кош, пар барлыкка китерү һәм нәсел чыгару өчен, Казан зооботаника бакчасы вольерларына урнаштырылды. Һәм менә илле ел узгач, Татарстан территориясендә беренче ике кошчык туды. Алар без узган ел Казан зооботаника бакчасына биргән дүрт коштан тудылар, – дип сөйләде Ольга Манидичева журналистларга.
Быел проект дәвам иттерелә. Республика территориясендә туган ике кошчык һәм тагын алты кош Кама Тамагы районында табигый тирәлеккә җибәреләчәк. Казан зооботаника бакчасы директор урынбасары Александр Малев әйтүенчә, бер пар кош биш, икенчесе җиде йомырка салган.
– Бер пар, ерткыч кошлар белән андый хәлләр булгалый, йомыркаларны ашый башлады, шуңа да аларны инкубаторга салырга туры килде. Беренче парның ике йомыркасыннан ике кошчык чыкты. Икенче парның йомыркалары буш иде. Шулай да бу безнең өчен зур уңыш дип саныйбыз: зооботаника бакчасы тарихында беренче тапкыр балобан лачыннары туды, – диде ул.
Комментарийлар