16+

Тылсымга ышану: 13нче номерлы йортлар начар сатыла, җомга 13ендә аварияләр арта

Кризислар вакытында дәвачыларга һәм күрәзәчеләргә ихтыяҗ кискен артуы күзәтелә.

Тылсымга ышану: 13нче номерлы йортлар начар сатыла, җомга 13ендә аварияләр арта

Кризислар вакытында дәвачыларга һәм күрәзәчеләргә ихтыяҗ кискен артуы күзәтелә.

Фәнни белем дәрәҗәсе үсү белән тылсымлы көчләргә ышану һәм хорафатлы карашлар юкка чыгарга тиеш кебек. Әмма гамәлдә моның киресен күрәбез. Таро, наталь карталар, астрология һәм башка эзотерик практикаларга мөрәҗәгать итүчеләр бүген дә бик күп.

Казан федераль университеты Психология һәм белем бирү институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов билгеләп үткәнчә, хәзерге кешедә рациональ фикерләү һәм могҗизага ышану бергә үрелеп килә.

- Когнитив психология беренче һәм икенче тәртиптәге процессларны аерып күрсәтә. Беренчесе – интуиция, тиз карарлар, тәҗрибә белән формалашкан гадәтләр һәм традицияләр. Икенче тәртиптәгеләр ул – аналитик, рациональ, рефлексив фикерләү. Беренче тәртиптәге процесслар катгый анализ сорамый, алар тиз арада карар кабул итәргә мөмкинлек бирә торган кыска юл булып тора. Әгәр дә бу ысул бер тапкыр үзен аклаган икән, кеше аны яңадан кабатларга 

Белгеч сүзләренчә, хорафатларның һәм эзотериканың төп файдасы эмоциональ халәтне көйләүдән гыйбарәт. Ритуаллар һәм гайре табигый нәрсәләргә ышану контроль иллюзиясен тудыра, борчылуны киметә һәм билгесезлекне структуралаштыра. Кеше борчуын рациональ ысуллар белән җиңә алмаганда, психологик таяныч буларак эзотерик идеяләргә мөрәҗәгать итә.

Әйтик, төрле илләрдә кризислар вакытында дәвачыларга һәм күрәзәчеләргә ихтыяҗ кискен артуы күзәтелә. Хәзерге икътисади һәм сәяси кризислар да шундый нәтиҗәгә китерә. Мондый чорларда тылсымчыларга ышану кешеләргә тотрыклылык хисен ныгыту ысулы буларак кулланыла.

Өстәвенә, хәзер еш кына эзотерика практикалары фәннилек тышчасына төрелә: таблицалар, классификацияләр төзелә, фәлсәфәчеләр һәм психологларга сылтамалар ясала. Шуны истә тотарга кирәк, бу эчтәлеккә ия булмаган форма гына. Ялган фәнни тышча рациональлек иллюзиясе икәнен истә тотарга кирәк. 

- Бу очракта кешенең ике төп ихтыяҗы эшкә алына: куркынычсызлык – фаразлар яклау һәм контроль вәгъдә итә, һәм танып белү – астрология һәм Таро системалары дөньяны структуралаштырып һәм аңлатып, фәнни якын килүне имитацияли. Шул рәвешле, эзотерика эмоциональ һәм когнитив сорауларга җавап бирә, – ди Илдар Абитов.

Күрәзәчелеккә ышану җитди тормыш карарларына да йогынты ясый. Мәсәлән, онкологик чир белән авыручылар операцияләрдән баш тартырга мөмкин, 13нче номерлы йортлар начар сатыла, җомга 13е кебек «бәхетсез» даталарда аварияләр арта. Хорафатлар белән ныгытылган борчылулар икътисадта һәм иҗтимагый иминлектә дә чагыла.

- Эзотерикага уен формасында – традиция, мәдәни ритуал яки күңел ачу ысулы буларак кына ышанырга ярый. Сәламәтлек, финанслар, мөнәсәбәтләргә бәйле карарлар бары тик гороскоплар яки карталар күрсәтүенә карап кабул ителә икән, бу инде куркыныч, - дип кисәтә психолог.

Нәтиҗә итеп әйтсәк, эзотерикага кызыксыну – катлаулы күп катламлы феномен. Анда когнитив үзенчәлекләр, эмоциональ ихтыяҗлар һәм социаль факторларның бергә үрелгән. Бер яктан, тылсымлы фикерләү куркынычсызлык хисе бирә һәм борчылуны киметә. Икенче яктан, ул сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга, акча югалтуга, тормыш сыйфатының кимүенә китерергә мөмкин.

 КФУның матбугат хезмәте ярдәме белән Гүзәл Камалова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading