Заманында куәтле дәүләт булган Идел Болгарстанының 1250-1310 елларга караган акча-тәңкәләренә аждаха сурәте төшерелгән.
Аждаха – төзүче, көч-куәт, горурлык, яктылык, акыллылык, үлемсезлек, җиңелмәүчәнлек, кабаттан туу сәләтлелеге символы. Шунлыктан, әлеге җан иясен төрки-татарлар үзләренә тамга-эмблема итеп алгандыр. Идел Болгарстанына аждаха сүзе тагын да борынгырак Ираннан (сәүдәгәрләр аша) килеп ирешкән, дип фаразлый галимнәр. Иран илендә Ажи-Дахака вулканы бар. Армениядәге Аждаак вулканы да шул аждаха инде. Татарлар тарихының бер чагылышы буларак, Казан гербына аждаха сурәтләнгән.
Казан шәһәре нигез салыначак Идел һәм хәзерге Казансу елгасы болыннарында еланнар мыжгып торган. Халык камышларга ут төртеп, еланнарны яккан. Имеш, еланнар патшасы канатларын җилпеп очып киткән. Күзәтеп торсаң, күктәге болытлар һәм учак төтене әллә нинди сурәт-кыяфәтләргә керә. Төтеннең канатлы елан сыйфатында күренүе гаҗәп хәл түгел. Табигатьтәге тереклек арасында канатлы елан юк. Аждаха рәсем-сурәте каян пәйда булган соң алайса? Борынгы рәссамнар аждаха образын хатын-кызларга карап тудырган булырга тиеш, минемчә. Әкиятләрдә юха елан турында әйтелә. Монысы – яшь кызлар. Беләбез инде, чая кызлар елан кебек күкрәгеңә елыша, муеныңа урала. Тора-бара зәһәр аждахага әверелә, авызыннан ут чәчә. Колхоз хатыннарының сыерларны тозлап-борчылап, катлы-катлы “матур” сүзләр әйтеп орышканын хәтерлим әле мин. Ул сүзләрне ачыктан-ачык язып булмый инде, үзегез чамалагыз. Сыерлар шым булу гына түгел, гайрәтле үгез дә бер почмакка посар иде. Сәнәк тотып кулларын болгаулары – үзе бер куркыныч күренеш. Урта гасырларда татар кызларының ике кулына да кылыч тотып, бөркет канатлары җитезлегендә күнегүләр ясаулары, кайчак, сугышларда катнашулары дошманнарның котын очырган, үзебезнең ир-егетләрне сокландырган. Ирандагы Ажи-Дахака бер читтә торсын, татар хатын-кызы үзе вулкан ул, татар хатын-кызларының батырлыгы риваятьләргә күчкән. Рус хатын-кызы чабып барган атны да туктата, дигән әйтем бар. Татар хатын-кызы атны туктатып азапланып та тормый, каршына чыгып, авызыннан ут чәчеп бер кычкырса, ат куркуыннан мәтәлчек атачак.
Европада елан яки аждаха популяр түгел. Борынгы заманнарда төрки-татарлар Европадагы халыкларның котын алып торган. Безнең гаскәриләр аждаха сурәте төшерелгән байраклар тотып яу чапкандыр, мөгаен. Европа халыклары “тар-тарлар килә!” дип, акырышып, куркып, кайсы-кая качкан. “Тар-тар” сүзе аларда тәмугъ мәгънәсен аңлата. Аждаха сурәте европалыларга һаман да куркыныч бер төш булып керә ахырысы. Татар гаскәриләре Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйеннең борынгы әбиләрен кыз чакларында кочаклап киткәндер, дип шикләнәм мин. Ляйен, үзебезчә әйтсәк, Ләйлә бигрәкләр дә аждаханы хәтерләтеп, Россия тарафларына ут чәчә. Геннарында төрки-татар каны саклана тегенең. Безнең элекке гайрәтле-мут гаскәри егетләр Европа Берлегенең чит илләр эшләре һәм иминлек сәясәте буенча югары вәкиле Кая Калласның да борынгы әбиләрен чеметергә җитешкән булырга тиешләр. Кая-Күсәрия дә карт аждаха Ләйләдән калышмый, авызыннан ут чәчә. Европадагы башка хатын-кыз сәясәтчеләрнең дә кайберләре елан кебек ысылдый. Араларында Австриянең элекке тышкы эшләр министры Карин Кнайсль шикелле акыллылары да бар, әлбәттә.
Япониянең яңа премьер-министры Санаэ Такаити юньләп эшли дә башламас борын, Кытай тарафына ут чәчергә тотынган иде. Зур урынга күтәрелгәч, башы әйләнеп китте бугай. Кытай аждахасы шәп итеп авызын томалады тегенең. Санаэ Такаити колхоз хатыннары акылга утырткан сыер кыяфәтенә төшеп, “сүзләрне уйлабрак сөйләрмен” дип әйтергә мәҗбүр булды. Төрки-татарларның аждахасы кебек, кытайларның да аждахасы борынгы вә гайрәтле шул ул.
Аждаха кабаттан туу сәләтенә ия җан икән. Европада ни сөйләгәннәрен белештерми башлаган аждаха Урсулалар, Калласлар кабаттан тудырганны көтә ахырысы. Шул вакытта аларда “төзүче”, “яктылык”, “акыллылык” геннары өскә калкыр иде, бәлки.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар