Урам, урам, безнең урам, Безгә бәхет юраган...
Габделфәт Сафинның бу җыры Рузинә апа күңелендә күптәннән яңгырап йөрде. “Их, бергә уйнап үскән урамдашлар белән җыелышып бер хатирәләргә бирелеп утырасы иде” дигән уй һич тынгылык бирмәде аңа. Рузинә апа кебек хыялланучылар байтак булып чыкты. Күршесе Хәнифә апа аны бер сүздән аңлады. Шуннан башланды да инде! Ватсапта төркем оешып, андагы күршеләр саны арттканнан арта барды. Хәтта ишле гаиләсе белән Әчтерханга чыгып киткән Сабирҗан абый белән Зәкия апа кызлары да табылды. Һәркемгә эш бүленде, төгәл фәннәр укытучысы Хәнифә апа тотынса булдыра!
Ул көнне герой авылдашыбыз Сәләхетдин Вәлиуллин урамының югары очында иртәдән ягымлы көйләр яңгырап торды. Буа дәүләт драма театры артистлары Әнисә (Айгөл) Сәгыева тормыш иптәше Рамил белән музыкаль өлешне үз өсләренә алдылар. Әнисәбез иң матур җырларын әзерләде, бәйрәм программасын төзеде, ә Рамил кичтән үк пылау пешерер өчен кирәк-ярагын көйләде.
Төрле яклардан кайткан хуҗабикәләр ни генә әзерләмәделәр табынга, шулай да таякның авыр башы авылда гомер итүчеләргә төште. Гатауллин Хәлиулла, Сөембикә апалар каршына озын өстәлләр куелып, алар сый-нигъмәттән сыгылып тора, 7-8 самавар пуфылдап кайнап тора иде бәйрәм кунаклары җыелып беткәндә.
Мул табыннар артында Дилшат хаҗи Корән сүрәләре укып, Гөлия апа мәңгелек йортларына күчкән әти-әни, туганнар, урамдашлар рухына багышлады, һәрбер йортның мәрхүмнәре искә алынып үтте.
Сагынышып кайтканнар, әнә авылыбыздан бердәнбер стюардесса булып эшләгән Фәния апа хисләрен тыя алмый. Сеңелләре дә сүзгә кушыла, олы йөрәкле, ничә ятим балага өй җылысы биргән Талия апаның да әйтер сүзләре бар.Төрле якка таралышсалар да, туган нигезләрен саклаучы Хатыйповлар да ашкынып кайтканнар. Туган нигезләрендә күптән башка өй корып башкалар яшәсә дә, Садретдиновлар елга берничә тапкыр кайтып авылны әйләнеп, туганнарының хәлләрен белешеп китәләр. Хәйруллина Җәмилә апа, Рахип абый балалары туган йортларын гөл итеп тоталар, ел да яңарталар. Югыйсә, һәрберсенең бер дигән үз йортлары да бар. Менә дигән үрнәк!
Бәйрәм гөрли , хатирәләр белән уртаклашучылар арта тора. Урамның иң өлкән кешесе, сугыш чоры баласы Сания апа Фәсхетдинова сүз алгач, бар да тынып калды. Ә өлкән буынның безгә әйтер сүзләре байтак. Сөйләү генә түгел җырлап та бирде әле ул, барыбызны да сокландырып. Кызлары да әниләренең сүзенә кушылып, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Рушан әйткәндәй, урам кешеләре бертуганнар кебек, кайчан нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә каршы килүче юк. Әнә сугыш чоры баласы Фәйрүзә апаның Кырлангы авылыннан килен булып төшкәне, сугыш ветераны Мөбәрәкша абый нигезенә башка урамнан күчеп килгәне дә онытылган.
Алда әйтеп үткән Сабирҗан абый кызы Рокыя апада хатирәләр байтак булып чыкты. Гомер буе дәрәҗәле эшләрдә хезмәт куйса да (ул Татарстанның баш технологы дәрәҗәсенә ирешә, “Сельский” дип аталган икмәкне уйлап чыгаручы), гадилеген, ихласлыгын югалтмаган. Хатирәләр генә түгел, җыр да җырлап бирде.
Җыр дигәннән, авылның иң оста җырчылары бу урамда туып үскәннәр. Кайчандыр авылда шофер булып эшләп мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамблендә уйнап җырлаган, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче Марат Копетдиновның тавышы да сагындырган. Энесе Айрат 20 елга якын мәдәният йортында эшләде, аны Тәтешнең Салаваты дип йөртә иделәр. Сәгыевларда 3 җырчы: Айгөл-Әнисә, Инзилә, әниләренең моңын юлдаш итеп алганнар, авыл концертлары алардан башка үтми. Бу урамда җырчыларның күплегенә хәйран калырлык, шунда туып үскән безнең әңкәй дә оста җырчы иде. Каш кизләвенең якын булуыннан тора микән әллә ?
Менә берзаман Хәлиулла абыйлар капкасыннан ак күлмәк-ыштаннарын җилфердәтеп “Гыйниятулла” бабай күренде. Бик күп еллар элек булганча, “нишләп монда җыелдыгыз, китегез, кит” дип куган итенде ул җыелган халыкны. Җәүдәт Гатауллин шундый килештереп уйнады ролен, шулай булмый ни, күреп, аралашып үскән бит ул бабай белән. Авыл кешеләре хәтерендә Гыйниятулла бабай вак-төяк сатучы булып та калды. “Кызым, сиңа гына калды” дип сата иде ул Горькийдан алып кайткан агач таракларын, кием буяуларын. Бөтен җөдүсенә сатучылык сеңгән булган бабайның, шуның аркасында утырып кайтса да, яраткан шөгыленнән аерыла алмаган. Хәзерге заман кешесе булса нинди бизнесмен булыр иде! Шул арада: “Бабай, кума безне”, – дип бабайның оныгы Рузинә апа да күренде. Үткәннәрне искә төшереп үзе язган шигырьне укыганда барлык кунакларның күзләре яшьләнде. Рузинә апаның сеңелесе Гүзәлия башлаган “Яшәү яме” җырына тормыш ямен тоеп яшәүчеләр барысы да кушылдылар. Кунакларның моңайганын күреп, Җәүдәт сипте генә кызыклы вакыйгаларны сөйләп.
Салаватовлар, Әхмәтовлар, Копетдиновлар, Сафиуллиннар, Әмирхановлар, Биктимеровлар, Саматовлар, Садыйковлар, Фәсхетдиновлар, Сәгыевлар, Галимовлар, күпләре инде башка фамилия йөртәләр, кайсы җырлап, кайсы сөйләп гөр килделәр. Бәйрәмдә кунаклар күп булуы сөенечле хәл, әлбәттә. Тик авылның көннән-көн картая баруы гына күңелне борчый. Кайчандыр урам тутырып сарык-сыер көтүләре чыкса, хәзер инде анда-санда электр көтүчеләре генә куела. Иртә таңнан яңгыраган чыбыркы тавышлары хәтердә генә калды, әнә шул хатирәләрне уятып Илгизәр Сафиуллин чыбыркыны шартлатып күрсәтте дә соң!
Иртә белән башланган урам бәйрәме кичкә хәтле дәвам итте. Рәшит Салаватов гармунына кушылып урамдашлар яшлек җырларын яңгыраттылар.
Таралыштылар... Урам тагын моңаеп калды. Тик мондый очрашулар дәвамлы булыр дигән теләктә калдылар бәйрәм кунаклары.
Әкиятләрдә язылганча, анда мин дә булдым, самавырдан чәй эчтем, чыланырга мыегым юк, ләкин үзебезнең урамда да үткәрергә кирәк булыр урам бәйрәме дигән ныклы фикер белән кайттым.
Гөлчәчәк Галимова
Тәтеш районы Келәш авылы
Комментарийлар