Туксанынчы елларда бәрхет күлмәкләр модага керә башлагач, әбием корьән ашларына киеп йөрергә дип, күлмәккә заказ бирде.
Әлбәттә, әбинең йомышын йомышладым.
Күлмәкне күрү белән әбием елмаеп җибәрде. “Төсе дә шәп, фасоны да мин теләгәнчә, кая киеп карыйм әле, үлчәме туры килә микән?”, — дип, үзенең бүлмәсенә кереп китте. Әһә, мәйтәм, ошатты болай булгач. Яше сиксәнгә җитеп килсә дә, кием-салым ягыннан бик “сырлы” безнең әбиебез. Берәр әйбер ала башласа, җитмеш тапкыр уйлаганнан соң да, җитмеш беренче тапкыр уйларга тотына. Бу юлы алай булмаска ошап торамы әллә?! Булды ди! “И-и кая киям инде мин бу күлмәкне, кирәкми, илтеп тапшыр кире, балам”, — димәсенме, бүлмәдән чыга чыгуга! “Юк инде әби, кире алып китмим”, — дидем мин үртәлебрәк.
Бәй, шулай булмый, әбиемә ошасын дип, кичә көне буе күлмәк сайлап йөрдем ич!Бик матур, килешлесен дә алдым кебек. Сизеп торам, күлмәк ошый, ә нигә “кәзәләнә”, аңламыйм. "Күпме тора, бик кыйбаттыр инде бу”, — дип, тагын көзге каршына килеп басты әби. Хакын әйткәч, әби күлмәкне салып кулыма тоттырды. “Тәүбә, тәүбә, әстәгафирулла! Хакы бит пенсиямнең яртысы, ласә! Аннан... кая киям инде мин аны?”. “Сиңа аның кыйбат булуының бер катышы да юк, мин аны бүләк итеп алып кайттым”, — димен. Әбинең йөзләре май кояшы кебек балкып китте. “Шулаймыни?! Ярый, алай булгач, рәхмәтләр яусын балам! Бер кимәсәм, бер киярмен” , — дип, мине кочаклап алды.
Ниһаятъ, күңелем булды! Әйткәндәй, әбием, аш-суга гел шушы күлмәген генә киеп йөрер булып китте, чөнки яшь чакларында аңа күзе төшеп йөргән Сәехзадә бабай: бу күлмәгең сине кимендә утыз елга яшәртеп күрсәтә дип
әйткән, имеш.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, кая җыры, диярсез. Чү, ашыкмагыз, анысы
алдарак. Мантыйгын азактан эзләгез. Яңа гына җырчы буларак исеме таныла башлаган Кәмәрбануга көйләр язу белән мавыккан Әмирхан шылтыратты. “Кәмәрбану, синең өчен менә дигән җыр яздым! — диде ул бер горурлык белән. Синең тавышыңа бик килешәчәк!”
— Рәхмәт, Әмирхан! Почтага сал, тыңлап карармын.
— Сиңа һичшиксез ошаячак, мин әйтте диярсең.
Биш минут та үтмәде, Кәмәрбануның почтасына Әмирханнан хат килеп төште. “И үзе җитез дә инде!” — дип, җырчы кызыбыз, колагына наушникларын элеп алды. Җырның сүзләре дә, көе дә Кәмәрбануга бик ошады. Әлбәттә, җырның иң авырттырган җире аның бәясе иде. Мондый шәп җырны Әмирханның бушка бирмәячәге көн кебек ачык. Соңгы вакытларда аның язган көйләре җырчылар арасында популярлашканы Кәмәрбануга яңалык түгел. Шигырьләрне дә уңышлы сайлау осталыгы бар. Тик менә артык зур хак куйса, нишләргә? Кәмәрбану Әмирханның телефон номерын җыйды.
— Ничә сум сорыйсың?
Әмирхан әйткәч, Кәмәрбануның йөзе шунда ук үзгәрде. Бәя кыйммәт булмаса да, ул тагын да арзанракны көткән иде. Акчасы жәл шул: кичә сәхнә күлмәкләренә заказ биреп өлгергән иде.
— Әмирхан — диде Кәмәрбану, тавышында күңелсезлек чыгарып. Дөресен әйткәндә җыр... миңа бик үк ошап бетмәде. Ничектер... миңа туры килми.
— Ничек инде ошамады? — диде Әмирхан, гаҗәпләнеп. — Мин бит синең тавышыңны, стилеңне исәпкә алып яздым.
Әмирхан өчен җырның бәясе генә түгел, аның язмышы да мөһим иде. Кәмәрбануга дип махсус язылган җырны хәзер кемгә тәкъдим итәсең?!
— Ярый, — диде ул, бераз үпкәле тавыш белән. Ошамаса, ошамагандыр, әмма мин сиңа бу җырны бушка бирәм. Җырласаң, җырларсың. Җырламасаң... үзең кара.
Бушка?! Менә бит! Кәмәрбану көткәннән дә яхшырак килеп чыкты! “Ярый алай булгач... бер җырламасам, бер җырлармын”, — дип җаваплады ул,
тавышын тагын да ныграк күңелсезләндеребрәк.
Чынында исә, бу җырны Кәмәрбану үзенең репертуарына шунда ук кертте. Ул җыр белән аның исеме тагын да ныграк популярлашып кына калмады, визит карточкасына да әверелде. Һәр концертта тамашачылар бу җырны кабат-кабат сорадылар, аның һәр сүзен, һәр нотасын яттан беләләр иде.
Әлбәттә, Кәмәрбануның кесәсе дә калынайды. Әмирхан дисезме? Әйе, аның да күңеле булды. Шулай... Бер кимәсәм, бер киярмен... Бер җырламасам, бер җырлармын... Бер укымасагыз, бер укырсыз…
Люция Әблиева
Комментарийлар