16+

«Зарланып түгел, эшләп яшик»: тормыш турында уйландырырлык язма

Зарланудан туктап, эшкә керешсәк, оттырмабыз, дускайларым!

«Зарланып түгел, эшләп яшик»: тормыш турында уйландырырлык язма

Зарланудан туктап, эшкә керешсәк, оттырмабыз, дускайларым!

Яшь чакларында ялкынлы мәхәббәт хатлары язышкан, егете армиядән кайткач, сөешеп кавышкан, дистәләгән еллар дәвамында уртак түшәкне җылыткан, бергәләп итәк тутырып балалар үстергән, тырышып-тырмашып хан сарае кебек йортлар салган, машиналар сатып алган, тормыш йөген җигелеп тарта торгач, егәре кимегән, биле бөкрәйгән, чәче чаларган, йөзе җыерчыкланган, дәрт коесы саеккан, комы коела башлаган ирләреннән зарланудан хәләл җефетләре тәм таба.

Яшь киленнәр – әрем телле, миһербасыз усал каенаналарының тетмәсен тетсә, бианалары булдыксыз киленнәренең яманатын җилгә түгел, чит кешегә чәчә. Чал чәчле, таякка таянган ялгыз карчыклар айга-елга бер мәртәбә дә кайтып хәлен белмәгән мәрәхмәтсез ул-кызларыннан зарланып, борчу-хәсрәтләрен сер итеп кенә ахирәткәйләренә йә үзе кебек саңгырау карт мәчесенә сөйләп бушана. Күрше хакының Аллаһ хакы булуын санга сукмыйча, ызан бозып, бакчасына кергән мәнсез күршеләреннән зарланып, гәҗитләргә, хакимият органнарына шикаять арты шикаять язучылар очрый. Эш урынындагы җитәкчесеннән зарланучылар адым саен. Кинәнеп тетмәләрен тетәләр дә соң! Кайберләрен тыңлап торуы уңайсыз, төкрекләре чәчрәп битеңә кунуы ихтимал. 

Сүз дә юк, җил исмичә, яфрак селкенми. Моң-зарларның нигезе бар. Тик бер нәрсә аңлашылмый: зарланудан ни мәгънә? Буш чүбек чәйнәүдән нәрсә үзгәрә? Үзеңә ошамаган вазгыятьне үзгәртү өчен, ни-нәрсә майтардың соң? Һичьюгы тырышып карадыңмы? Гадәттә, гаепнең атта да тәртәдә дә булуын онытмыйк. Картайган иреңнән зарланасың, ә үзең яшь, чибәр, ут хатын булып калдыңмыни? Мыжгак кортка белән көн итүе олыгаеп килүче иреңә җиңел дисеңме? Бер-береңнең җитешмәгән якларына күз йомып, гомерлек ярыңа рухи һәм физик яктан терәк булып, үзара юл кушып, кәефләрне күтәрешеп, пар канатлы тигез гомерләрне мөмкин кадәрле озайту җаен табарга вакыт түгелме?

Каенанаң нинди генә кырыс холыклы, көйсез карчык булса да, синең яраткан иреңне тудырып, төн йокыларын күрмичә үстергән. Хезмәт хакларын айлар буе тоткарлаган авыр елларда, үзе ярымач булса да, баласының тамагын туйдырган, киендергән, укытып Кеше иткән, дөнья көтәргә өйрәткән Ана бит ул. Шул сәбәпле хөрмәткә лаек. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, киленкәем, вакыты җиткәч, үзең дә каенана статусына ия булачаксың. Явыз каенана колагына да әйтер сүзем бар: үзеңнең килен чакларыңны исеңә төшер әле! Әллә чит бусагадан атлап кергәндә, бөтен эшне дә җиренә җиткереп эшли, йорттагы бөтен кешенең көен көйли белә идеңме? Улың кемне сөйсә, киленең шул булыр. Газиз балаңның лаеклы парын, алтын алмадай татлы оныклары яраткан әнисен кыерсытырга хакың юк! 

Күршең белән дус- тату яшәү – татар халкының канына сеңгән. Аның белән әрләшмә-талашма. Кеше хакына кул сузма, тәмле телеңне кызганма, аш-суың әзер булгач, чәй эчәргә чакырып сыйла. Кайгысы булса – уртаклаш, шатлыгын бүлеш, зур эшләр вакытында күршеңә кереп булыш. Ул да сиңа ярдәмгә килми калмас, дип уйлыйм. 

Картаеп хәлдән тайган ялгыз әниләренең хәлен белергә вакыт тапмаучы балалары, үзе исән чагында аның хәер-фатыйхасын, бәхиллеген алып калырга өлгермәсә, бәхеткә тиенерләрме икән, ай-һай?! Әби-карчыкка да дәгъвам юк түгел: аларны кем шундый салкын канлы, миһербансыз, битараф итеп тәрбияләгән соң? Үзе, әлбәттә. Йөрәк җылысын газиз баласы күңеленә салырга соңга калганга күрә, ялгызлыкка дучар ул бичара... Җитәкчең залим булса, нервларыңны бетереп, ул эш урынына ябышып ятма! Яхшы эшче-хезмәткәргә бүгенге көндә эш табуы әлләни авыр түгеллеген төгәл беләм. Авыл җирендә дә булдыклы кешеләр ачка тилмерми. Абзар тутырып кош-кортын, мал-туарын асрый, умарта оялары санын ишәйтә. Теплицалар тезеп куеп, шунда кыяр-помидор, рассада үстереп саталар. Бакчасында сортлы яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерүдән керем алып, иркен тормышта көн итүчеләр бар. Кайберәүләр пай җирләрен эшкәртеп, иген игүдән тәм таба. Алтын куллы ир-атлар тимерләрне бөгеп, галәмәт матур капка-коймалар коя, хатыннары торт ясап, ипи пешереп, өй токмачы кисеп, тегеп-бәйләп сатып булса да, тормышын алып бара. 

Күргәнегезчә, һәр кыен хәлдән кимендә җиде чыгу юлы бар, башыңны эшләтсәң, сигезенчесе дә табылуы ихтимал. Зарланудан туктап, эшкә керешсәк, оттырмабыз, дускайларым!

Хәмидә Гарипова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading