Тапкан ана түгел, баккан Ана дип юкка әйтми, безнең халык. Бу сүзләр Биектау районында яшәүче Лия Камашева хакында әйтелгән кебек. Лия һәм Алексей гаиләсендә бүген 9 бала тәрбияләнә.
Скопировать ссылку
Тапкан ана түгел, баккан Ана дип юкка әйтми, безнең халык. Бу сүзләр Биектау районында яшәүче Лия Камашева хакында әйтелгән кебек. Лия һәм Алексей гаиләсендә бүген 9 бала тәрбияләнә.
Тиздән, бик тиздән тагын бер сабые дөньяга килергә тора. 6 малай, 3 кыз. 9 баланың 6сын алар үз гаиләләренә сыендырган.
Очраклы гына, Казан шәһәренең башка районында танышкан егет белән кыз, бер ишегалдында яшәүләрен белеп алалар. Лия белән Алексей очраша башлый. Зур гаилә төзү турында хыялланып, 2005 елның 22 апрелендә никахларын рәсмиләштерәләр. Нәсел дәвамчысы булып, Лев дөньяга килә. Аның тууына шатланып, гаилә мәшәкатенә чумган гаилә тәрбиягә бала алабыз, дип вәгъдәләшүләрен онытып җибәрә. Баланың сәламәтлеге белән проблемалар бар дип табиблар чаң суккач, гаилә борчуга кала. “Шул вакытта белгән бар догаларыбызны укыдык”, - дип искә ала Лия. Шөкер, авырулар каршысында арысландай көчле була Лев. Тагын бер бала алып кайту уе туа. Тик барып чыкмый. Менә шул вакытта теге чакта әйткән сүзләре исләренә төшә. Әйткән сүзебез нәзер булып торадыр дип уйлый алар. Уллыкка бала алу теләге белән опека органнарына мөрәҗәгать итәләр. “Безгә тәрбиягә түгел, уллык бала кирәк”, - ди яшь гаилә. Ә ул вакытта балаларны күбесенчә тәрбиягә биргән чорлар. Илмирның фамилиясен, атасының исемен үзгәртеп, үзләренеке итеп рәсмиләштерәләр. Илмир аларда яши башлагач, гаиләдә күптән көтелгән бәхет – кыз бала Елизавета туа. Нәкъ шул чорда Илмир мәктәпкә укырга китә. Ул икенче класста укыганда, класстагы ике баланы опека органнарының гаиләләреннән алырга теләүләрен белеп алган Камашевлар, аларны читкә җибәрмичә, үзләренә сыендырырга була. Тик гаиләдә алты бала булуы ачыклана. Балаларны аермаска була алар. Барысын да үзләренеке итәргә ниятлиләр. Берсен әти кеше үзе тәрбияләргә булгач, каршы килмиләр, бишесен алалар. Иң кечкенәсенә ике генә яшь була. Әнвәр, Ислам, Ралина, Азалина, Айнурның әлеге гаиләдә яши башлауларына 8 ел вакыт узган. Гаиләгә биш бала өстәлгәч, тугызынчыга үзләре тагын бер бала – Семенны алып кайталар.
«Яраткан ризыкларыгыз нәрсә, дип сорыйм балалардан. “Әни пешергән”, - дип җавап бирә алар. “Нәрсә пешерсәң дә барысын да яратып ашыйлар. Иң яратканнары – камыр ризыклары», - ди Лия. - Күп балалы ана булу авыр түгелме? - дип сорадык Лиядан. - Юк, һәр бала үз мәшәкате, үз бәхете белән туа. Шушы көннәрдә бала тудыру йортына керергә җыенам. Аннан бәләкәч белән чыккач, конкурска әзерләнәсебез бар, - ди Лия. – Күптән түгел генә “Эхо Веков – Гасырлар авазы” конкурсында катнашып, район күләмендә җиңү яулаган идек. Алда безне зона ярышлары көтә. Мондый конкурсларда катнашу бик кирәк. Аралашу, күрешү, яңа идеяләр белән яну гаиләнең ныклыгына, бердәмлегенә китерә, яңа дуслар табыла.
Моңа кадәр алар “Нечкәбил - 2022”, “Успешная семья Приволжья – 2023”, “Маршрут милосердия” конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулаганнар инде. Россия күләмендә узучы “Фоксфорд” мәгариф платформасы олимпиадасында онлайн катнашканнар. Алар актив тормыш алып бару ягында. Балалар белән төрле җирләргә ял итәргә дә йөриләр. Аеруча Болгар, Свияжск җирләре күңелләренә якын. Әтиләре Алексей балаларны алып гөмбәгә, балыкка йөрергә ярата.
Комментарийлар