16+

Актанышның казлары Россия буйлап “оча”

Каклаган каз татарның иң яраткан ризыкларының берсе. Аны бәйрәм табынына да еш куялар. Актаныштан Гилазовлар гаиләсе әлеге кош-кортны үстереп, тәмле һәм файдалы продукция җитештерә.

Актанышның казлары Россия буйлап “оча”

Каклаган каз татарның иң яраткан ризыкларының берсе. Аны бәйрәм табынына да еш куялар. Актаныштан Гилазовлар гаиләсе әлеге кош-кортны үстереп, тәмле һәм файдалы продукция җитештерә.

Әлеге эш белән алар инде 2012 елдан бирле шөгыльләнә. Хуҗалыкларында казлар һәм үрдәкләр үрчетә, шуларны күпләп каклый, ысланганнары да җитәрлек. Бүген хуҗалыкларында 10 меңгә якын кош-корт исәпләнә. Продукцияләрен якын-тирәдәге авыл һәм районнардан гына алып калмыйлар, ә Удмуртия һәм Башкортостан кебек башка төбәкләргә дә җибәрәләр. Гилазовларның каклаган казларын инде бөтен халык белән икән.

Берәр бәйрәм табыны алдында утырганда халык сораша да ризыкны кемнән алуы турында, соңыннан шул кешеләр Рамил белән Айсылуны табалар. Кайбер социаль челтәрләр Россиядә ябылгач, үзләренең эше турында күбрәк “Вконтакте” битләрендә, төрле мессенджерлардагы чатлар аша сөйлиләр.

– Ни өчен казлар белән шөгыльләнергә булдыгыз? – дип, сорадым Айсылу Гилазовадан.
– Ничек дип әйтергә дә белмим инде, каз бит ул үстерү һәм эшкәртү өчен бик җиңел дә түгел, шул ук вакытта бер системага көйләсәң, җайга салына. Каклаганы аның һәрвакыт кирәк, татарларның табыны аннан башка корылмый. Никах дисеңме, туймы, юбилеймы – продукцияң сыйфатлы булса, аны алачаклар. Үзебезнең күңелгә дә ятышлы әлеге фермерлык эше, инде өйрәнеп тә беттек, – диде ул. 

Сөйләшә торгач, Гилазовлар үз эшендә заманча технологияләрне кулланулары ачыкланды. Баксаң, элек казларны үзләре үрчетсә, ике ел элек кооператив төзегәннәр. Аның әгъзалары бер тәүлекле бәпкәләрне ала да, соңыннан итне Гилазовларга илтеп кенә тапшыра. Монда исә аны эшкәртәләр, каклыйлар һәм ыслыйлар, аннары, әлбәттә, саталар. Бик уңайлы схема инде бу, үзең үстереп, шуннан продукция ясап йөрсәң, бик авырга чыга, диләр. 

Бүген хуҗалыкта 6 кеше эшли, алар барысын да башкарырга өлгерә. Рамил белән Айсылу да үз юнәлешләрен белә, рольләр бүленгән, эштә балалары да катнаша. Бер кабинкада берьюлы 200 каз каклана икән, ә гомумән 10 шундый кабинка булдырылган. Продукция исә ике айда әзерләнә. 

Шунысы кызык, Айсылу тумышы белән Әлмәттән, ире Рамилнең туган ягына Актанышка кайткан. Шәһәр кызы авылда каз каклау белән шөгыльләнә. Бик матур күренеш бит бу! Алайса бар халык мегаполиска кача дип сөйләргә яратабыз, менә Айсылу кебекләр турында да язарга кирәк. Күңелләр дә күтәрелеп китә шунда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зэйдэн заказларыгыз юкмы миндэ каклаган каз заказать итэр идём.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Заказ ясап буламы башка шэхэргэ?

      Мөһим

      loading