16+

«Җанлы ипи» пешерүче Фәрит Заһидуллин: «Аны пешерергә өйрәнгәнче, ике ел вакытым, бер тонна он китте»

«Агропромпарк»та Фәрит Заһидуллин дигән кеше «җанлы ипи» сата дигәнне ишетеп, шунда юл тоттым. Фәрит абый чүпрәсез пешерелгән ипиләрен шулай дип атый икән.

«Җанлы ипи» пешерүче Фәрит Заһидуллин: «Аны пешерергә өйрәнгәнче, ике ел вакытым, бер тонна он китте»

«Агропромпарк»та Фәрит Заһидуллин дигән кеше «җанлы ипи» сата дигәнне ишетеп, шунда юл тоттым. Фәрит абый чүпрәсез пешерелгән ипиләрен шулай дип атый икән.

Бирегә ул Биектау районының Урманчы авылыннан ук килеп сату итә. Һөнәре буенча рәссам, ике ел элек, борынгы традицияләрне яңартып, ипи пешерә башлаган. Сәүдә маркасын да ул «Әбием алъяпкычы» дип атаган.

- Әлеге исемне сайлавым юкка гына түгел, ипине пешерү алъяпкыч ябудан башлана. Бала вакытта әбием янына көн дә кунакка менә идем. Кайчан карама, аның кулы, хәтта зәңгәрсу төстәге алъяпкычы онлы була. Шулар әле хәзер дә хәтеремдә якты истәлек булып саклана. Бу атаманы сайлавымның тагын бер хикмәте - әбиләр балаларына, оныкларына беркайчан да начар ризык ашатмый, минем дә халыкка тәмле, сыйфатлы икмәк пешерәсем килде. Аларны пешерергә өйрәнгәнче, ике ел вакытым, бер тонна он китте. Камыр башын әзерләү беренче карашка гына гади күренә, чынлыкта ул бик катлаулы. Чүпрәсез ипи пешерү рецептының патенты да бар, аны Россиядә иң беренчеләрдән булып алуым белән горурланам, - ди ул.

Яңа танышым ипине пешерү өчен онны да үзе әзерли. Онны исә пешерер алдыннан гына тарттыра икән. Бодай белән арышны махсус савытларда саклый, аларны он итеп үзе тарттыра да. Бөртеклеләрне авылында үстерелгәнен ала, чөнки алар экологик чиста итеп үстерелә, ди.

Чүпрәсез ипиләрнең «җанлы» дип атавының хикмәте - аларда микроэлементлар, витаминнарның күп булуында.

- Гомер буе дәү әтием балта остасы булды. Кунакка килгәч, табында бәлешләр, өчпочмаклар торуга карамастан, бер сынык кара ипи сорап ала да ашыкмыйча гына ашый иде. Тәмле ризык барында нишләп ипи ашап утырасың дигәч, ипи - бөтен әйбернең нигезе, аңардан да файдалы нәрсә юк, дип әйтә иде. Арыш белән бодай - Ходай биргән иң зур байлык ул. Аларда адәм баласына кирәкле бөтен микроэлементлар да бар. Бөртекләр миллион еллар саклана ала. Суга салганнан соң ул уяна. Уянгач, микроэлементлары берничә тапкырга арта. Мин ипи пешергәндә, бөртекнең кабыгын да кулланам. Ә бөтен витаминнар аның нәкъ менә шул кабыгында да инде. Сату ипиләрен пешергәндә кулланыла торган онда исә алар юк. Чүпрәсез ипи саруны кайнатмый, эчәклекне чистарта. Ипидәге клетчатка ашказанында эшкәртелеп бетми, ул эчәклеккә эләгә. Аны сәгать кебек эшләргә мәҗбүр итеп, эшчәнлеген яхшырта. Соңгы вакытта ипинең сыйфаты бозылды, диләр.сәбәбе - төрле химикатлар, яхшырткычлар куллануда. Бернәрсә дә кушмыйча пешерсәләр, аның бәясе кыйм­мәт була. Ә ипине сатарга кирәк, беркемнең дә сыйфатлы продукттан пешерелгән ризыгын арзан бәягә сатасы килми. Шуңа да ипине арзан бәягә сатарлык итеп эшлиләр, - ди әңгәмәдәшем.

Аның 600 граммлы ипиләре йөз сум тора. Сәламәтлеген кайгырткан кеше бу бәягә карамый, сатып ала. Шимбә, ял көннәрендә кара ипиен дә, агын да йөз иллешәр данә сата.

Аңа аена тонна да ике йөз килограмм ипи пешерергә туры килә.
- Аларны берүзем пешерәм. Кичке сәгать бишкә өйгә кайтып җитәм, кайтуга ук он тарттырам. Алтыларда өйгә алып кереп, чишмә суы кушам. Сәгать унга кадәр камырны кул белән басам, аларны формаларга тутырам да ятып йоклыйм. Төнге өчтә торып, сигезгә кадәр мич янында кайнашам. Мини-пекарнямда көненә 100-150 ипи пешә, - ди ул.

Әлеге эшен киләчәктә улы белән оныгына калдырырга ниятли. Традицияләр буыннан-буынга күчәргә тиеш дип саный ипи пешерү остасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулар кадэр кунелгэ рэхэт булыр китте,мин Дэ тэмле ,файдалы ипине Лопес итеп пещерного ойрэнер идём сездэн.рэхмэтбик матурмы итеп язгансыз

    Мөһим

    loading