Айзат Шәймәрданов камыт кияргә җыена
Айзат Шәймәрданов сөйгәненә тәкъдим ясаган. Теләсә нинди тәкъдим түгел, ә өйләнешү тәкъдиме.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Айзат Шәймәрданов сөйгәненә тәкъдим ясаган. Теләсә нинди тәкъдим түгел, ә өйләнешү тәкъдиме.
ТНВ каналында хәбәрләр җиткерүче журналист тиздән башлы-күзле булыр, мөгаен. "Кайчан өйләнәсең инде?" дип йөдәтеп бетергән туганнары да тиздән тынычланып калачак.
"Булачак тормыш иптәшемнең исеме Айгөл, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Айзат, - кичә аның туган көне иде. Кремль яры буенда урнашкан "Бахча" ресторанына бардык. Романтик мохит иде. Төнге 12 тулганда бриллиант кашлы йөзек бүләк итеп, кулын сорадым. Аның өчен бик көтелмәгән булды. Беренче сүзе "әйе" булды. Бөтен дөнья тукталгандай булды. Ярты ел очраштык. Аны очратканнан бирле бөтен тормышым үзгәрде".
Шунысын да белдек - Айгөл Казан кызы икән, микробиолог һәм юрист.
Хәзер Айзат һәм Айгөлдән никах һәм туй турында яңалыклар көтеп калабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев «Замочи мошенника» акциясе турында
-
#Кыскача яңалыклар
Юрист Ленар Сираҗетдинов «Замочим мошенника» акциясе турында
-
#Спорт
Муса Галләмов: «Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым...»
-
#Шоу-бизнес
«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
-
#Шоу-бизнес
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Комментарийлар