16+

Балалы хатын кирәкми

Миңа – 33 яшь, аерылган, балам бар. Күптән түгел урамда бер танышымны очраттым.

Балалы хатын кирәкми

Миңа – 33 яшь, аерылган, балам бар. Күптән түгел урамда бер танышымны очраттым.

Ул миңа элегрәк күз атып йөри иде. Аерылганымны белгәч, мунча себеркесе кебек ябышты. Берничә тапкыр свиданиега бардык, үбештек. Хисләр дә барлыкка килә башлаган кебек иде.

Ә соңгы күрешкәндә, сүз арты сүз чыгып, балалар турында сөйләшеп киттек. Имеш, кыз яки малай алып кайтыр идемме? Мин кыз бала турында теләдем һәм бу хыялым тормышка ашты, дидем. Бу сүзләрдән соң аны үзгәртеп куйдылармени?! Мин кызым барлыгын яшермәдем. Ул сорамагач, моңа кадәр әйтмәгәнмендер, бәлки. Аның белән языша торган аккаунтта да кызым белән төшкән фото тора. Кыскасы, танышым юкка чыкты. Үлмәдеме микән дип тә борчылдым, дөнья хәлен белеп булмый бит.

Берничә көннән соң җавабы килеп төште. Ул балалы хатын белән мөнәсәбәтләргә әзер булмавын әйтте. Шушы сүзе йөрәгемә бәрде. Үземне төшеп калган кеше кебек хис иттем. Беренчедән, мин балам барлыгын яшермәдем. Икенчедән, балалы хатыннар кемнән ким? Аларның бәхетле гаилә корырга хакы юкмы?

Исемем редакция өчен генә.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading