16+

Биектау районында «изге» тавык яши

Авыл халкын шаккатырган йомыркалар. Тормышыбызда әкияттәге алтын йомырка салучы тавыклардан да кәттәрәкләре бар икән. Биектау районы Коркачык авылыннан Рузалия апа Мортазина әйтүенчә, аның күршеләрендә «изге» тавык яши. Корбан гаете көннәрендә кикрикле бикә кабыгына «Лә илләһа иллә Аллаһы» дип язылган ике йомырка салган. Ашап бетергәннәр Корбан гаете көннәрендә Рузалия апа күршеләре...

Биектау районында «изге» тавык яши

Авыл халкын шаккатырган йомыркалар. Тормышыбызда әкияттәге алтын йомырка салучы тавыклардан да кәттәрәкләре бар икән. Биектау районы Коркачык авылыннан Рузалия апа Мортазина әйтүенчә, аның күршеләрендә «изге» тавык яши. Корбан гаете көннәрендә кикрикле бикә кабыгына «Лә илләһа иллә Аллаһы» дип язылган ике йомырка салган. Ашап бетергәннәр Корбан гаете көннәрендә Рузалия апа күршеләре...

Авыл халкын шаккатырган йомыркалар.

Тормышыбызда әкияттәге алтын йомырка салучы тавыклардан да кәттәрәкләре бар икән. Биектау районы Коркачык авылыннан Рузалия апа Мортазина әйтүенчә, аның күршеләрендә «изге» тавык яши. Корбан гаете көннәрендә кикрикле бикә кабыгына «Лә илләһа иллә Аллаһы» дип язылган ике йомырка салган.

Ашап бетергәннәр
Корбан гаете көннәрендә Рузалия апа күршеләре Гөлчирә апага сәдака бирим дип кергән. Шулчак Гөлчирә апаның кызы Зөлфирә Рузалия апага хикмәтле йомыркаларны күрсәткән. Шуннан күршесе аларны мәдрәсә тәмамлаган Зөфәр исемле кешегә алып барган.

- Лә илләһа иллә Аллаһы дип язылган ич, - дигән ул.


Розалия апа күршеләре тавыгын «изге» ди.

Рузалия апа, район газетасы журналистларына илтеп күрсәткәннән соң, йомыркаларны хуҗаларына кайтарган. Аларны күрергә теләп, бөтен эшебезне ташлап, без дә Коркачык якларына юл тоттык. Әмма Зөлфирә апалар йомыркаларны ашап бетерергә өлгергән икән инде. Ярый әле, Аллаһ мөһере сугылган хикмәтләр фотога эләгеп калган.

- Ул йомыркаларны яшь тавык түгел, карт тавык салган, - диде Рузалия апа.

- Каян беләсез соң? - дип гаҗәпләндем.

- Зөлфирә кайсы тавыкның кая салганын белә ич инде. «Изге» тавык ул, суймагыз, үз үлеме белән үлсен, дидем.

Йомырка белән ботка пешмәгәч, һич югы изге тавыкның кыяфәтен күрергә теләп, Гөлчирә апаларга юл тоттык. Әмма Рузалия апа мине кисәтеп куйды: яше 80нән узган Гөлчирә апа да, гаиләдәге кечкенә балалары да чирли, шуңа да ишек ачмаулары ихтимал. Капкаларын шакысам да, кычкырып чакырсам да, кыңгырау төймәсенә баскаласам да, ишек ачучы да булмады, тәрәзәдә дә берәүнең дә нурлы йөзе күренмәде... Хәтта «изге» тавыкның кыткылдавын да ишетү насыйп булмады бит, ә!

Баксаң, изге тавыклар бездә генә түгел, башкортларда да бар икән. Өч ел элек Чакмагыш районында бер тавык «Аллаһ» дип гарәпчә язылган йомырка салган. Хуҗабикә Флүзә Гыйндуллина, гадәттәгечә, кетәклектә йомырка җыеп йөргәндә сәер язулысын күргәч, аны район имам хатибы Галим Шакировка күрсәткән. 2010 елда Корбан гаете алдыннан Башкортстанның Балтач районында тавык йомыркасында Аллаһ мөһеренә тап булганнар. Башкортларда «изге» тавыклар күбрәк булса да, безнекеләре әнә икешәрне сала.

«Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, гарәпчә язулы йомырка искитәрлек күренеш түгел.
- Йомырка - үзе үк могҗиза бит ул. Аллаһ Тәгалә гарәпчә язылган йомырканы күңел күзе күрмичә, маңгай күзе белән күрүчеләр өчен җибәрә торгандыр. Йомырканы да, аны салган тавыкны да изгеләштерергә кирәкми. Моны гадәти әйбер буларак кабул итәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading