16+

Бәрәңге сатам, килограммын 3 сумнан, бер чиләге бушлай (уены-чыны бергә)

Җәмәгать, кыш чыккан бәрәңге сатам. Кайсы анда: “Бозаумы?” – ди. Бозау түгел, бәрәңге!

Бәрәңге сатам, килограммын 3 сумнан, бер чиләге бушлай (уены-чыны бергә)

Җәмәгать, кыш чыккан бәрәңге сатам. Кайсы анда: “Бозаумы?” – ди. Бозау түгел, бәрәңге!

Кибеттә яңа өлгергән бәрәңгенең бәясе 34 сум. Узган елдагы уңыш булганлыктан, мин килограммын 4 сумнан сатам. Игълан чыккач, кем дә кем шунда ук шалтыратса, аңа ярты чиләк бәрәңге бушлай өстәп бирәм. “Шәһри Казан” газетасына язылганлык квитанциясен күрсәткән кешеләргә бер чиләге бүләк. 

Кайсы әйтә анда: “Бу бәрәңгеләр 20 сантиметрга үргән бит инде”, – дип. Моңа һич тә борчылырга кирәкми. Бәрәңгеләр тере, димәк. Балык Бистәсе районындагы Күки авылының бернинди заводлар булмаган экологик чиста туфрагында үскән  саф продукция бу, чөнки. Үрентеләрен чемләп ташлыйсың да, каз күкәе кебек йоп-йомры булып калачак.

Кайсы әйтә анда: “Бу бәрәңгеләр шиңгән бит инде”, – дип. И, җәмәгать, әйбер гел кап-каты гына булып тормый бит инде, ләбаса. Оста хатын-кыз шиңгән нәрсәләрне дә яхшылап куллану җаен таба. 

Кайсы әйтә анда: “Бу бәрәңгеләр арасында черекләре дә күренә”, – дип. Салкында кыш чыгып кара әле син, әллә кайсы төшләрең черер. Черегән өлешен кисеп ташларсыз, вәт әй. “Без заманында черек бәрәңге дә ашадык, ә сиңа кайнар шоколад кирәк”, – дип, балаларыгызны һәм оныкларыгызны сакчыллыкка тәрбияләп сөйләрсез. 

Кайсы әйтә анда: “Бу бәрәңгеләргә 4 сум  да кыйбат”, – дип. Ярар, миннән булсын игелек, 3 сум 50 тиеннән сатам. Моннан да түбәнрәк бәяне бәрәңге үстерү осталары – Кукмара хезмәтчәннәре һәм күрше Чувашия халкы гына куярга мөмкин. Ләкин, алар: “Бәрәңге сатабыз!” – дип игълан бирмәде бит әле. Бәлки, бәрәңгеләре беткәндер, алар терлекне дә күп асрый. Минем абзарда олы мал юк, өч бүлемдә өч тавык кына. Яшьрәк чакларда хатыным белән икебез кыш буена 6 капчык бәрәңгене кырып сала идек. Хәзер бер капчык та бетми. Тавыкларыбыз да үзебезгә охшаган, тагарактагы бәрәңгегә сыңар күз генә салып узалар. Малай төрле “бургер” кисәкләре ыргытса, йоклап яткан тавыклар да дәррәү кубып ябырыла, мин сиңа әйтим. Моңа гаҗәпләнәсе юк, Европадан кайтартылган йомыркалардан чыгарылган тавыклар бит алар, мур кыргырлары. 

Тавыкларны орышып, мәсьәләдән читләшеп киттем. Бәрәңге сатам. “Бишкә алып, өчкә сат. Исемең булсын сәүдәгәр”, – дигәндәй, ярар, килограммын 3 сумнан тәкъдим итәм, ә бер чиләге бушлай. Бәрәңгене берьюлы 15-20 чиләк алырга теләүчеләр булса, аларга бәяне тагын да төшерү ихтималы бар. Россия һәм БДБ илләре гражданнарына гына сатам бәрәңгене, Европа илләреннән сорап килсәләр, аларга – кишер.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading