16+

Быелгы көздә нинди төстәге киемнәр кияргә киңәш ителә?

Урамда яңгырлы октябрь хөкем сөрә. Сентябрь аенда киеп йөргән җәйге, җиңелчә киемнәрне ераккарак алып куяр вакыт җитте.

Быелгы көздә нинди төстәге киемнәр кияргә киңәш ителә?

Урамда яңгырлы октябрь хөкем сөрә. Сентябрь аенда киеп йөргән җәйге, җиңелчә киемнәрне ераккарак алып куяр вакыт җитте.

Көзге гардеробыгызны барладыгызмы әле, дуслар? Бу җаваплы эштә безгә стилист Лилия Тимирова ярдәмгә килә.

-    Бу көздә нинди киемнәр актуаль? Кайсыларын ерак киштәгә алып куярга, ә кайсылары янәдән кирәк булырга мөмкин? 
-    Көз – җылы, калын итеп киенү чоры. Кием сайлаганда шушы кагыйдәне истә тотарга кирәк. Һәр киемнең дә актуаль һәм актуаль булмаган фасоны бар. Булсын ул күн куртка, булсын ул пәлтә, булсын ул тренч... Артык сыланып торган өс киемнәренә өстенлек бирмәскә киңәш итәм, чөнки алар астыннан без, гадәттә, йон свитер, я джемпер киябез. Иң мөһиме – кием сезнең хәрәкәтләрегезне чикләмәсен, уңайлы булсын. 
Кичә актуаль булган киенү стиле берничә елдан кире әйләнеп кайтмас, дип беркайчан да 100 процент ышаныч белән әйтеп булмый. Шуңа күрә әгәр дә кайсыдыр киемегездән туйгансыз, тик аның сыйфаты яхшы, тышкы кыяфәте тиешенчә сакланган икән – аны вакытлыча чормага менгезеп торырга киңәш итәм. Көя генә кисмәсен, яме.
Тукымаларга килгәндә, бу көздә күн, вельвет, замшага күз салырга киңәш итәм. Күн чалбар һәм вельвет пиджак менә дигән пар, мәсәлән.

-    Быелгы көздә нинди төстәге киемнәрне киңәш итәсез?
-    Көзнең үз актуаль төсләре бар. Төрле буяуларга чумган урманга гына игътибар итегез. Кайсыдыр төсмер күбрәк модада, кайсысыдыр азрак. Куе яшел, шоколад, куе кызыл, көлсу зәңгәр, ак май төсләре аеруча да актуаль. Мисал өчен, бик зәвыклы вә матур төсләр кушылмасы:
-    соры + куе кызыл яки кызыл. 
-    куе яшел + шоколад төсе. 
-    дарчин төсе + зәңгәр.
Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк: әгәр дә сез бу төсләрне яратмыйсыз, алар сезгә килешми икән, үзегезгә туры килгәнен, күңелегезгә якынын сайлагыз. Йөзегезне ачмаган, сезне бизәмәгән төсләрне урап узарга тырышыгыз. 

-    Бу көздә нинди бизәнү әйберләре актуаль?
Минимализм стилендәге бизәнгечләр төрле образларга туры килә. Шуңа күрә мин алар яклы. Икенче урында зур ташлы йөзек, алкалар. 
1.    Каеш – һәр гардеробта булырга тиешле предмет. Бу чалбарлар белән дә, күлмәк-итәкләр, бәйләнгән киемнәр белән дә, пәлтә һәм пиджаклар белән дә бара торган аксессуар. 

2.    Брошь – образга яңача сулыш өреп җибәрергә сәләтле аксессуар.
3.    Ялтыравык сумкаларны көндәлектә дә кулланырга мөмкин. Кичке образлар белән генә чикләнеп калмагыз.
4.    Джемпер ул – җылы өс киеме генә түгел. Пәлтә, күлмәк, пиджак кигән очракта, иңсәгә элсәгез, ул менә дигән аксессуар ролен уйный.

5.    Олы кашлы йөзекләр менә дигән заманча бизәнү әйбере. Бер кулга бер шундый йөзек булса бик җиткән. Бу очракта артык саесканлану кирәкми.

6.    Көмеш йөзекләрне төрлечә кияргә була. Үзегезне артык чикләмәгез.

7.    Йөзекнең берсе кашлы булырга да мөмкин. Мисал өчен, бер зур сары ташлы йөзек белән вак ташлы сары төстә калын йөзек. Мәрҗәннең дә сары йөрәге бар. Бу йөзекләрне сары төс берләштерә.



 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading