Ниһаять, быел Казанда чыршыларны утильләштерү өчен махсус пункт ачылды. Узган ел әлеге тема буенча язма әзерләгәндә, без шәһәр хакимиятенә дә, Экология министрлыгына да: «Яңа ел чыршыларын кая тапшырыйк?» - дип мөрәҗәгать иткән идек. «Аның өчен махсус тапшыру пункты ачылмый», - дип җавапладылар безгә.
Быел менә күптән көтелгән пункт ачылган, әмма соңгарак калып. Теләге булган һәркем быел Яңа ел бәйрәме өчен сатып алынган чыршы агачын, уенчыкларын салдырып, яңа ачылган пунктка алып килеп, контейнерга сала ала. Халыктан җыеп алынган барлык чыршыларны Югары Ослан районында урнашкан фермер хуҗалыгына алып китәчәкләр. Чыршыларны ылыслы ботаклар ашарга ярата торган кәҗәләргә азык итеп бирәчәкләр. Пункт гыйнвар ахырына кадәр Гадел Кутуй урамы, 160 адресы буенча тәүлек буе эшли, дип хәбәр итә Идел буе экология компаниясе матбугат хезмәте.
Югары Ослан районының Шеланга авылы фермеры Мурат Сиразин Швейцария кәҗәләре тота. Алар өчен чыршы ботаклары менә дигән витаминлы азык булачак, ди ул.
- Кыш көне сусыл чирәм юк, аны менә шул чыршы ботаклары белән алыштырып була. Чыршы кирәк дип урманга барып, кисеп кайтып булмый бит. Чыршыларны җыеп китереп бирсәләр, миңа да яхшы була. Былтыр ике «КамАз» машинасы китерделәр. Әмма ул халыктан җыелган түгел иде. Чыршыларын бәйрәмгә сатып бетерә алмаган эшкуарлар китерде. Складны бушатырга кирәк, чүплеккә илтсәң, акча түләргә кирәк, диделәр. Аларга да җай чыкты, минем кәҗәләр дә рәхәтләнде, - дип сөйләде безгә фермер.
«Бүре дә тук, кәҗә дә исән» була инде бу.
Фото: kp.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар