Сер түгел, Балтач районы хат ташучылары безнең аерым хөрмәттә. Озак еллар дәвамында бергә хезмәттәшлек итүебезнең нәтиҗәсе – “Шәһри Казан” газетасын җирлектә 584 данә укыйлар.
Шуның 53 данәсе Яңгул авылындагы укучыларыбызга тарала.
Рәфия Насруллина – чирек гасырдан бирле Яңгул авылында хат ташучы булып эшли. Йөргән урамнары үч иткәндәй бормалы, таулы, сулы ерганаклар аша да үтә сукмагы. Быел җитмәсә әнә кышы да карлы, капка төпләрендә – кәҗә сукмагы, тыкрыкларда билдән кар ермалы. Үзенә төшкән авырлыктан бигрәк, һәр йортта газетаны көтеп алучы авылдашлары өчен борчыла ул.
– Буран тынганга 4 көн, юлларны һаман да ачып бетерә алмыйлар. Минем участокта тау менәсең дә ерганакка егылып төшәсең, дигәндәй. Юлларым һаман ябык, шул якка трактор чыгып киткән иде, ватылган диләр. Бата-чума барасы булыр инде, нишлисең, әбиләр пенсиясен, укырга газетын көтеп торалар, хәлемне дә аңлыйлар анысы, артык кыбырсынмыйлар да, үземнең дә күңелем тыныч түгел бит, – ди Рәфия апа.
Үз эшенең фанаты булган кеше генә аның үтәлеше өчен Рафия апа кебек җаваплы карый. Тумышы белән Курмала авылы кызы ул. Әтисе гомерлек тракторчы, әниче тегүче, гаиләдә үскән 5 баланың өченчесе. Мәктәптән соң ул торак коммуналь хуҗалыгында 4 ел эшли дә укырга керә. Авыл хуҗалыгы химиясе тармагында көч сынап, язмыш әмере белән почта хезмәтенә эшкә килә.
– Белемем буенча хисапчы мин. Тәбрис абыегызга кияүгә чыккач, бер-бер артлы 3 бала алып кайттым. Төп йортта яшәдек, кайнана, кайната, кайнатамның кияүгә китмәгән апасы да бар иде. Ирне дә көйлисе, өйдәгеләргә дә ярыйсы, балалалар, дигәндәй. Почтада эшләүнең үз авырлыгы булса да, авыл кешесенә бик җайлы эш ул. Таң күзеннән чыгып йөгермисең бит. Өйдәге эшне карап, вакытына гына киләсең, – ди әңгәмәдәшем.
Әлбәттә, кеше үз хезмәтеннән тәм табып эшләсә генә авырлыгын да җиңеллек белән күтәрә. Иңнәренә шыплап тулган товар, газета-журналлар асып йөрисе рәхәт түгел, әмма Рәфия ханым үзенә тиешле айлык планны да гел арттырып үти, мактаулылар исемлегеннән төшми.
– Озак эшләгәнгәме, каршы эндәшә белмәгәнгәме авыл халкы белән туганлашып беттек. Кулыңдагы күтәргесез сумкаларың җиңеләйсен әле дип, бер урынына икешәр-өчәр әйбер алып калалар. Кайсысының кибеткә кадәр барып та йөрисе килми, капка төбенә китереп биргәч, җайлы бит. Яңгул авылы халкы газеталарны да күп укый. Җомга көнне 190 экземпляр газета килеп төшә, өләшеп кенә бетер! – ди Рәфия апа.
Лаеклы ялга чыгуына да 6 ел. Шөкер, аның бүгенгәчә хезмәттә булуына сөенәбез. Авырлыгын җиңеп эшләве, бәлки җиңел дә түгелдер. Сер бирмәвенә сокланабыз. Карлы, яңгырлы көннәрдә хәләле Тәбрис абый ярдәм итә икән, бу көннәрдә дә ерак урамнарга газеталарны машинасы белән ул таратып кайткан. Аңа да аерым рәхмәтебезне җиткреәбез.
– Тәбрис Әфганстанда хезмәт итте, Менә шуны сәбәп итеп, лаеклы ялга иртәрәк чыгармаслармы дигән өметебез дә бар иде. Насыйп булмас ахры, эшләп йөри. Өч улыбыз да – Рәис, Рәдис, Әнис читкә китеп урнаштылар. Яшьләрне калага китә, авыллар бетә дип уфтанабыз да, үзебезнекеләрне дә туган җирләрендә алып кала алмадык менә. Авылда акчалы эш юк, ә яшьләрнең безнең кебек 6-7 мең сумга гына эшләп йөриселәре килми шул, – ди Рәфия апа.
Бүгенге көннең борчулары, иртәгәсен тарихка күчә, ә киләчәктә һәрберебезне бәхетле көннәр көтә. Без моңа ышанабыз. Почта хезмәткәрләренең дә кадере артасына шигебез юк. Иң мөһиме, ышанычны югалтмыйк.
Комментарийлар