Ботаклары ышанычлы беркетелгән булсын, ылыслары да нык торсын...
Яңа ел җиткәндә, халык чыршы бизәү җаен карый башлый. Әмма хәзер чын чыршыга кызыкмыйлар икән. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров матбугат очрашуында шулай дип белдерде.
– Узган ел белән чагыштырганда, быел 25 процентка кимрәк сатылган. Статистика күрсәткәнчә, чын чыршыларга ихтыяҗ чынлап та кими. Халык акрынлап ясалма чыршыга күчә. Безгә тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Әлбәттә, табигатькә битараф булмаучыларга рәхмәт кенә. Әмма Яңа ел өчен без чыршыларны махсус үстерәбез. Моның бернинди куркынычы да юк. Закон нигезендә Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләр ылыслы агачларны сатуга чыгарырга тиеш, – диде ул.
Чыршы һәм наратларның якынча бәяләре дә билгеле:
бер метрга кадәрге чыршы уртача – 550 сум,
шундый ук биеклектәге нарат – 500 сум,
ике метрга кадәр чыршы – 650 сум,
өч метрга чаклысы – 1,3 мең сум,
дүрт метрга кадәр – 1,7 мең сум,
биш метрдан озынрагы – 5 мең сум,
чыршы ботакларының тоннасы – 6,5 мең сум тирәсе.
Ясалма чыршы сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина безгә үзенең киңәшләрен җиткерде.
Сыйфат: ботаклары ышанычлы беркетелгән булсын, ылыслары да нык торсын. Ылысларын җиңелчә генә тартып караганда, алар аерылырга тиеш түгел. Чыршы ботагын учыгызга алып, ылысның үсү юнәлешенә каршы кулыгызны аска таба төшерегез, сыйфатлы булса, ылыслары шунда ук башлангыч форманы алалар һәм коелмыйлар да. Ботакларның очлары шома булырга тиеш.
Исе: бераз гына пластикка хас ис килеп алуы мөмкин. Ачы химик ис нормативларга туры килми торган материаллар кулланылу турында сөйли.
Янгын куркынычсызлыгы: сыйфатлы һәм куркынычсыз чыршы утка чыдам материаллардан эшләнергә яисә янгын булдырмый торган махсус составлар белән эшкәртелергә тиеш. Чыршы салынган тартмада янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат булу шарт. Чыршы тиз яна торган мтаериалдын эшләнгән булса, бу бик куркыныч.
Ясалма чыршы сайлаганда, маркировкасына аерым игътибар бирергә кирәк. Ул тартмада, этикеткада булырга яисә кулланучыларга Россия законнары нигезендә башка ысуллар белән җиткерелергә мөмкин. Товарның маркировкасы (мәгълүмат) аңлаешлы һәм дөрес язылган булырга тиеш.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә Яңа ел чыршыларын сатучы күрсәтмә һәм аңлаешлы рәвештә бөтен мәгълүматны җиткерергә бурычлы. Алар рус телендә күрсәтелә.
Кулланучыга шуны истә тотарга кирәк, чын чыршы да, ясалма чыршы да – товар, һәм әгәр дә аңа сыйфатсыз товар сатылса, ул сатучыга мөрәҗәгать итәргә һәм закон буенча аны шундый ук товарга алмаштыруны яки бәясен киметүне, яисә товар өчен түләнгән сумманы кайтаруны сорарга хокуклы.
Яңа елга бизәрлек булып үскәнче, дөресрәге, 1,5 метрга җиткәнче, чыршы дүрт-биш ел үсә. Ә нарат озаграк үсә ди.
Социаль челтәрләргә язылучыларыбыздан без дә Яңа елга чыршы бизиләрме-юкмы, бизәгән очракта нинди чыршы сайлары турында кызыксындык. Күпчелеге, чынлап та, ясалма чыршыга өстенлек бирә икән.
Чын чыршы – 5 процент
Ясалма чыршы – 58 процент
Бизәмим – 37 процент
(194 кеше тавыш биргән)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар