16+

Дәвачы Хәдичә Җамалиева: «Кеше дәваларга каенанам өйрәтте»

Олы Солтан авылына килеп җитүебез булды, тирә-якны кара болыт каплап алды.

Дәвачы Хәдичә Җамалиева: «Кеше дәваларга каенанам өйрәтте»

Олы Солтан авылына килеп җитүебез булды, тирә-якны кара болыт каплап алды.

Туфрак күптән яңгыр күрмәгән бугай, күктән яуган эре яңгыр тамчыларын җир йотлыга-йотлыга үзенә сеңдерде. Инде Хәдичә әбиләр капка төбенә килеп җиткәндә, күлмәк итәкләребез буялып, җәйге сандалиларыбыз лычма су иде.

Мондый кыяфәттә бер дә белмәгән кеше өенә килеп керергә әллә ничек инде. Шуңа да берара әни белән ишек төбендә уңайсызланыбрак тордык. Ә ул, безне генә көткәндәй, ишекне ачып:

- Әй Аллаһның яраткан бәндәләре! Күптәннән яңгыр яуган юк иде, ураза вакытында яңгыр алып килдегез! Түргә узыгыз! - дип елмаеп каршы алды.

79 яшьлек Хәдичә әби Җамалиева - гомере буе укытучы булып эшләгән кеше. Яшьлеге дингә каршы чорга туры килгән аның. муллалар нәселеннән булган Хәдичә Ходайга инануын, намаз укуын башкалардан яшерергә тырышкан. Читтән торып педагогия институтын тәмамлап, авылда математика фәнен укыткан. Килен булып төшкән йортта да дини, иманлы кешеләргә туры килгән.

- Каенанам белән каенатам миңа «кызым» дип кенә тордылар. Өйгә кергәч тә, иремнең әнисе: «син укырга тиеш, укымасаң, безнең йортта озак тора алмассың», - дип кисәтеп куйды. Каенанам - Нәгыймә бик көчле авырулардан да дәвалый иде, дәвалау серләрен ул миңа да өйрәтте, - ди Хәдичә әби.

Каенанасына исә бу сәләт мәрткә киткән вакытында күчә. Шуннан соң ул Коръән сүрәләре белән кешене өшкерә башлый.

- Каенанам үз янына кем киләсен алдан белә иде. Бер тапкыр: «Нижневартовскидан ки­ләчәкләр, юлда аларның машиналары ватылачак», - дип көтеп тора шулай. Кичкә таба килеп җиттеләр болар, машиналары чыннан да ватылган икән, җәяү килгәннәр. Әни 95 яшендә үлде. Кешене өшкерә алу - Аллаһы Тәгалә нигъмәте ул. Аллаһ үзе, тынга - шифа, кулга сихәт бирермен, дигән, - ди әби.

Хәдичә әби һәр кешенең авыруын үзе аша үткәрә, укыганнан соң үзенә дә авыр булып куя. Шулай бервакыт баласын иярткән хатын килә янына. Хәдичә әбинең кәефе булмаганга, бүген кабул итмим дип, боларны кире борып җибәрә.

- Аларны капкадан җибәрүем булды, егылып, кулымны шарт итеп сындырдым да. Кич белән төшемә каенанам керде, миңа усал итеп карап, теге хатынны өшкерергә кушты. Ярый әле күрше авылдан гына икән, икенче көнне иремнән таптырттым үзләрен. Шуннан соң гына күңелем тынычланып китте. Бүтән беркайчан да килгән кешене кире борганым юк, - ди әби.

Хәдичә әби янына өшкерер­гә генә түгел, киңәш сорап та киләләр. Ир белән хатын арасы бозылса да, аңа мөрәҗәгать итәләр.

- Калебе дөрес булмаган кешене шайтан котырта, шуңа якыннар бер-берсен күралмый башлый. Бу очракта ята торган караватларын бераз урыныннан күчереп, ян-якларына өшкерелгән тоз салырга кушам. Күз тию­дән, чалпу зәхмәтеннән, саташу һәм төшләнүләрдән дәвалыйм. Табиб диагнозы әйбәт булып та, кеше авырудан арынмый икән - миңа килә, - ди Хәдичә әби.

Хәдичә әбинең тормыш иптәше дә авылда мулла булган, хәзер балалары, онык­лары да диндә.

- сәдака алам, өшкерәм дип, беркайчан да кешедән акча җыйганым юк. Үземнеке үземә җитә, улларым булышып тора, Аллага шөкер. Кеше сәдака бирсә, барысын да мәчеткә тапшырам. Андагы кирәк-яракларга тотабыз. Авылдашлар, ярый син бар әле, дип торалар, - ди әби.

Бу гаилә заманында өйләре каршында мәчет салырга да ярдәм иткән, мәчетнең манарасын да уллары Мансур белән Дамир ясаган.

- Ирем, үләренә бер ел кала: «мәчетне салдык инде, хәзер зират рәшәткәләрен хәстәрлисе калды», - дип борчыла башлады. Ул вакытта үләсен дә белми идек әле, рәшәткә эшенә тотынырга да җай туры килмәде. Мәчет манарасын төзеп бетергәч, Мансур улымның төшенә ирем кергән. Кайткан да кыргыч алып, «эшләмәдегез инде» дип, зират кырыена өч багана төбе казыган. Шул төштән соң улларым: «әти бездән риза түгел икән», - дип, зират рә­шәткәләрен дә тимергә алыштырып куйды, - ди Хәдичә әби.

Замана кешесе: «арыйм», - дип зарлана. Хәдичә әби, 79 яшендә булса да, җир җимертеп эшләп йөри, кызлар кебек. Намазын да, уразасын да калдырмый.
- Ходай шундый мөмкинлек биргәнгә, елый-елый, аңа рәхмәт укыйм, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading