- Айрат абый, гармун сатып баеп буламы?
- Юк инде, хәзер уйнаучысы да аз бит аның. Музыка мәктәпләрендә дә иң сирәк очрый торган уен коралы - гармун. Ихтыяҗ булмагач, фабрикалар да ябылып бетте диярлек. Гармун ясаганда күз нык бетә, станокта эшләгәндә тузан, тавыш.
- Бер гармун ничә сум тора?
- Төрлечә, 40 меңнән башлана.
Гармуныңның төймәләрен ничек белеп басасың...
- Үзегезнең осталыкны башкаларга өйрәтеп калдыру теләге юкмы? Әйтик, гармун ясаучылар мәктәбе булдыру нияте.
- Җидеяр абый Чаллыга күченеп киткәч, мин дә, мәктәпне ташлап (ул чакта укытучы булып эшли идем), артыннан иярдем. Ике ел Чаллы-Исмаил арасын таптадым. Ике ел остазымның өендә яшәп, гармун ясау осталыгына, тальянда уйнарга өйрәндем. Чын-чынлап бу эшнең серләренә төшенергә теләгән кеше үзе эзләп таба ул останы. Минем янга да хәрби пенсионер Хәмит абый килеп йөри, яшь баянчы Фидан Хәлиуллин дәресләр ала. Киңәш сорап шалтыратучылар да күп. Өметле яшьләр булуы сөендерә.
Айрат Харисовның гармуннарын әллә кайдан танырга була. Аларда үзенә генә хас татар рухы саклана. «Татар» дип язып кую гына ул миллилекне аңлатмый, агачтан төрле бизәкләр уеп, гармунга татарлык төсмере өстим», - ди Айрат абый. Аның тальяннарында гына танылган гармун ясау остасы Җидеяр агадан калган үзенчәлекле орнамент сакланып килә. Гармунның һәр детален кулдан ясарга тырыша ул. Һәр тальянына күңел җылысы биреп эшли. Грифларын агачтан ясый, күреген каты кәгазьдән бөгә, тукымасын да үзе ябыштыра, буйый, лаклый, каешларын үзе тегә, кыңгыравын куя, көйли. Бер гармунны ясарга уртача бер ай вакыт китә, ди.
- Гармун матурлыкны ярата. Шуңа да күрекләрен ялтыравыклы итәргә, ташлар белән бизәргә, уен коралына матур «күлмәкләр» кидерергә тырышам, - ди оста.
- Гармун ясауда иң авыры нәрсә?
- Кулдан эшләнгән җиз телле гармунның яңгырашы әллә кайдан аерылып тора. Уен коралы фабрикаларында эшләнгән әзер телләр белән эшләүчеләр очрый. Тик телләрне кулдан ясый белүче юк дияргә була. Бу - гармун ясауда иң төп мөһим нәрсә. Минем махсус музыкаль белемем дә юк, нота да танымыйм, беренче тальянымны ясаганда хәтта бер генә музыка уен коралында да уйный белми идем. Телләрне ясаганда, көйне тою, сизгер булу кирәк. Аларны, гадәттә, җиз чыбыктан тапап ясыйм. Бу бик четерекле, сабырлык сорый торган эш. Гармун теле артык юан да, нечкә дә булмасын, һәрберсен чиертеп карыйсың, кирәк икән, игәүлисең, кыздырасың, суытасың. Какканда да сак булу сорала. Ахырдан гармунны көйләп бетергәч, беренче тапкыр уйнауга, нәтиҗәсен күрәсең. Бу - иң дулкынландыргыч мизгел, бала туганда елап җибәргәндәй, гармун да дөньяга уйнап аваз сала.
- Эшмәкәрләр җыенында Президент сезгә ярдәм күрсәтеләчәк дигән иде.
- Казанга килгәнемә биш ел була. Гаиләм, хатыным Райлә, ике кызым Башкортстанда. Шуңа үзем дә бер аягым белән туган ягымда дисәң була. Остаханәм, станокларым да шунда. Былтыр гармун ясау өчен кирәкле материаллар алу өчен грант откан идем, ләкин эшләр өчен махсус бина булмау эшне тоткарлап килде. Эшмәкәрләр җыенында Президентның миңа игътибар итүе эзсез узмады. Марат Әхмәтов белән очрашып сөйләштек. Шөкер, миңа остаханә өчен бина бирелде. Тиздән шунда күченергә һәм 25 еллык тәҗрибәмне тагын да камилләштереп дәвам итәргә уйлыйм, гармун ясау минем яшәү рәвешемә әйләнде.
Мине озатыр алдыннан әңгәмәдәшем әле яңа гына ясап бетергән тальянын сынады. Гармунның телләренә кагылуга, моңлы көй агылды, Айрат абыйның йөзендә елмаю. Димәк, «яңа туган сабые» өметле. Тик бу гармуны да өендә озак тоткарланмаячак, тиздән аны Туймазыга алып китәчәкләр. «Уйныйм да, җырлыйм да» дип исемләнгән гармунда уйнап җырлаучылар бәйгесендә төп җиңүчегә шәп бүләк булачак бу тальян.

Айрат Харисов үзе ясаган гармунда уйный (ВИДЕО)
Илдар Мөхәммәтҗанов һәм автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар