16+

Гөлсинә апасыз булмый

«Синсез булмый», - диләр Гөлсинә апага. Пенсия яшендә булса да, җитәкчесе эштән җибәрми әле аны. «Аның кебек төгәл, акыллы, сабыр хезмәткәр таба алмыйм башка», - ди.

Гөлсинә апасыз булмый

«Синсез булмый», - диләр Гөлсинә апага. Пенсия яшендә булса да, җитәкчесе эштән җибәрми әле аны. «Аның кебек төгәл, акыллы, сабыр хезмәткәр таба алмыйм башка», - ди.

Яшел Үзән районының Норлат авылы Элемтә бүлегендә оператор булып эшләүче Гөлсинә Романованы авыл халкы да хөрмәт итә. «Елмаеп кына тора», диләр аның турында.Тыныч, сабыр кеше ул. Гадел, намуслы да. Хаксызлык күрсә, туры сүзне ярып сала. Юмартлыгын бөтен Норлат халкы белә. Хезмәттәшләрен, күршеләрен бакчасындагы нигъмәте белән сыйлый ул. Гөлсинә апаларның алмаларын күпләрнең авыз иткәне бар.

Гөлсинә апа белгечлеге буенча икътисадчы. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Озак еллар банкларда эшләгән. Авыл тормышын яратканга, туган нигезеннән аерыласы килмәгәнгә Гөлсинә апа туган авылы Норлатта төпләнеп калган. Язмыш аны авылга практика узарга килгән Тәтеш егете Федор белән кавыштырган, өч бала үстергәннәр. Балаларының бүген үз гаиләләре. Әти-әнисенең горурлыгы алар. Альбиналары Финанс министрлыгының Казначылык департаментында эшли, Русланнары - эшмәкәр, Артур исә юл төзелеше өлкәсе белән кызыксына.

- Әни, әти безнең өчен һәрчак үрнәк булдылар. Әнинең беркайчан да тавыш күтәреп орышканын, балаларга кул күтәргәнен хәтерләмим, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәк, ул барысын да тәфсилләп аңлата, ялгышларыбызны төзәтергә булыша иде, һәрчак көйли, җайлый, гаиләбездә татулык, тынычлык, иминлек чыганагы әниебез, - ди кызы Альбина.

Дүрт оныгы да гел дәү әниләре янында. Алар дәү әниләрен яратып, Гөлсинә апага «нәнәке» дип дәшәләр. Гөлсинә апа исә оныкларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә, татар телен дә өйрәтә. Бүтәннәрне кайгыртмыйча яши алмый ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading