16+

«Ялкын»нан бер кочак яңалык

Балалар IT-паркында яңартылган “Ялкын” журналның презентациясе узды. Яңа баш мөхәррир Энҗе Габдуллина җитәкчелегендә бу журнал зур үзгәрешләр кичерә: яңа команда, яңа концепция, яңа темалар, рубрикалар ачыла.

«Ялкын»нан бер кочак яңалык

Балалар IT-паркында яңартылган “Ялкын” журналның презентациясе узды. Яңа баш мөхәррир Энҗе Габдуллина җитәкчелегендә бу журнал зур үзгәрешләр кичерә: яңа команда, яңа концепция, яңа темалар, рубрикалар ачыла.

Мәсәлән, күптән түгел журналист Алсу Касыймованың "Башка яктан" дип аталган әдәбият турында махсус проекты чыкты. Әлеге проектта шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Халисә Ширмән һәм мәктәп укучысы Әмирхан Исхаков мәктәп программасында кергән әсәрләрне төрле яктан анализлыйлар. Бу проектның видеолары яшьүсмерләргә әдәбият дәресләренә әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Чарага керүгә ук өч гүзәл кыз килүчеләрне исемлектә табып, Түбәтәйгә бушлай өчпочмакка һәм чәйгә купон тапшырдылар. Чараны “Ялкын”ның журналисты Зилә Дәрҗемәнова алып барды. Сәламләү сүзеннән соң чарада катнашучылар төрле остаханәләргә таралышты. Барлыгы 3 остаханә бар иде. Беренче остаханәдә программист, телеграм интерфейсны татарчага тәрҗемә итүче Рөстәм Хәйруллин балаларны телеграм бот ясарга өйрәтте. Тема катлаулыгына карамастан  балалар остаханәдә зур кызыксыну белән утырдылар. Чираттагы остаханәдә Бөтендөнья татар яшльләре форумы җитәкчесе, программист Райнур Хәсәнов яшьләргә ясалма фәһем аша ничек җырларны, хатларны язарга, татар телен өйрәнергә турында сөйләде.
Өченче остаханәдә исә пограммист Гөлия Хәкимова яшүсмерләрне акыллы өйне төзергә өйрәтте.

Остаханәләр беткәч катнашучыларны Scratch DJ School'ның шәкерте Самирадан сет көтте. Кызга 12 яшь кенә булса да ул пультны да музыканы да бик яхшы итеп сизә.  Шулай ук рэпер ИСКАН үзеңнең хит булган "ДАЛАДАН" җырын башкарды. 

Чара роботлар көрәше белән дәвам ителде. "Кайда татар шунда көрәш" дигәндәй роботларның көрәше дә бик кызу иде. Бу тамаша күбрәк 10-13 яшьлек яшүсмерләр өчен дип әйтелсә дә, аны бик кызыксынып төрле яшьтәге кешеләр карады. Чара рәхмәт хатлары тапшыру һәм розыгрыш белән тәмамланды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, розыгрышта чарага теркәлү узган һәр тамашачы да катнаша алды, бүләкләр арасында колакчыннар, Яндекс станциясе, повербанк һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар иде. 

Бөтен кунакларга да бу чара бик ошады. Чара беткәннәң соң мин “Ялкын” журналында практика узучы Лиана Идиатуллина белән бераз сөйләшеп алдым. Ул бу чараны мохите үзеңә бик ошаганы һәм киләчәктә бу журналның командасы белән бергә эшләве хыялы турында әйтте. Шулай ук бераз рэпер ИСКАН белән дә аралашып алдым. Ул мәктәп елларында “Ялкын”ны укыганын исеңә төшерде һәм хәзерге вакытта кызыксынып “Ялкын”ны сайтта һәм социаль челтәрләрдә карап барганын әйтте.

Мәрьям Ибраһимова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading