Буш киштәләр, тоташ юклык заманы булса да, бу чакта кешеләрдә шәфкатьлелек, игелеклелекбер- берсенә ярдәм итешү мулдан иде. Совет чоры тәрбияләгән бу сыйфатлар югалып бетмәгән иде һәм алар безнең чордашлар һәм безнең балалар хәтерендә саклана иде әле.
Кара-каршы ике фатирда ике гаилә яши иде. Икесендә дә икешәр бала. Бер гаиләдә ике кыз, икенчесендә - ике малай. Олы кыз Наташа күрше малае Володя белән бергә сигезенче сыйныфта укый иде, Володяның энекәше Димага дүрт кенә яшь. Ул урын булмаганга бакчага йөрми иде. Өйдә үзе генә калган чакта малай күңелсез булмасын өчен, тәрәзәдән карап торырга гадәтләнде. Шулай карап утырганда Дима ишегалдында зур капчык күтәреп баручы Кыш бабай белән Кар кызын күреп ала. Аларның подъезддан подъездга йөргәннәрен карап торган малай үзләренә дә керерләр дип бик ышана. Хәтта ишек янына ук килеп көтә дә башлый. Ләкин могҗиза булмый кала. Эштән кайткан әнисен күргәч Дима башын иеп елап җибәрә: “Нигә миңа Кыш бабай белән Кар кызы килмәде. Алар бөтен подъездларга кереп йөрделәр, ә безгә юу-ук,” - дип сузды малай яшь аралаш. Әнисе аңа карады да, йөрәге кысылып куйды, күзләренә яшьләр тулды. Ләкин ихтыяр көчен җыеп, үзен кулга алды: – Тынычлан. Алар сиңа, һичшиксез, киләчәкләр, бәлки, иртәгә үк, -диде улын кочаклап, маңгаеннан үбеп. – Чынлапмы? Син мине алдамыйсыңмы? – Юк, ялганламыйм. Һичшиксез, киләчәкләр.
Дима тынычланды һәм әнисен муенынан кочаклап алды. Ә әнисе: “Кайдан Кыш бабай табарга соң?” - дип уйга калды. Ире еракта вахтада эштә, киңәшергә олы улы гына бар. Диманы йокларга яткыргач, әнисе Володяга энесенең бик тә Кыш бабай белән Кар кызын кунакка көтүе турында сөйләде. – Әйдә, син Кыш бабай булырсың. Әтиеңнең толыбын, ул сине танымасын өчен, бүрегеңне күзеңә төшереп киярсең. Борыныңа кызыл иннек сөртербез, - диде. – Яхшы. Мин риза, ә Кар кызы булырга күрше Наташаны сорарбыз. – Әйе шул, ул сары чәчле, калын толымлы чын Кар кызы, - дип сөенеп, әниләре аш бүлмәсенә керде. Анда шкафта бәйрәмгә дип алынган кәнфитләр бар иде. “Менә бүләк тә бар. Хәзер күрше кызы белән сөйләшәсе генә калды,” - дип уйлады әни кеше.
Димага Кыш бабай белән Кар кызының килү көнен иртәгә 30 декабрьгә билгеләделәр. Дима көне буе әзерләнде. Хәтта кыска гына Яңа ел шигырен дә яттан өйрәнде. Менә ниһаять озак көтелгән кыңгырау тавышы яңгырады. Дима ишеккә йөгерде. Әнисе алгарак үтеп, ишекне үзе ачты. Ә анда бусагада чын могҗиза - Кар кызы үзе басып тора! Ак өрфия күлмәге көмеш төсле “яңгыр”лар белән бизәлгән. Дулкынланган аксыл чәчләре иңнәренә төшеп тора. Яшь йөзенә килешле генә итеп макияж да ясаган. Дима, билгеле, күрше кызын танымады, каушаудан ятлаган шигырен дә онытты. Сарык тиресеннән тегелгән толып якасын күтәреп куйган, күзләренә төшереп бүрек кигән,кызыл борынлы абыйсы Володя Кар кызы артында энесе тавышыннан танымасын өчен, бер сүз дә эндәшмичә басып торды. Наташа үзе дә каушады. Тынлыкны әниләре бозды:
– Менә әйттем бит мин сиңа, улым, Кыш бабай белән Кар кызы сиңа да килә дип. Әйдә, өйрәнгән шигыреңне сөйләп күрсәт инде үзләренә! - Дима башын иеп, борынын тартып оныткан шигырен исенә төшерергә тырышты. Хәтта маңгаена тирләр бәреп чыкты. Ләкин үч иткәндәй шигырь генә искә төшмәде. Һәрвакыттагыча әнисе ярдәмгә килде. Ул улы өйрәнгәндә үзе дә ятлап калган иде. Уртак тырышлык белән шигырьне сөйләп чыктылар. Барысы да шатланып кул чапты. Кар кызы да каушавын җиңеп, Диманы мактап аңа көмеш тасма белән бәйләнгән конфет пакеты тоттырды. Дима бик бәхетле иде.
Саубуллашып әкият геройлары өйләренә киттеләр. Дима бик дулкынланып ятлаган шигырен кәнфитләр чәйни-чәйни кабат-кабат әнисенә сөйләде. Кышкы каникуллардан соң Наташа Володядан дәрес буенча нидер сорарга кергәч, Дима аңа бик тәфсилләп үзенә чын Кар кызы килүен һәм конфет бүләк итүен сөйләде. Наташа елмаюын яшерергә тырышып аны бик игътибар белән тыңлады “Ә бу вакытта абыең Вова кайда иде соң?” - дип сорады.
- Ә ул әтинең толыбын киеп, бүреген күзенә төшереп куеп Кар кызы янында басып торды. Һәм бер сүз дә дәшмәде. Кар кызы аңа бүләк бирмәде, ул бит шигырь өйрәнмәде! – диде.
Бу хәлләрдән соң инде күп вакытлар узды, Дима да күптән үсеп башка зур шәһәргә китте. Кар кызы булып күрше кызы Наташаның кунакка килгәнен аңа беркем дә сөйләмәде, серне ачмады. Бу вакыйга балачагының нәни бер могҗизасы булып хәтерендә калсын диделәр.
Комментарийлар