16+

«Иҗат итү өчен сездә орлык салынган, аны су сибеп үстерергә кирәк»: яшьләргә бер киңәш

Татарстан Язучылар берлегендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары, студентлар, 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Төбәк иҗат семинары үтте.

«Иҗат итү өчен сездә орлык салынган, аны су сибеп үстерергә кирәк»: яшьләргә бер киңәш

Татарстан Язучылар берлегендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары, студентлар, 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Төбәк иҗат семинары үтте.

Чарада филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Газинур Морат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Нияз Игъламов әдәби әсәр турында үз фикерләрен житкерделәр. Шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Республиканың Муса Җәлил премиясе лауреаты Рифат Сәлах проза, шигърият, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәрҗемә буенча осталык дәресләре үткәрде.

Татарстан районнары буенча иҗат итүче татар яшьләренә үз әсәрләрен түгәрәк өстәлдә тәкъдим итү мөмкинлеге дә булды. Һәр спикер хаталарны, темаларны билгеләде һәм алга таба әсәр тудыру серләрен ачты.

«Иҗат итү өчен сездә орлык салынган, аны су сибеп үстерергә кирәк», — дип өндәде Татарстанны халык шагыйре, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Чыннан да, әдәби иҗатчылар өчен мондый очрашулар илһам чыганагы гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бит. Үз әсәрең турында күзгә-күз очрашып, язучылардан тәнкыйть ишетү яшь иҗат итүче кеше өчен аерым бер бәхеттер ул.

Таңчулпан Гыйлаҗева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading