16+

Илдар Низамовка оныклары нинди бүләк әзерләгән?

Илдар Низамовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстан язучылар берлегендә урнашкан "Тукай" клубында "Бөртектән - көшел" дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсе булды.

Илдар Низамовка оныклары нинди бүләк әзерләгән?

Илдар Низамовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстан язучылар берлегендә урнашкан "Тукай" клубында "Бөртектән - көшел" дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсе булды.

"Тукай" клубында һәр дүшәмбе диярлек төрле чаралар уза. Шуңа да Илдар Низамовның китап тәкъдим итү кичәсенә туганнары, коллегалары, якыннары, шәкертләреннән тыш, "Тукай" клубының даими тамашачысы да килгән иде. Кичә күңелле, җанлы узды, истәлекләргә бай булды. Илдар Низамовның тормыш юлы да сөйләнде, татар журналистикасы бүлеге студентлары аның яңа китабындагы парчаларын да укыдылар. Юбилярның оныклары исә дәү әтиләрен котлап, үзенчәлекле чыгыш әзерләгәннәр иде. Низамовлар сынатмады: оныкларның кайсы скрипкада, гитарада уйный, кайсы җырлый, кызлар бии. Шул рәвешле оныклар төркем булып оешып, "Ашкынма гомер" дигән җырны башкардылар. Сәхнәгә Илдар абыйның өч баласы да күтәрелде. Алар да әтиләрен бәйрәм белән тәбрик итте. Остазларын котларга Әтнә районыннан да килгәннәр иде. Кичәне алып баручы Илдар Кыямов әтнәлеләр дип түгел, нәкъ менә Илдар абый өйрәткәнчә, махсус әтнәләр дип басым ясап әйтте. "Әтнә таңы" редакциясе коллективы Илдар абыйны үз басмаларының атасы дип атады.

- Илдар абый милләтебезнең сагында торучы, газиз телебезне саклаучы чишмәбез. Үз укытучысы, сердәшчесе булган кайсы газета бар икән? Бары без генә Илдар абыйны балыктан аерып ала алабыз, без генә аңа теләсә кайсы вакыт киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез, чөнки Илдар абый безнеке. Ул безнең хәзинәбез. Хата бет кебек үрчи, беренчесен җибәрмәскә тырышыгыз, дия иде остазыбыз. Хәзер дә аның киңәшләрен истә тотабыз, - диделәр әтнәләр.

Илдар абыйны истәлекле вакыйга белән Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре, КФУда бергә эшләгән коллегалары, шәкертләре дә котлады. Башкортстанда басыла торган "Кызыл таң" газетасы коллективыннан да тәбрикләү хаты килгән иде.

- Илдар Низамов безгә редакторлык нигезләрен һәм тел үзенчәлекләрен өйрәтте. Ул публицистика теленең аерым бер өлкә булуын, үзенең закончалыклары барлыгын раслап аңлатты. Аның бер гадәте бар иде, кулланма, фәнни материал яза да, «яздым әле, теләсә нәрсә эшләтегез», дип өстәлгә куя. Без исә аның бу эшен бастыру җаен эзли башлыйбыз. Шундый монографияләре, фәнни хезмәтләре бик күп була иде. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге гел безгә үрнәк булды, ди профессор, филология фәннәре докторы,үзе дә Илдар Низамовның шәкерте Васил Гарифуллин.

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина белән Ранис Габбасов чыгышлары кичәгә тагын да ямь өстәде. Илдар Низамов үзе исә һәр китабын баласыдай якын күрә.
- Кеше туганнан алып соңгы көненә кадәр галиҗанәп китаптан аерылмый. "Бөртектән - көшел" дигән китапка парчаларым, кайбер шәхесләр турында истәлекләр тупланган. Татарстан китап нәшрияты күргәзмә белән Ашхабадка барган булган. Минем китабымны да алып барган. Сатылды диделәр. Димәк, китап халыкка кирәк,- ди Илдар абый.




Фото: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading