16+

Инамҗаннан үрнәк алыйк

Шәһәр халкының көне транспортта үтә дисәң дә ярый торгандыр. Әле тегендә барырга кирәк, әле монда. Ашыга, чаба халык. Киеренкелек.

Инамҗаннан үрнәк алыйк

Шәһәр халкының көне транспортта үтә дисәң дә ярый торгандыр. Әле тегендә барырга кирәк, әле монда. Ашыга, чаба халык. Киеренкелек.

Кайвакытта җәягә тарттырылган ук кебек үзен сиздерә шушы халәт. Бигрәк тә транспортта билет сатучы кондукторлар тарафыннан дорфалык, тупаслыкка тап булса, дөртләп кабынырга тора халык. Ә бит моның гел киресе дә булырга мөмкин икән. Валлаһи! Әйтик, бер көнне Толстой тукталышыннан Батуринга кадәр автобуста күпме генә юл үттек, бөтен салон үзен икенче дөньяга эләккән кебек хис итте. Чөнки кондукторыбыз Инамҗан кергән-чыккан пассажирларга бик илтифатлы иде. «Хөрмәтлем, әйдәгез, билет алабыз», «Хөрмәтлеләрем, киләсе тукталыш КАИ - чыгарга әзерләнәбез», - дип, ул салондагылар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырды. Кремль астындагы Батурин тукталышында халык күпләп төште. Чыкканда, «Хөрмәтле Инамҗан, син - супер!» - дидек. Пассажирлар бар да, якын кешесе белән саубуллашкандай, рәхмәт әйтеп төшеп киттеләр үзенә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading